Очрашу араларны якынайта

Узган җомгада “Яңарыш” газетасы редакциясе үзенең актив хәбәрчеләре, газета укучылары белән очрашу уздырды. Аның Өлкәннәр көненә багышлануы очраклы түгел, чөнки актив хәбәрчеләребезнең дә, газета укучыларыбызның да күпчелеген өлкәннәр тәшкил итә. Бәйрәм уңаен-нан әзерләнгән чараның беренче өлеше редакциядә актив хәбәр-челәр белән фикер алышудан башланды. Газетаның баш мөхәррире Рәмзия Габбасова бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, редакциядәге үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырып китте. Бүгенге көндә газетабызны сыйфатлы чыгару өчен бар мөмкинлекләр булуына — редакциябезнең яңа техник җиһазлар белән баетылуына, кадрларның яшь, сәләтле булуына басым ясады. Ул көнне сәхифә хуҗалары Элмира Нигъмәтҗан, Эльвира Хуҗина, Ләйсән Әхмәтова хәбәрчеләрне үзләренең эш планнары белән таныштырдылар, киңәшләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Бу юлы киңәшмәдә “Яңарыш” каршында эшләүче әдәби берләшмәгә кагылышлы, хәл итүне таләп итә торган мәсьәләләр күтәрелде. Газетада каләм чарлаган шагыйрьләребезнең инде 5се Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлеге әгъзасы. Бүгенге көндә аларның бик күп шигырь җыентыклары дөнья күрде. Яшь әти-әниләрнең, укытучыларның, тәрбиячеләрнең балалар китабына мохтаҗлык кичерүен күз уңында тотып, Гөлфия Исхакова “Президент булам” дип исемләнгән җыентыгын нәшер итте. Ул — Әхәт Фарраховның рәсемнәре белән бизәлеп эшләнгән күз явын алырдай китап. Күпме хезмәт, чыгым тотып әзерләнгән әлеге китапның тузан җыеп ятуы шагыйрәне генә түгел, каләмдәшләрен дә борчуга салган һәм алар ярдәм сорап, УР Милли сәясәт министрлыгының милли эшләр буенча баш белгече Айрат Гайнетдиновка мөрәҗәгать иттеләр. Айрат Гайнетдинов, үз чиратында, әлеге җыелыш карарын министрлыкка җиткерергә кирәклеген искәртте. “Яңарыш” газетасы һәрвакыт каләм осталарына ярдәм итте. Бүген дә бу матур традиция дәвам итә. Әдәби түгәрәк җитәкчесе Ринат Батталов тырышлыгы белән Татарстанда нәшер ителүче газета-журналлар белән тыгыз элемтә урнаштырылган. Тиздән Татарстаннан читтә яшәп иҗат итүче язучыларның иҗатларын туплап нәшер ителәчәк җыентыкта Удмуртия шагыйрьләренең дә шигырьләре, хикәяләре дөнья күрәчәк. Шиһабетдин Садыйковның китаплары үзе белем алган Минзәлә педагогия көллиятенә, ә Ринат Батталовның китаплары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына юлланды. Димәк, элемтәләребез тагын да арта.
Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләгән чараның икенче өлеше “Спартак” халык иҗаты йортында узды. Бу юлы “Яңарыш” газетасы редакциясе тамашачыларга Сарапул шәһәрендә яшәп иҗат итүче “Яшьлек” ансамбле белән танышу мөмкинлеге тудырды. Бәйрәм концерты ансамбль җитәкчесе Ильвира Сәлимҗанованың Гөлфия Исхакова, Элмира Нигъмәтҗан, Вәҗиһә Заһидуллина, Марс Әхтәм сүзләренә язылган җырлары, газетада дөнья күргән шигырьләр белән үрелеп барды. Тамашачылар “Яшьлек” ансамблендә өлкән буын белән берлектә балаларның булуын, милли киемнәренең зәвыклылыгын да үз итте. Заһира апа Рәшитованың моңлы җыр-ларын, “Кара урман”ны сузган Ринат абый Фәрраховны да зал тын алмый тыңлады. “Яшьлек” ансамбле 4-5 октябрь көннәрендә Самарада узачак “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивалендә дә сынатмас дип ышанабыз. Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономия рәисе Равил Шәрифуллин өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов халыкны үзенең моңлы тавышы, гадилеге, җор теллелеге белән әсир итте.
Ул көнне “Спартак” халык иҗат йортының тамашачылар белән тулы булуы да безне бик сөендерде. Моны без халыкның “Яңарыш” газетасын үз итүе дип кабул иттек. Киләчәктә дә шулай элемтәләребез ныклы булсын, бердәмлегебез ныгысын өчен милли басмабызның тиражын саклау, аны үстерү бурычы тора. Бүгенге көндә газетага ташламалы бәяләр белән яздыру оештырылган дистәдән артык нокталарыбыз эшли. Аларны оештыручыларга, йөздән артык милләттәшебезне яздырган Зөһрә Камалиевага, Гөлсәрия Фазлыевага, “Спартак” халык иҗат йорты Резеда Миркасыймовага, Сарапул шәһәрендә яшәүче Вәҗиһә Заһидуллиналарга аеруча зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Аларның сафы тагын да тулыланып, нокталарыбызның саны артуына ышанабыз.
Рилия Закирова



