Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Олимпиада көндәлеге
10.08.2012

Олимпиада көндәлеге

7 август Лондонда уза торган олимпиада уеннарында катнашкан россиялеләр өчен уңышлы көн булды. Синхронлы йөзү буенча Наталья Ищенко һәм Светлана Ромашина алтын медаль яуладылар. Өч метрлы трамплиннан суга сикерү буенча Илья Захаров, биеклеккә сикерүдә Иван Ухов шулай ук алтын медальгә лаек булдылар. Рөстәм Тотров грек-рим көрәшендә бил алышып, көмеш медальгә ия булды. Алия Мустафина гимнастика буенча ирекле күнегүләр буенча, Руслан Албегов авыр атлетика буенча бронза медаль яуладылар. Гомуми медальләр саны буенча Россия әлегә бишенче урында.