Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Олимпия факелын кемнәр йөртәчәк?
14.02.2013

Олимпия факелын кемнәр йөртәчәк?

Сочида узачак XXII Кышкы Олимпия уеннарына факелны илтүчеләрне сайлап алу буенча гыйнвар аенда масштаблы кампания старт алды.

Олимпия уты Эстафетасына “Coca-Cola”, «Ингосстрах» һәм Россия тимерьюлы, шулай ук Россиянең 83 субъектының хакимиятләре һәм “Сочи — 2014” Олимпия уеннарын оештыру комитеты җаваплы.

1 февральдә УР Хөкүмәте йортында Удмуртиядән Олимпия факелын йөртүдә катнашучыларны сайлау мәсьәләләрен яктырткан пресс-конференция булды. Әлеге чарада УР Хөкүмәте рәисе урынбасары, Удмуртия җирлегендә Олимпия уты Эстафетасын оештыру һәм уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Николай Мусалимов, УР физик культура, спорт һәм туризм буенча министр Игорь Краснов һәм Олимпия уты Эстафетасын тәкъдим итүче кампанияләрнең җитәкчеләре катнашты.

Конференциядә хәбәр ителгәнчә, факел махсус креатив дизайнер командасы тарафыннан эшләнелгән. Дизайнерлар бигрәк тә факелны җилдә, буранда һәм кышның бар көтелмәгән “бүләк”ләре булган очракта да сүнмичә яна торган нык, ышанычлы конструкцияле итеп ясау­га аеруча зур игътибар бирергә тырышканнар. «Факел 1,8 кг авырлыкта, 0,95 м биеклектә, ә юанлыгы – 0,54 м, 0,145 м икән. Аңа иң авыр шартларда сынау һәм тестлар уздырылган”, — дип белдерде оештыручылар.

Гаҗәеп, “Сочи — 2014” Олимпия факелын 123 көндә илебезнең 83 субъектының халык яшәгән 2900 пункты аша 14 мең факел йөртүчеләр йөртеп чыгарга тиеш булачак!

Факел йөртүчеләрне BOSCO кампаниясе махсус тегелгән киемнәр — куртка, спорт чалбары, башлык һәм перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр.

Удмуртиядән факел йөртүчеләрне республикабыз хакимияте сайлаячак. Аларның тулы исемлеге 2013 елның җәендә билгеле булачак. Кандидатларны “Сочи — 2014” оештыру комитеты тарафыннан куелган таләпләр буенча сайлаячаклар. Әлеге таләпләр буенча факел йөртүчегә 14 яшь тулган булырга тиеш (кандидатка 18 яшь тулмаган булса, аларның ата-аналарының ризалыгы кирәк). Гариза бирүченең паспорты булуы шарт.

Кандидатның спорт ярышларында җиңүләр яулавы, спорт ветераны, алдынгы тренер, олимпия чемпионы, хезмәт ветераны, иң яхшы физкультура укытучысы, иң яхшы спорт табибы, волонтер булуы олимпия факелын йөртүче булып сайлануга мөмкинлекне арттырачак. Җәмгыять өчен файда китерүчеләр, спорт, социаль һәм балалар оешмаларына ярдәм итүчеләр, физик культураны һәм спортны, үзе яшәгән төбәкнең спорт үсешен пропагандалауга үзеннән зур өлеш кертүчеләр, мактаулы исемнәргә лаеклы ашыгыч ярдәм, янгын хезмәте хезмәткәрләре дә бу исемлеккә керә ала.

Ә Олимпия уенында катнашырга хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр, допинг куллануда гаепләнүчеләр, киресенчә, факел йөртүчеләр исемлегенә сайланмаячак.

Олимпия уеннары аеруча күтәренке патриотик рухта узарга тиеш, дигән фикердә оештыручылар. Шуңа күрә дә һәрбер кандидат җентекләп сайланачак, оештыру эшләре дә бик зур җаваплылык белән башкарылачак. Олимпия ярышлары — уен гына булса да, зур, әһәмиятле, масштаблы чара. Биредә катнашучылар гына түгел, тамашачылар арасында да битараф калучылар булырга тиеш түгел.

Элмира Нигъмәтҗан