Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Төп язма - Патша бүләге – Фәнил Зыятдиновта
1.02.2023

Патша бүләге – Фәнил Зыятдиновта

2022 елның декабрендә Ижау «Купол» электромеханика заводының генераль директоры Фәнил Зыятдинов предприятиедә хезмәт итүенә 50 ел тулуын билгеләп үтте. Бу уңайдан аңа корал эше һәм оборона сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән өчен ижау коралчыларының яшел кафтаны һәм цилиндры бирелде. Әйтергә кирәк, элек-электән бу бүләк, патша указы белән, бик сирәк кешеләргә генә бирелгән. Бу традиция Удмуртиянең Генераль җыелышы тәкъдиме белән 2009 елда яңадан торгызыла. Беренчеләрдән булып кафтан 90 яше уңаеннан Михаил Калашниковка бирелә. Фәнил Зыятдиновка тапшырылган кафтан исәп буенча алтынчысы булды. Фәнил Газис улын олы бүләккә лаек булуы белән котлыйбыз.