Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Рамазан — тәрбия һәм сынау ае
9.06.2016

Рамазан — тәрбия һәм сынау ае

Рамазан — сынау, гыйбадәт, пакьләнү, рухыбыз сафлану, сәламәтләнү һәм тәрбия ае. Аллаһ Тәгалә безгә өстәмә файдалар алыр өчен Рамазан уразасы нигъмәтен билгеләп куйган.

Рамазан аенда шайтаннарның иң көчлеләре чылбырлар
белән богаулана, җә­һән­нәм-тәмуг капкалары ябыла һәм җәннәт-оҗмах капкалары ачыла. Димәк, бу айны Аллаһ Тәгалә безгә гыйбадәтләрне арттырыр өчен бөтен шартларны тудырган. Бу айны башка айлардагы кебек шайтаннарга сылтау мөмкинлеге калмый. Чөнки бу айны кешенең үзенең җаны, нәфсе сынала. Аның үзендә гыйбадәтләрне арттырырга нияте бармы, юкмы? Ул үзе Раббысына якынаерга телиме, юкмы? Соңгы елларны ураза җәй челләсенә, иң озын көннәргә туры килә. Аеруча эссе көннәр дә була. Кеше курка башлый, бигрәк тә элек ураза тотмаганнар: «21 сәгать буена ураза тота алырмынмы, бөтенләй хәлдән таймаммы?» — дип, үз-үзен ураза тотмаска инандыра башлый. Шайтаннар зәгыйфь булган вакытта да без нәфсебезне җиңә алмасак, бу бик аяныч хәл. Шуңа күрә Аллаһ Тәгаләгә тәвәккәл кылып, ягъни тапшырып, Аллаһ ризалыгы өчен, Аннан гына әҗер-савапны өмет итеп, уразаны тота башларга кирәк.
Рамазанның беренче ун көне Аллаһ Тәгаләнең рәхмәт көннәре дип атала, ягъни Раббыбыз безгә карата бу көннәрне мәрхәмәтен, миһербанлыгын, шәфкатен башка вакытларга караганда арттырып булдырачак. Икенче ун көне — мәгъфирәт көннәре. Бу көннәрне Аллаһ Тәгалә безгә үзенең мәгъфирәтен арттырып бирәчәк. Мәгъфирәт — ул гөнаһларны ярлыкау дигәнне аңлата. Бу көннәрне күбрәк истигъфар догаларын әйтергә кирәк, ягъни Аллаһ Тәгаләдән гөнаһларны ярлыкауны сорарга. Өченче ун көн исә — ут газабыннан котылу көннәре. Ягъни бу көннәрне Раббыларына якынаюны күз алдында тотып, гыйбадәтләрне арттырып кылучы колларына Аллаһ Тәгалә ут газабыннан котылуны яза. Бу ахыргы 10 көннең төннәре ел эчендәге бөтен төннәрдән дә хәерлерәк. Чөнки шул 10 төннең арасында иң кадерле төн — ул Кадер кичәсе. Бу төнне Ләүхүл- Мәхфуз китабыннан киләсе елга билгеләнәчәк тәкъдир-язмышны фәрештәләр укып чыгалар. Шул вакытта, тәкъдиребезгә яхшы тәэсир итәчәген өмет итү йөзеннән, намазларда торып, күбрәк догалар кылып тору хуп күрелә. Кадер кичәсендә кыл­ган гыйбадәтләрнең әҗер-савабы 1000 айныкыннан артыграк булу (83 елга якын) аркасында, Рамазан аеның ахыргы 10 төнендә тәравих намазларында өстәмә рәвештә төнге тәһәҗҗүд намазлары җәмәгать белән укыла. Чөнки Аллаһ Тәгалә бездән Кадер кичәсен шул ахыргы дистә төннәр эчендә яшергән. Хәдисләрдә килгәнчә, аның так төннәрдә булу ихтималы артыграк, ягъни 21, 23, 25, 27, 29 июнь. Ләкин бу так төннәрдә гыйбадәтләрне арттыр, җөпләрендә калдырсаң да була дигәнне аңлатмый. Чөнки бу ахыргы 10 төннең фазыйләтләре барысыныкы да бөек, ул шулай ук хәдисләрдә дәлилләнгән.
Җисем өчен дә уразаның файдасы бихисап. Организм ел буе җыелган шлаклардан арына. Бер мисалны гына китерәсем килә. Бер егет миңа шалтыратып: «Минем буем 180 см, авырлыгым 60 кг. Мин ураза тотсам, бөтенләй аяктан егылырмын бит?» — сорады. «Аллаһыга тапшыр, Ул ярдәмен Үзе салыр», — дидем. Әлхәмду лилЛәһи, уразасын да тотты, әле тазарып та китте. Чөнки Аллаһ Тәгалә аның тәвәккәленә җавап йөзеннән бу ураза белән аның җисемен пакьләп, аңа шифа биреп, гәүдәсенең сәламәтлеген тәртипкә салды. Мондый мисалларны күпләр китерә алалар.
Ураза безне икенче кешеләр белән мөгамәлә кылганда да тәрбияли. Башка вакытта әйтә торган сүзләрдән тыелып калабыз, гадәттәгечә кылган күп кенә гамәлләрне Рамазан аенда калдырабыз. Ураза бит ул ач тору белән сусау гына түгел. Монда без кешеләр белән йомшак холыклы, мәрхәмәтле булырга тырышып, үзебезне мөгамәлә мәсьәләләрендә ныклап тәрбиялибез. Ураза тоту байларны, яисә үзләрен бернәрсәдә дә чикләргә өйрәнмәгән кешеләрне ярлыларның, ашарларына булмаганнарның хәлләренә керергә өйрәтә, аларда шул мескеннәргә карата мәрхәмәт-шәфкатьне тәрбияли. Фитыр сәдакасын бирү дә, безгә шул максат белән тиеш булган. Билгеле, байларның фитыр сәдакалары хәлләренә карата затлырак булырга тиеш, ягъни он, борчак, ярма белән түгел, ә киптерелгән җимеш, йөзем, чикләвек затларыннан чыгарылуы дөресрәк булыр.
Тоткан уразаларыбыз кабул булсын иде!

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижау Җәмигъ мәчете имамы.