Риза Шәфи шигырьләре
Риза Шәфи
Минем тавык
Бар минем юанычым —
Биергә оста тавык:
Ачкычы белән борсаң —
Җим чүпли үзе табып.
Шунсы гына килешми —
Ник салмый ул йомырка?
Әллә инде, урлар дип,
Саесканнардан курка?
Кычыткан телле Хөршидә
Яши безнең күршедә
Бер мактанчык Хөршидә.
Керми ул безнең йортка:
Усал күркәдән курка.
Төскә, башка матур ул,
Күркә юкта батыр ул.
Бик тә дус итәр идек,
Ияртеп китәр идек:
Әгәр зыян салмаса —
Зәһәр телле булмаса!
Кычыткан чакса — бетә:
Сәгать ярымга җитә.
Хөршинеке биш көнлек! —
Биш көнлек һәм биш төнлек!
Шулай чага күңелне —
Болыт каплый күгеңне.
Яныннан без китәбез,
Кыш үткәнне көтәбез.
Кыш килгәч тә кычыткан
Явызлыгын очырткан.
Ә Хөршид үзгәрмәгән —
Ныгырак зәһәрләнгән.
Инде өметне өздек, —
Болай да күпме түздек!
Без аны кызык иттек:
Күркә ияртеп киттек.
Хөршид инде тагылмас —
Безнең сүзгә тыгылмас
Тәртипсез буран
Чыгам да мин урамга,
Карап торам буранга:
Әллә акылсыз инде? —
Урам аркылы җилде!
Машинаны да күрә,
Аңа каршы йөгерә…
Тапталмый үзе бер дә —
Ничек качып өлгерә?
Кызыл утка туктамый.
— Тукта! — дисәң, тыңламый.
Тәртипсез икән буран! —
Шуңадыр шыксыз урам.
Кунак сыерчык һәм чыпчык
Оя куйдык кунакка…
Чыпчыклар куандылар:
Җәһәт хуҗа булдылар –
Ояларга тулдылар.
Иртән килде Сыерчык,
И үртәлә: – Чык! – та, – Чык!
Әллә явыз, әллә шук –
Чыкмый гына бит Чыпчык.
«Чык!» дигәнгә чыкмагач,
Сыерчык бер сызгырды:
Әллә шүрләде Чыпчык? –
Бик тиз чыгып сыздырды.
Кунгач өй кыегына:
– Юк! – ди, – типкәләмәде!
Кунакчыл безнең Чыпчык –
Юк ла! – үпкәләмәде.
Коткалдылал
Елгадан кайтып Зилә,
Куанып, көлә-көлә,
Бетә-бетә хәлләре,
Сөйли әйбәт хәбәрне:
– Апалал да абыйлал
Балыкны коткалдылал:
Судан талтып алдылал,
Кәтилүккә салдылал.
Алмасаң әгәл талтып,
Үлә ул төпкә батып.
Вә-ә-әт!
Зилә биргәч аңлатып,
Без дә тордык ша-аккатып.
Вә-ә-әт!
Әнкәйнең туган көне
Әнкәйнең туган көне –
Аңа егерме җиде.
Тик әткәйгә әйтмиләр:
Сер саклау кирәк, диләр.
Әнкәйнең шул туена,
Озын көннең буена,
Иттән бөктек күп пилмән —
Артты дүрт йөз илледән.
Куйдык аны балконга,
Кышкы зәһәр салкынга:
Сакланыр каткан килеш,
Тәмлерәк булыр, имеш.
Әбием: –Үзем, – дия, –
Пешерәм гөбәдия,
Берне түгел, өч таба,
Ә бәлешне биш таба.
Кунаклар да күп килде…
Кертергә дип пилмәнне,
Тунын киеп салкынга,
Чыкса әнкәй балконга,
Аптырап хушсыз калган:
Пилмәннәр туракланган –
Чукып, тетеп ташланган –
Мут песнәкләр ашаган.
Еламый гына әнкәй…
Елмаеп тора әткәй…
Кунаклар да көләләр…
Килде гөбәдияләр.
Һәрчак әби коткара:
Әнә! – өстәлгә кара! –
Безнең әби булганда,
Ниләр генә юк анда!
Мактадылар Әбине,
Котладылар Әнине…
Тик песнәкләр килмәде,
«Рәхмәт сезгә!» димәде.
Әбием үгете
– Ширбәтне күп ашасаң,
Тешләр, ди, тиз коела.
Ә үзенең теше юк. —
Тешсез калу кыен ла!
Кечкенәдән башлаган —
Гомре буе ашаган:
Үзен үзе тыймаган —
Ширбәттән һич туймаган.
Инде мине үгетли:
– Зарарлы бит! Кәнфит! — ди, —
Комсызланма! Сабыр ит!
Үзем биргәнне көт! – ди.
Һәркемгә дә кәнфиттән
Тәңгәл зыян бар икән:
Әби тешсез, мин тешсез, –
Без икебез пар икән.
Көчек, исемең ничек?
Бар минем батыр Көчек.
Сорыйлар: – Исеме ничек?
– Белегез, – дим, – үзеннән: –
Кабатлап тора гелән.
Үз исемен хуп күрә, –
Хәтта чебенгә өрә.
«Һау! Һау!» – ди ул,
«Ы-р!» да «Ыр-р» –
Бүреләр миннән куркыр!»
Менә кемне үстерәм, —
Көчлерәк ул бүредән!
Исемен дә белдегез,
Аңа: «Һау! Һау!» дидегез
Канатлы градусник
Урамда шундый җылы —
Керәсе килми өйгә…
Ә әнкәй бүрегемне
Элеп тә куйган чөйгә.
Иртәгә җылы киен —
Килә, – ди, — зәһәр суык.
Әнә, җылы бияләй,
Йөрмәсен кулың туңып.
Әзерләгән кияргә
Хәтта кышкы пиманы…
Ничек, – дим, – килсен суык?
Ничек белдең син аны?
Зең! Зең! Зең! –песнәкләр –
Әнә, күр, үзең тыңла.
Кичен алар килсәләр,
Таңда нык салкын була.
Иртән нәкъ шулай иде:
Кидем бүрек, пиманы…
Рәхмәт! – дидем Песнәккә, –
Аякларым туңмады.
Ул да мине тыңлады,
Үзе дә нык куанды.
–Мин киткәч, – ди, –урманга,
Җылы кайтыр урамга.
«Канатлы градусник»
Урманда яши икән.
Салкыннар килгәнгәчә
Ул безгә дәшми икән.