Рамил – Светлана, Алия – Игорь…
Мәхәббәттә гөнаһ юк, диләр. Моны күз алдында тотыпмы, хәзер яшьләр арасында катнаш никахлар популярлашып китте. Ә бит югыйсә моның милләткә куркыныч тудыруы көн кебек ачык.
Күп кенә шәһәрләрдә кәләш белән кияү гомерләренең ахырына кадәр бергә булырга вәгъдә бирешеп, күл, елга аркылы урнашкан басманың тоткычына йозак элә. Шуларга күз салсаң да, бүгенге чынбарлыкны күз алына китерергә була, бернинди саннар да кирәкми. Әлеге мәхәббәт йозакларында «Рамил-Светлана», «Алия-Игорь», «Марат-Анжелика» ише язулар соңгы вакытларда аеруча күбәйде. Бу нәрсәне аңлата соң? Бер карасаң, әгәр икәү үзара яратыша икән, моннан да гүзәлрәк хис юк кебек. Тик төптәнрәк уйласаң, моның нәтиҗәләре нинди булачагын да күзалларга була.
Яшь парлар әлегә бу хакта фикер йөртми, алар бүгенге көн белән мәхәббәт дулкынында яши. Ә инде балалары тугач, проблемалар башлана… Беренчедән, сабыйга нинди исем кушарга дигәндә, татар милләтеннән булган ир-ат үзенекен әйтсә, рус хатыны башка фикердә тора. Шул вакытта татар баласына чит-ят исем бирелергә дә бик мөмкин, ә бу исә аның үз тамырларыннан тайпылуын күрсәтә. Өстәвенә, гаиләдәге ике милләт мохите, төрле гореф-гадәтләр сабыйның тәрбиясенә нык йогынты ясый. Тора-бара ул шуларның кайсысын кабул итәргә дә белмәячәк. Шулай итеп әти-әни баланы капма-каршы якка тарта башлый.
Белгечләр сүзләренчә, катнаш гаиләдә тәрбияләнгән балаларның яртысы диярлек татарлыгыннан читләшә. Монда уйланыр урын бар.
Нишлисең бит, хәзер бездә шундый буын үсеп килә. Бүген үзенең милләте, аның киләчәге хакында уйлаучылар сирәк. Мин, шәхсән мәхәббәт дигән бөек хискә карата каршы түгел, тик аек акыл белән яшәгән һәркем катнаш никахның күп вакытта яхшыга китермәгәнен аңлый ала. Шуны истә тотарга кирәк: русларның: «Мәхәббәтең төшсә, кәҗәне дә яратырсын», -дигән әйтеме безгә туры килми. Җитмәсә бүгенге вәзгыять тә милләтебезгә каршы. Кая карама татарларны кысрыкларга, кимсетергә генә торалар. Ә без шуларның тегермәненә су коеп, башка милләт вәкилләре белән гаилә дә корабыз әле.
Рәсим Хаҗиев, Исәнбай-Каза



