Нәфкать Нигъмәтуллин: “Мин кешеләрдән көнләшмим”
Безнең Ижау татарлары ел буена нинди генә җырчылар белән очрашмый икән?! Кайсы артист күңелеңә ошый, шуның концертына барып, рәхәтләнеп ял итеп кайту мөмкинлеге тудырылган. Моның өчен без татар концертларын оештыручылар Резидә Миркасыймова, Нурулла Хуҗагалиевларга зур рәхмәтлебез.
Бер генә татар концертларын да калдырмаучы, татар җырчыларын күзәтеп баручы тамашачыларыбыз да бар. Димәк, милләттәшләребез татар эстрадасына, җырчыларыбызга битараф түгел. Андыйлар концерт-кичәләрне, атна саен булуына карамастан, көтеп алалар икән.
Шушы көннәрдә Татарстан республикасының халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллин Ижау тамашачысы алдында чыгыш ясады. Залда күпчелек урта буын тамашачы иде, чөнки ул — аларның яраткан җырчыларының берсе. Үзенчәлекле җырчы, үзенчәлекле җырлау стиле, үзенчәлекле моң иясе булган Нәфкать Нигъмәтуллинның үз аудиториясе бар. Башка елларны “Халык (тамашачы) мәхәббәте” номинациясендә җиңүче булса, “Татар җыры – 2012” бәйгесендә ул тагы да кызыклырак “Үзенчәлекле моң” номинациясендә — “Күзләрең сирень төсле” җыры белән “Алтын барс” сынына ия булды. Нәфкать Нигъмәтуллин белән әңгәмә сезнең игътибарга.
— Нәфкать абый, Сезне Татарстанның халык артисты исеме бирелү белән котлыйбыз.
— Татарстанның халык артисты исеме бирелү турында Хөкүмәтебез 7-8 ел элек үк кайгыртып, документлары әзер иде. Әлеге 2012 елның ноябрендә 50 яшьлек юбилей уңаеннан бирелде. Елына 150дән артык концерт куела. Гастрольләр дигәннән, хәзер Удмуртиядән Урал яклары (Чиләбе, Екатеринбург, Первоуральский), Пермь крае, туган ягым Башкортстанга юл тотабыз. Гастрольләргә барган-кайтканда туган ягым Яңавыл аша үтәбез. Анда бертуган апам яши, ә бертуган абыем — Ижауда. Казанда һәр елның ноябрендә безнең концерт була.
— Бүгенге көндә җырчылар һәм җырлаучылар санап бетергесез…
— Әйе, күп. Начар түгел, җырласыннар. Бу матур күренеш кенә. Халык барыбер үзенә кирәкне сайлап ала. Мин кешеләрдән көнләшмим, конкуренция дә куркытмый. Сәхнә зур, һәркемнең үз тамашачысы бар. Яшьләрнең төрлесе төрле юнәлештә җырлый бит. Танылган җырчыларга да программаны яңартып тору зарур,чөнки тамашачы һәр елны яңалык, яңа җырлар көтә. Танылган, халык күңеленә кереп калган ретро җырларны да җырларга кирәк. Яңа программа әзерләмәсәң, 5-6 хит җырың булмаса, әлбәттә, төшеп калу куркынычы бар. 20 ел элек булган “Озак торды атым чапмады” янында тагын 5-6 җыр торырга тиеш.
— Җыр сайлаганда аның хит булачагын тоясызмы?
— Әлбәттә, тоясың инде. Җыр бирүче авторлар бик күп. Һәр җырда образ, мәгънә булырга тиеш. Җыр ул үзенә күрә кечкенә бер спектакль. Эчтәлеге булганда җырларга да җиңелрәк. Уңышының сәбәбе дә — образлар.
— Нәфкать абый, газета укучыларыбыз сезнең гаиләгез турында бик кызыксыналар.
— Җәмәгатем, тормыш иптәшем Рәмзия һәрчак янымда.
Әлеге сорауга Рәмзия ханым: Ул минем ирем генә түгел, ә җан дустым, иптәшем, гомерлек юлдашым, фикердәшем, сердәшем. Без өйдә дә, гастрольләрдә дә гел бергә. Гаилә корып, яшәвебезгә дә инде 20 ел”.
— Газета укучыларыбызга теләкләрегез?
— “Яңарыш” газетасында бик күп мәгълүмат, әле укып утырдым. Мәктәпләрдә татарча укытулар беткәнзаманда, өйдә булса да милли басмаларны укысыннар, татарның язмышын, тарихын онытмасыннар. Укыган кеше барыбер татар җанлы. Халкыбыз яшәсен, динле булып, мәчетләргә йөрсеннәр. Һәр гаилә татарча сөйләшсен иде, дигән теләктә калам.
ТАМАШАЧЫ ФИКЕРЕ:
Венера Әхмәтова: Мин татарча концертларны калдырмаска тырышам. Нәфкать концертына ел саен барам. Аның җырлары уйландыра, күңелгә үтеп керә, күңелләрне айкый! Гитарачы егет Айнурның җырлары ошый, сикереп йөрүе сәхнәне җанландыра, күңелләрне күтәрә. Башка елларны артык нык хәрәкәтләнә иде, быел бераз “утырган”.
Фәүзәнә: Без үзебез дә Башкортстаннан. Бик киләсе килә иде, менә улыбыз Гашыйклар көненә билет бүләк итте. Чын күңеле белән җырлаучы артист ул — Нәфкать. Бернинди кылану юк, талантлы яшьләрне алып, матур концертлар оештыруына зур рәхмәт!
Мөкатдәс Рәхмәтуллин: Нәфкать яхшы җырлый. Артистлар микрофонны тотарга кайчан өйрәнерләр икән? Кайсы концертка килсәң дә, артистлар микрофонны авызларына териләр, шунлыктан җырны аңлап булмый. Казаннан килгән бөтен концертларда шулай. Беренче бүлектә, ник бер татар халык яки ретро җыр булсын иде.
Фәния Гаделшина: Елдан-ел күзгә күренеп үсә. Яшьләр аңа шундый этәргеч бирәдер. Табигать, мәхәббәт, тормыш, туган як темалары – киңкырлы программа. Бүгенге программасы җиренә җиткерелгән, һәр хәрәкәт эшкәртелгән. Бернинди тоткарлык булмыйча, бер-берсе белән бәйләнешле матур концерт оештырганнар. Афәрин! Тагын да матуррак концертлар көтәбез!
Гөлнара Вәлиева



