Республика Башлыгы — Кияс районында
13 сентябрь көнне Удмуртия Башлыгы үзенең эш көнен Кияс районында социаль өлкә белән танышудан башлады.
Бу муниципаль берәмлектә мәктәпкәчә учреждениеләрдә балаларны юлламалар белән тәэмин итү мәсьәләсе әлегә тулысынча хәл ителмәгән. Балалар бакчаларындагы киеренкелекне киметү өчен район җитәкчелеге иске ике катлы бинада өстәмә белем һәм тәрбия бирү өчен ике мәктәпкәчә төркем урнаштырырга тәкъдим итте. Анда йөрүчеләр балалар бакчасы бинасының беренче катында урнашкан ашханә, медицина кабинеты һәм башка мөмкинлекләрдән файдалана алачаклар.
Аерым торучы иске мәктәп бинасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм балалар иҗаты йорты урнаштырырга мөмкин. Ә балалар китапханәсе һөнәрчелек йорты бинасына күчереләчәк. Әмма бу объектның идән һәм түбәсен төзекләндерергә кирәк.
Өстәмә төркемнәр ачылсын өчен 8 миллион сум акча таләп ителә. Республика Башлыгы төзелеш министрлыгына бинаны бөтен яклап тикшереп, район үзәгендәге мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлламалар белән тәэмин итү өчен, мәсьәләне хәл итү юлларын табу бурычын йөкләде.
2018 елда Кияс районында республика авыл спорт уеннары үткәреләчәк. Ярышларга әзерләнү кысаларында физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү каралган. Александр Соловьев район башлыгы Александр Максимов белән әлеге комплексны проектлаштыру эше турында сөйләште.
Шулай ук Александр Соловьев эшлекле сәфәр барышында Кияс-Лутоха юлын төзекләндерү эшләре белән танышты. Трассаны яңарту белән Кече Пурга идарәсе шөгыльләнә. Александр Соловьев башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде.
Ул Удмуртия Республикасында медицина ярдәмен яхшырту программасы нигезендә Карамас-Пельга авылында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында катнашты. «Авыл халкына медицина хезмәте күрсәтү шартлары яхшыруына һәм бу эшнең график буенча тормышка ашырылуына мин бик шат”, — дип билгеләп үтте Республика Башлыгы җирле халык белән әңгәмә барышында. ФАП 500дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Алдагы көннәрдә Удмуртиядә берничә медпункт ачылачак. Киләсе елда да андый объектлар төзеләчәк».




