Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Белем һәм тәрбия - Очрашу урыны үзгәрми
22.02.2023

Очрашу урыны үзгәрми

14 февраль көнне Әгерҗе шәһәренең 4 нче мәктәп укучылары безгә кунакка килделәр. Башта алар Воткинское шоссе урамында урнашкан типографиядә сәяхәттә булдылар. Соңыннан очрашу «Яңарыш» газетасы редакциясендә дәвам итте. Карап торганда, гадәти генә бер очрашу иде, әмма ул безнең күңелләргә җылылык, ниндидер рәхәтлек һәм эшкә дәрт өстәде.

Немец станогы, Соликамск кәгазе һәм «Яңарыш»

Безне типографиядә җитештерү бүлеге буенча җитәкче урынбасары Ирина Борисовна каршы алды. Ул газета-журналларның нинди урау юллар үтеп, безнең кулларга килеп керүе турында сөйләде, күрсәтте. Станоктан газеталарның тезелеп төшүләрен мин дә укучылар белән кызыксынып күзәттем. Әлеге станокны Германиядән кайтартканнар, ул озак еллар хезмәт итсен өчен фильтр­ланган су кулланалар икән. «Чиста суны без генә түгел, техника да ярата икән», – дип уйлап куйдым. Цехта төрле размерларда, төрле авырлыкларда кәгазь төргәкләре тезелеп тора. Иң авыр төргәк – 1,5 тонна. Кәгазьне Соликамск шәһәреннән кайтаралар. Төсле газета-журналларны бастырганда, буяулар куллану серләрен дә белделәр укучылар.
Ә бер цехта хатын-кызлар гына эшли иде. Алар газеталарга кушымталарны берәмләп урнаштыралар. Укучыларга үзләренә эшләп карарга да мөмкинлек бирделәр. Газеталарны машина ярдәмендә төргәкләргә төрү дә укучыларга кызыклы булды, чөнки җомга көнне «Яңарыш» аларның мәктәпләренә төргәктә килеп керә. Сәяхәт вакытында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп, эчтәлекле сәяхәт оештырган Ирина Борисовнаның Омск политехник институтын тәмамлап, юллама белән Ижау шәһәренә килүен һәм 1988 елдан бирле полиграф комбинатында эшләвен дә белделәр.

Дуслык

Редакциядә очрашу тагы да җылырак узды. Башта гөрләшеп чәй эчтек, соңыннан баш мөхәр­риребез Рәмзия Габбасова редакция хезмәткәрләренең вазифалары, редакциянең уңышлары белән таныштырды. Бу җиңүләрдә балаларның да өлешләре зур булуын әйтте.
«Газетаны алдырганыгыз, әти-әниләрегезгә милли басмабызга язылулары, сезне бүген бирегә җибәрүләре өчен рәхмәт. Ә иң зур рәхмәт – сезнең татар теле укытучыларына. Алар безнең белән элем­тәдә торалар. Алар сезнең күңелегездә милли басмага мә­хәббәт уяталар. Сез бит газетаның эчтәлеген баетып, үзегезнең дә язмаларыгызны җибәрәсез. Сезнең язмалар һәрвакыт тирән эчтәлекле була. Ул язмаларыгыз газета битендә генә калмый, ә иң эчтәлеклеләре «Алтын йомгак» журналында урын ала», – диде ул. Чынлыкта да, агым­дагы елда дөнья күргән «Алтын йомгак» журналында 4 нче мәктәп укучыларының байтак кына язмалары урын алды. Ул көнне без журналны һәр укучыга бүләк иттек.
«Мин «Яңарыш» газетасы белән дуслыгыбызны балалар күңе­ленә матурлык, яхшылык, миллилек үрнәген салуның бер юлы итеп күрәм. Үзем иҗади кеше булгач, балаларны иҗатка тарту – минем бурычым ул. Белгәнеңне нигә өйрәтмәскә? Мин бит укытучы. Шушы эшем белән мин милләтемә, телемә хезмәт итәм. Балаларның күңеленә шул орлыкларны салам. Чөнки мин милләтемне бөтен барлыгы белән хөрмәт итәм. «Яңарыш» газетасы безнең мәктәпкә җом­га көнне килә. Иртән иртүк «Яңарыш»ның машина йөртүчесе аны вахтада калдырып китә. Мин дәрескә шул төргәкне күтәреп керәм. Укучылар белән бергә ачабыз, иң беренче итеп «Алтын йомгак» сәхифәсеннән үзебезне эзлибез. Ребус, табышмак, кроссворд булса, аны чишә башлыйбыз. «Өйдә укыгыз, әти-әниләрегез укысын», – дип әйтеп, газетаны биреп җибәрәм. Балалар үзләре язылырга теләк белдерә. Бу эшне мин балалар белән дусларча башкарам», – диде Фәридә Зәки кызы.

Әлфия Назыйф кызы татар теле укытучыларына башка фән укытучыларына караганда да ныграк эшләргә туры килүен әйтте. «Балаларда татар теленә кызыксыну уяту өчен дәрес бирү белән генә чикләнмибез. Җырлар да өйрәнәбез, милли басмага яздырабыз, милли чараларда катнашабыз. Олимпиадаларга ныклап әзерләнәбез. Шуңа күрә безнең мәктәп укучыларының җиңүләре күбрәк татар теленнән. 40 мең кеше катнашкан «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгедә Дилия Закирова икенче урынны алды», – диде ул горурланып.
Фәридә Хафизованың һәм Әл­фия Заһретдинованың укучылар белән күңел биреп эшләүләрен моңа кадәр дә белә идек. Укытучылар тырышканга күрә, әлеге мәктәптә һәр елны 20дән артыграк укучы «Яңарыш» газетасына языла. Укучыларны типографиягә сәяхәткә алып бару да аларның теләге булды. Бу сәяхәтнең башка укучыларда кызыксыну уятуын ишетеп тә сөендек. Ә кайберәүләр күп вакытта: «Балалар кызыксынмыйлар, алар иҗат итәргә яратмыйлар, укымыйлар», – дигән сәбәпләр табып, кул селти. Соңгы вакытта мәктәпләрдә язучылар, редакция хезмәткәрләре белән очрашуларга әһәмият бирелмәве шул битарафлыктан килә дип уйлыйм.
Без 4 нче мәктәп укучыларының әдәпле, тәртипле булуларына да игътибар иттек. Болар да бит милли тәрбиягә барып тоташа.
Форсаттан файдаланып, безнең белән тыгыз элемтәдә торган барлык татар теле укытучыларына һәм тәрбиячеләргә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. «Яңарыш» газетасын­да атна саен «Алтын йомгак» сәхифәсе дөнья күрүендә татар теле укытучыларының, тәрбиячеләрнең хезмәте зур. Бу сәхифәнең гомере — сезнең кулда.

Рилия Закирова.