Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Публицистика - Очты, очты — самолетлар очты…
25.08.2016

Очты, очты — самолетлар очты…

21 август — Россия Хәрби-һава көчләре көне

Адәм баласы дөньяга килгәннән бирле, кошларга тиңләшеп канатланырга, һавада очарга хыялланган. Шуның өчен дә очу җайланмалары уйлап тапкан. Тарихка күз салсак, Николай Жуковский тәкъдиме буенча 1904 елда ук аэродинамик институт барлыкка килә. Андагы француз самолетлары базасында безнең ил өчен очучылар әзерләнә. 1910 елда император тарафыннан хәрби һава флоты төзелә. 1912 елның 12 августында Россия хәрби ведомствосында Генераль штаб Баш идарәсенең һавада очу частен штатка кую турында приказ чыга. Бу Россиянең хәрби авиациясен булдыра башлау көне һәм һава флоты пилотларының, авиация инфраструктурасында эшләүчеләрнең профессиональ бәйрәме булып санала. Хәрби һава флоты барлыкка килгән елларда авиациянең төп бурычы разведка була. Игорь Сикорскийның атаклы “Илья Муромец” самолеты барлыкка килгәннән соң еракка оча торган авиация үсә башлый. Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан Россия авиация өлкәсендә зур уңышларга ирешә. Ләкин сугыш күп очучыларның гомерен алып китә. 1918 елда император флоты базасында Советлар Союзы хәрби авиациясе яңача оештырыла. Тагын бер кызык-лы факт: 1921 елда Советлар Союзында беренче тапкыр Сарапулда “Комта” самолеты төзелә. Авиация тулысынча аякка басып килгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Әлеге сугышта 44 мең очучы катнаша, кызганычка каршы, яртысы һәлак була.

927Бүгенге көндә хәрби һава көчләре (ул һава флоты космик һава көчләренә керә) модернизация һәм техник яңарту кичерә. 2018 елда елда яңа буын, дөньяда тиңдәше булмаган “ПАК ФА” истребительләре чыгарыла башлаячак. Ул хәтта һава киңлегендә күренмәгән самолетларны да күрә ала икән. Ә “Ил-76” самолетының һава десанты дивизиясен күтәрә алу мөмкинлеге бар.
21 августта “Пирогово” аэродромында (бүгенге көндә ДОСААФ аэроклубының базасы) Хәрби һава көчләре бәйрәменә багышланган чаралар үтте. Чара кысаларында тантаналы митинг, хәрби техника, авиамодельләр күргәзмәсе эшләде. Парапланерлар спорты, мотодельтапланнарның халык алдында күрсәтмә очышлары булды. Удмуртия Республикасы “Боевое братство” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы бүлеге рәисенең урынбасары Флүр Шагеевның “Удмуртия очучылары Әфганстан күгендә һәм локаль сугышларда” исемле китабының презентациясе үтте. Яшь очучылар мәктәбе укучылары укчы корал белән дефиле күрсәттеләр. Барлык тамашачылар өчен кыр кухнясы эшләде.
Шунысы кызыклы: очучы ветераннар арасында милләттәшләребез күп иде. Тантаналы митингны да ветеран очучы Флүр Шагеев алып барды. Рәсим Шәрипов, Вәгыйз Кәрәмов, Илдус Арслановлар Пирогово авиация мәктәбе укучылары. Алар җилкәсендә — бик күп очышлар, парашюттан сикерүләр, Әфганстан күге. Истәлекләрен безнең белән дә уртаклаштылар. Рәсим Шәрипов: “Мин Ижау­да туып үстем. 1975-76нчы елларда шәһәр ДОСААФының авиация үзәгендә укып, МИ-1, МИ-4 вертолетларында өйрәнү уздым. Шуннан соң илнең Хәрби һава көчләрендә хезмәт итәргә тәкъдим иттеләр. Беренче тапкыр Әфганстан рес-публикасында 1979 елның апрелендә булдым. Әфганстанда безгә палаткаларда яшәргә туры килде, көн саен 5-6 сәгать оча идек: солдатларны, сугыш кырыннан яралыларны ташыдык, разведка-диверсия төркемнәре төшердек, безнең гаскәрләрнең колонналарын дошман утыннан сакладык. Әфганстанда ике ел булу дәвамында бер генә вертолет экипажын югалттык. Калган очкычлар зыян күрсә дә, базага кайта алдылар. Әфганстанда тиф, ваба, бизгәк кебек йогышлы авырулар киң таралган — алар күбебезне аяктан екты, мин дә корсак тифын кичердем. Әфганстанда мин вертолетымда 400 тапкыр һавага күтәрелдем, хәрби бурычларны уңышлы үтәгәнем өчен “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләндем”. Әңгәмәдәшләремнең өчесе дә “Пирогово” аэродромының бердәнбер һәм аны сакларга кирәклегенә басым ясап, аның бүгенге хәле турында ачынып сөйләделәр. Мәктәпнең тарихы данлы. 1935 елның 5 декабрендә ачылган аэро­клубта үз гомерләрен авиация белән бәйләүче ир-гетләр күп. Аның укучылары Бөек Ватан сугышында катнашалар, 22 укучысы Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Ләкин менә бәйрәмдә яшьләр, балалар аз иде. Тарихны бит әле саклау гына түгел, аны буыннан-буынга тапшыра белергә дә кирәк!

Рәфилә Рәсүлева.