Петр I: «Россиядә диңгез флоты булачак!»
320 еллык тарихы булган Хәрби диңгез флоты узган атнада үзенең бәйрәмен билгеләп үтте. Хәрби диңгез флоты — ул корабльләр генә түгел, ул диңгез авиациясе, яр буендагы җәяүле гаскәрләр дә.
Данлы, батыр авиаторлар, коры җир гаскәрләре, танкистлар, артиллеристларны кимсетеп әйтүем түгел, ләкин һәр елны бу хәрби бәйрәм Ватанның иң яраткан улына багышланган туган көн бәйрәме кебек билгеләп үтелә, минемчә. Уйлап карасаң, вакыт ничек тиз үтә! 1696 елда Азов диңгезенә уңышлы сәфәрдән соң, Бояр Думасы Петр I нең “Россиядә диңгез флоты булачак!” дигән танылган сүзләре белән указ чыгара.
Хәрби диңгез флотының тарихы “Орел” исемле хәрби корабльдән башлана. 22 пушкасы, 2 матросы, 35 укчысы булган корабльне 1667-1669 елларда төзиләр. Бу өч гасыр элек булган хәл. Ә бүгенге көндә Россия — дөньяда иң көчле, зур су асты көймәсе булган ил. НАТОда әлеге су асты көймәсен хөрмәтләп “Акула” дип атыйлар. Ә бездә ул “Дмитрий Донской” исемен йөртә. 20 баллистик ракета белән коралландырылган, һәрберсе 10 атом матдәсе белән тутырылган әлеге корал, Ак диңгездә урнашып, Нью-Йорк кебек дистәләгән шәһәрләрне, яки зур булмаган Европа илен тигезләргә мөмкин. Тагын бер чагыштыру: бер “Акула” җир өстендәге дистәләгән “Тополь” ракета комплексыннан күпкә көчлерәк.
Безнең хәрби диңгез флоты үзенең мөмкинлекләрен Сириядә дә күрсәтте. Канатлы “Калибр” ракеталары белән террорчыларга снайперлар үткенлеге белән ут ачтылар. Әлбәттә, тарихта флотның тез чүккән чаклары була. “Җилле” туксанынчы елларда яңа корабльләр төзелми, булганнары чит илгә сатыла. НАТО адмираллары безнең флотның какшавына шатланып, “Россия — бөек диңгез державасы булудан туктый”, — диләр. Ә хәзер инде алар, тешләрен кысып булса да, Россия хәрби диңгез флотының беркем белән дә чагыштыра алмаслык көч икәнен таныйлар. Чөнки флот гомер-гомергә Россиянең оборона куәтен ныгытуга, аның бөек диңгез державасы буларак абруен күтәрүгә хезмәт итте һәм илебез өчен авыр елларда да шулай булып калды.
Ижау шәһәрендә Хәрби диңгез флоты көненә багышланган бәйрәм тантаналы митинг белән “Сугыш һәм хезмәт даны” монументы янында башланып китте. Диңгезчеләрне Ижау шәһәре хакимияте башлыгы урынбасары Михаил Тарасов сәламләде. Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбызны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, яшь очучылар мәктәбенең диңгезчеләр бүлегендә шөгыльләнүче юнгалар хәрби диңгез флоты ветераннары кулыннан матрос якалары (гюйс) кабул иттеләр.
Бәйрәм Ижау буасы янында дәвам итте. Тантаналы рәвештә флаг күтәрелүдә, рапорт бирүдә Балтыйк, Кара диңгез, Тын океан, Төньяк флоты һәм Каспий диңгезе флотилиясе хәрбиләре, ветераннары катнаштылар. Әлеге бәйрәмне төп оештыручыларның берсе — Удмуртия Совет офицерлары союзы җитәкчесе, 2 нче ранг капитаны Фәнәви Нургалиевның һәм 1 нче ранг капитаны Рәшит Тимершинның бәйрәмне ачу тантанасында үтемле чыгыш ясаулары, безнең милләттәшләр һәм аларның алгы сафларда булуы күңелләргә тагы да горурлык өстәде ул көнне.
Биредә төрле ярышларда катнашып, кыр кухнясында пешкән флотча макарон белән дә сыйланырга була иде. Шунысы сөендерде: хәрби бәйрәмгә киемнәрендә диңгезчеләр атрибутикасы булган яшьләр, яшь гаиләләр күп килгән. Димәк, мондый бәйрәмнәр үсеп килүче буында әти-әни, гаилә, туган җир, туган ил өчен җаваплылык, ягъни патриотизм хисе тәрбияләүдә мөһим роль уйный. Әлбәттә, Хәрби диңгез флотының төп бәйрәме Севастополь шәһәрендә булды. Зәңгәр экраннар аша әлеге парадта катнашкан җилкәнле яхталарны, бер-берсен тартып бара торган корабльләрнең вальс биюен, тиз йөрешле катерларның, самолетларның бәлага дучар булган судноның экипажын коткару мизгелләрен күзәткәндә илебезнең нинди көчкә ия икәнлегенә сокланып утырдым. Әйе, безнең горурланырлык илебез, халкыбыз, хәрби көчләребез, тарихыбыз бар. Шушы данлыклы буынның вәкиле булу — үзе зур бәхет түгелме?



