Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Ринат Әхмитшин: “Хезмәтемне бик теләп, яратып башкарам”
4.10.2012

Ринат Әхмитшин: “Хезмәтемне бик теләп, яратып башкарам”

Арабызда талантлы, тәвәккәл, төрле тармакларда хезмәт куючы, булдыклы яшьләребез бик күп. Бүгенге көндә маркетинг челтәрендә, икътисад өлкәсендә, сәнәгать оешмаларында хезмәт күрсәтүче һәм башка төр өлкәләрдә тырышып эшләүче егет-кызларыбыз белән горурлана алабыз. Әгерҗе районы Салагыш авылында туып-үскән, Ижау шәһәре Удмурт Дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган, бүгенге көндә, 25 яшендә генә булуына карамастан, адвокатлык эшен уңышлы гына алып баручы милләттәшебез Ринат Әхмитшин да иң булдыклы, уңган яшьләребез рәтендә. Газетабыз белән тыгыз элемтәдә торып, бүгенге көндә укучыларыбызга бушлай юридик консультация бирүче дә әле ул.

— Ринат, балачакта кем булырга хыяллана идең? Син юристлык һөнәрен ник сайладың? Адвокат булу өчен кешегә нинди сыйфатлар кирәк?

— Без класста 6 малай укыдык, барыбыз да машина йөртүче булырга хыяллана идек. Үсә төшкәч, фикерләребез ныгыгач, мин юристлык һөнәрен сайладым. Әлеге һөнәрне сайлавымны хуплап, әти-әнием дә риза булдылар. Яхшы, көчле юрист булу өчен кешедә, иң элек, сүз байлыгы, интеллект, логик яктан фикерләү, дөрес нәтиҗәләр ясый белү сыйфатлары булырга тиештер, дип уйлыйм. Үземә әлеге сыйфатлар әти-әниемнән күчкән. Юристлык һөнәрен ныклап уйлап сайларга кирәк, әлбәттә, чөнки адвокатлар кеше язмышы өчен җавап бирәләр. Юрист кићкырлы белемгә ия булырга тиеш. Тәҗрибә әкренләп туплана. Үзем, укуымны тәмамлап, кулыма диплом алган көннән алып күчемсез милек сораулары буенча эшлим. Бүгенге көндә бу юлны сайлавыма бер дә үкенмим, киресенчә, хезмәтемне бик теләп, яратып башкарам.

— Син бүгенге көндә адвокат кына түгел, Удмурт Дәүләт университетында студентларга белем дә бирәсең бит әле. Студентлар яшь мөгаллимгә ничек карыйлар?

— Мин УдДУда 2011 елдан бирле эшлим. Студент вакытта ук: “Эх, такта янына басып, студентларга белем бирсәң иде”, — дип хыялланып утыра идем. Аллага шөкер, бүгенге көндә бу хыялым тормышка ашты. Күп дәресләр алып бармыйм, дәресләрем сыйфатлы узсын өчен тырышам. Укытучы һөнәре бик кызыклы. Студентлар арасында Удмуртиянең төрле районнарыннан, Әгерҗе ягыннан, минем кебек авылдан килүчеләр дә бар. Аларга карап: “Кайчандыр мин дә шундый идем бит”, — дип уйлап куям. Һәркем үз язмышын үзе төзи. Кемдер укуга бик җиңел, кемдер җитдирәк карый. Яшь булуыма карамастан, студентлар хөрмәт итәләр, дәресләрдә игътибар белән тыңлап утыралар. Төрле очраклар була, әлбәттә, кайчак аудитория ишеген ачып: “Ә укытучыгыз кайда?” – дип сораучылар да була.

— Бүгенге көндә сиңа адвокат буларак күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр? Ничек уйлыйсың, кеше юридик яктан белемлеме?

— Әйткәнемчә, күчемсез милек эшләре белән шөгыльләнгәнлектән, күбрәк шул өлкәгә кагылышлы сораулар белән очрашырга туры килә. Бүгенге көндә төзелә торган йортка өлеш керткән кешеләр еш мөрәҗәгать итәләр, чөнки төзүче оешмалар килешенгән вакытка йорт­ларны төзеп өлгермиләр. Күп очракта милекне сату-алу эшләре вакытында ялгыш килешү төзүчеләр мөрәҗәгать итәләр. Шулай ук “кара” риэлторлардан зыян күрүчеләр күп. Шәхси секторда яшәүчеләрнең ике йорт арасындагы чикне бүлү, ягъни җир сорауларына кагылышлы проблемаларын чишәргә туры килә. Бүгенге көндә, кызганычка каршы, халык юридик яктан белемсез. Зәңгәр экраннарда еш күрсәтелә торган суд эшләренә кагылышлы тапшыруларны карап, тормышта килеп чыккан проблемаларны үзләре чишәргә тырышалар. Судта җиңелеп, берни дә барып чыкмагач кына, юристларга мөрәҗәгать итәләр. Тик суд карар чыгаргач, адвокатлар берни дә эшли алмыйлар. Шуңа күрә, нинди дә булса проблема килеп чыга икән, иң элек, адвокатлардан юридик консультация алу мөһим.

— Ринат, әңгәмәбез барышында синең татарча чиста, матур, бай сөйләмеңә сок­ланып тордым…

— Авылдан Ижауга укырга килгәч, студент вакытта “Иман” татар яшьләре берлегенә йөрдем, дусларым белән дә, бүгенге көндә гаиләмдә дә гел татар телендә генә сөйләшәбез. Киләчәктә балаларыма татарча өйрәтүне, телебезгә мәхәббәт тәрбияләүне бурычым дип саныйм.

— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт. Сиңа киләчәктә эшеңдә уңышлар, актив тормыш, максатларыңа ирешүеңне телибез.