Пошаманга төшеп кайттым

Узган җомгада Удмуртия Республикасы төзелеш министрының беренче урынбасары Иван Новиков Удмуртия Республикасы Президенты Резиденциясендә журналистлар белән очрашты. Сүз торак-коммуналь хезмәтенә түләү өчен бәяләрнең артуы, идарә компанияләренең эшчәнлеге һәм эш сыйфаты хакында барды.
Очрашуга барыр алдыннан торак идарәсе компаниясеннән ай саен килә торган түләү кәгазьләрен карап чыкмакчы иттем. Кайнар су өчен 1 куб метрына 66,4 сум акча түләсәк, сентябрь аеннан соң 77,89 сум түли башлаганбыз. Салкын су исә 8,65 сумнан 10,38 сумга күтәрелгән. Торакны төзек тоту графасына да бәяләрне сикертеп куйганнар: 434,02 урынына 598,3 сум. Шулай ук электр энергиясеннән, чүп түгү торбасыннан файдаланган өчен дә бәяләр сизелерлек арткан. Инде бу гына аз идеме, мәгез сезгә җитмәсә дигәндәй, сентябрьдән җылылык бәяләрен дә арттырдылар һәм октябрьдә артып килгән счет-фактураларны күреп, халык һушын җыя алмый торды.
Чит илләрдә коммуналь хезмәтләргә түләүне утыз елга бер тапкыр гына күтәрәләр, дип укыганым бар. Ә бездә?..
Менә шундый уй-фикерләр белән һәм бу сорауларга җавап өмет итеп барган идем мин әлеге очрашуга. Баксаң, коммуналь хуҗалык идарәсенең бәяләрнең артуында бер гаебе дә юк икән. Алар Россия хөкүмәтенең 2011 елның 6 маенда кабул ителгән 354нче карарын үтиләр булып чыкты. Ул 2012 елның 1 сентябреннән үз көченә кергән икән. Ә без, гомер буена хөкүмәтебезне һәм аның түрәләрен ихтирам итеп, кануннарына буйсынып, ни кушсалар шуны үтәп яшәргә өйрәнгән халык. Түлибез инде, кая барыйк.
Иван Геннадьевич Новиков торак идарәсе компанияләрен берләштерү турында да әйтте. Алар Удмуртиядә барлыгы дүрт кенә калачаклар икән. Бу дүрт компания калганнарын «йотып» бетерәчәк.
Монысы нәрсәгә китереп җиткерер, әлегә билгесез. Фатирларда утка, суга счетчиклар кую да тиздән төгәлләнәчәк икән. Шуны әйтергә кирәк, счетчик куйдырган фатир хуҗалары әлегә ай саен күпме су аккан, күпме газ янганын санап, түләп баралар. Бу сакчыл гөнаһсыз затлар, үзләренә килгән счет-фактураларны ачып карап, бәяләрнең артуын күргәч нишләрләр икән? Фатирларга счетчиклар куелып беткәч тә, бәяләр күтәрелергә бик мөмкин бит әле. Ни өчен дигәндә, счетчик куйдырганчыга кадәр кайнар һәм салкын су өчен уртача айга 850 сум түли идек, счетчик куйдыргач нибары 160 сум гына түли башладык. Чөнки урамга агып яткан суларны да, рәхәтләнеп бака урынына коенган гаиләләр өчен дә, хуҗалары вакытлыча фатирларында яшәмәгәннәр өчен дә счетчик куйдырмаганнар җыйналып түләдек. Бар фатирлар да счетчиклар куйдыргач, торак идарәсе, теге урам буйлап агып яткан су өчен бәяләрне арттырып безгә түләтмәс дип кем ышандыра ала? Халыктан алмый каян алсын ул акчаны? Хәзерге вакытта намуслы халыкны сыгу бик төшемле бит ул бездә. Очрашу барышында җитәкчедән мин бу соравыма төгәл генә җавап ишетмәдем. Журналистларның берсе: «Бездә дә Балтыйк буендагы кебек булачак», — дип аваз салды. Анда нинди хәлләрдер, төгәл генә әйтә алмыйм, әмма шуны әйтә алам, фатирларындагы җылылык +18 градус норма итеп кабул ителгән. Ә без әлегә +22 градус җылыдан да кимрәккә күнекмәгән.
Дәүләт торак инспек-циясенә мөрәҗәгать итүче гражданнар саны соңгы вакытта бик күбәйгән. Шуңа күрә әлегә кадәр 17 инспектор халыкка хезмәт күрсәтсә, яңа елдан соң аларның саны 34 кеше булачак. Торак идарәсе компаниясе сыйфатлы торак-коммуналь хезмәте күрсәтмәсә яки үз хезмәте өчен өстәмә түләүләр уйлап тапса, торак йортларда яшәүчеләр Дәүләт торак инспекциясенә 59-00-18 телефоны белән шалтырата алалар.
2013 елның беренче гыйнварыннан коммуналь хуҗалык хезмәте өчен түләү нормативлары һәм исәпләү тәртибе үзгәрәчәге турында да җиткерде министр. Әмма җылылык өчен түләү системасына республика җитәкчеләре 2014 елга кадәр үзгәреш кертмәскә булганнар. Ягъни җылылыктан 8 ай дәвамында файдаланган өчен түләргә тиешле акчаны 12 ай дәвамында түләячәкбез.
Иван Геннадьевич күп-фатирлы йортлар турында да әйтеп үтте. “Республикадагы 21 мең күпфатирлы йортның 725е җимерек хәлдә дип табылды. Бу йортлар капиталь төзекләндерүгә яраксыз, анда яшәүчеләрне өч ел эчендә икенче йортларга урнаштырырга кирәк. Моның өчен республика бюджетыннан 2013нче елга 200 миллион сум акча каралды. Гомумән алганда, 3 миллиард сум акча кирәк булачак”, — диде ул.
Кем ничектер, мин үзем бу очрашудан бик пошаманга төшеп кайттым. Газга, суга, урманга, нефтькә һ.б. табигый байлыкларга бай илдә яшәп тә халык югары бәяләр түләп газап чигә. Байлыклары булмаган ил халыклары рәхәтләнеп бу байлыклардан файдаланып яшиләр. Ә безнең офыкта яктылык һаман да күренми.
Ринат Батталов



