Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хатлар — тормыш көзгесе - Нәселе ак, асылы пакь
17.06.2016

Нәселе ак, асылы пакь

“1713 елда Мәс­кәү астында яшәү­че Габделнасыйр исемле татар гаиләсе туганнары белән атларда сәяхәткә чыгып китә. Берничә ай сәяхәт иткәч, кайбер туганнары вафат була башлый һәм Габделнасыйр яшәү өчен берәр уңайлы урын очраса, шунда калырга кирәк дигән карарга килә. Төнне уздырыр өчен тукталган бер урманда улы Сираҗетдин чишмә табып: “Ой, хороший ключ!” — дип кычкырып җибәрә. Бу 1714 елда була. Әлеге гаилә шушы чишмә буенда төпләнеп кала, йорт сала, урман кисә, ашлык үстерә башлый. Алар үзләре яшәгән урынга “Хороший Ключ” дип исем бирәләр. Еллар узгач, биредә хуҗалыклар арта. Ә иң кызыгы: авылга нигез салучылар турында һәрвакыт “мәскәүлеләр, маскуфлар” дип сөйлиләр. Менә шуннан инде Чишмә авылына килеп нигезләнүчеләр Масковлар фамилиясен алалар. Нәкъ шушы елларны яшәгән Масковлар гаиләсе нәселе бүген биредә тормыш итә. Габделнасыйрның улы Сираҗетдин гаилә төзи, аның ике улы — Шиһабетдин һәм Хөснетдин туа. Ә соңрак Хөснетдиннең Гыйният, һәм Гафият исемле уллары дөньяга килә”, — дип язган иде каләмдәшем Гүзәл Шакирова әлеге нәсел турында.
Нәсел дәвам итә…

Фәрит Масковны Әгерҗе районында белмәүчеләр сирәктер. Акыллы, тыйнак, сабыр — әнә шундый сыйфатлар белән тасвирлар идем мин аны. Юбилей алдыннан аның кинокадрлар кебек гомер мизгелләрен, яшәеш сукмак­ларын, хатирәләрен яңарттык. Юбилярның гомер баскычларын сезгә дә бәян итәм.
1961 нче ел, 18 июнь. Әгерҗе районы Хор.Ключ авылы. Җәйнең иң матур мәле — басуларда гөрләп иген үсә, болыннарда җиләкләр кызара. Нәкъ менә шушы мизгелдә Гафият абый белән Рәмзия апа гаиләсендә бер кечкенә малай дөньяга килә. Малайга тиңдәшсез, көчле, нык булсын дип, Фәрит дигән исем кушалар. Туган авылында башлангыч мәктәптә, Кырынды урта мәктәбендә укыган еллар, сизелмичә үтеп китә. 1978 елда Кырынды урта мәктәбен беренче булып аларның сыйныфы тәмамлый. Һәм менә һөнәр сайлар чак җитә! Кайсы юлдан китәргә? Ике апасы хисапчы, шул юлны сайларгамы? Эше җиңел, чут кына тартып утырасы. Егет кеше эше түгел инде бу, дип, инженер-механик һөнәрен сайлый егет. Авыл хуҗалыгы институтында укыган елларында Волгоград трактор заводында, Куйбышев өлкәсендә, Арча районында практикада була. Югары белем алып, туган районының Чапаев колхозында башта инженер-технолог булып эшли башлый.

Тормыш — карурман

Аны үтәр өчен юлыңда маяк­лар, таянырга кешең булырга тиеш.
Нәкъ шундый кешеләр итеп беренче укытучысы Яхина Мөнәвәрә апаны, ул елларда колхоз рәисе булып эшләгән Мөхтәр ага Шабаевны саный ул. Тормыш бара, Мөхтәр абыйның егетне армия сафларына җибәрергә теләге булмаса да, ул үзе теләп китә. Армия сафларында — Новосибирск шәһәрендә хезмәт итеп кайткач аның, инде авылда каласы килми. Тирсәдә сельхозтехникада инженер-технолог булып эшли. Тәэмин итү бүлегендә эшләгәндә төрле өлкәләрдә булырга туры килә. 1991 елдан “Агроснаб” директоры булып, 1998 елдан нефть базасында инженер, җитәкче урыннарында эшли. Дәүләт иминиятләштерү системасында җитәкче булып эшләгәндә — бинаны тулысынча төзекләндерә. 2001 елдан “Газпром трансгаз Казан” оешмасының җитәкчесе вазифасын башкара. Районны тулысынча газлаштыру барган елларга туры килә аның җитәкчелек итүе. Көн-таң атса, чишеләсе мәсьәләләр, аварияләр, мәшә­катьләр… Фәрит абыйның хезмәт юлын чакрым баганалары белән чагыштырыр идем. Һәрбер багана уңышка ирешкән, хезмәт сөйгән, халык мәнфәгатьләрен кайгырт­кан чакрымнардан тора. Баганалар һәрберсе хөрмәткә лаек.

Тылы нык булган ир-егет кенә тормышта зур уңышларга ирешә ала

Вакыт мәңге тынмас җил… Инде Тирсә кызы Лидия белән тормыш коруларына да 30 ел. Бер кыз, бер малай үстерделәр. Әтисе 88 яшьтә, әнисе 84 яшьтә, әле авылда кош-корт асрап матур гына яшиләр. Ләкин әле алда ямьле язлар бар, алда гомер үзе бар. Фәрит абый кебек ир-егетләр өчен офыклар артында да үрләр бар!

Рәфилә Рәсүлева.