Рифат Зарипов: “Артист булу – тормыш халәтем”
Пандемия сәбәпле, Татарстан һәм Башкортстан сәхнә йолдызларының Ижауга килгәне юк иде. Сезонны Рифат Зарипов ачып җибәрде. “Кеше туганы белән дә очрашырга курыккан заманда, сезнең концертка килүегез бик кыю адым. Сез – бүгенге көннең чын геройлары!” — дип башлады ул сәламләү сүзен. Тамашачының бик тә җыр-моңга сусаган булуы, ә Рифат Зариповның тамашачыларны сагынуы концерт дәвамында сизелеп торды. Артист бүгенге көндә нинди планнар белән яна, үзенең һөнәрен ничек бәяли? Әңгәмәбез шул хакта.
— Сезне тамашачылар шаян сүз, пародияләр остасы буларак белә. Сез тормышта да шундый шаян, шукмы?
— Төрле вакыт була, аралашканда шаян, ә уйлар, гамәлләр буенча җитди дияр идем. Тормышка бик җитди карыйм, кешеләрне аңларга тырышам. Гел хи-хи-хи дип, шаярып, анекдот белән генә бармый бит тормыш.
— Җырчы булуның төп асылын нәрсәдә күрәсез?
— Сәхнә түренә чыккан артистның җыры да эчтәлекле, сүзе дә акыллы булып та, тамашачыны канәгатьләндермәскә мөмкин, беребезнең дә акыл өйрәткәнне, гел җитди сөйләшкәнне генә тыңлыйсы килми. Шуңа күрә концерт шаяру, уен-көлке белән үрелеп бара, ә җырларның җитди, мәгънәле булганын сайларга тырышам. Кеше көлеп, күңелен күтәрсен, дөнья мәшәкатьләрен онытсын, ә җыр тыңлап, уйланырга урын калсын. Бер җырым да тиктомалдан гына тумый, күктән алып җырланмый. “Син мине яратасың, мин сине яратам” дигән кебек буш җырлар юк кебек. “Сабырлык”, «Әйткән сүз”, “Кеше булып яшик”, “Рәнҗетмәгез”, “Аллаһның барлыгын онытма” һәм күп кенә башка җырларым тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителде.
— Мин җырчы булам дигән ныклы уй кайчан барлыкка килде?
—
Балачактан ук килгәндер, җырламаган татар, башкорт юк инде, һәркемнең үз көе, үз моңы дигән кебек. Мин үземне бүген дә җырчы дип санамыйм. Җырчылар алар башка төрледер. Мин үземне артист дип саныйм. Миңа юмор да якын, сөйләве, алып баруы, җырлавы да рәхәт, сикереп биеп китүләре дә. Бу — минем күңел халәте.
— Сәхнәгә менәргә нәрсә этәрде?
— Мин — гап-гади авыл баласы, әти — тракторчы, әни — мәктәптә җыештыручы. Балачактан ук Салават абыйның җырлавын, “Мунча ташы”н тыңлап, карап, соңрак – Татарстан, Казан дип саташып, уйлап, хыялланып үстем. Театрларны, спектакльләрне телевизор аша карап, эченә кереп китәрдәй булып, мөкиббән китеп утыра идем, хәзер, Аллаһка шөкер, хыялларым эш, яшәү рәвешемә әверелде. Болар барысы да Аллаһ булышлыгы белән дип уйлыйм.
— Сезгә чит төбәктән – Оренбург якларыннан Казанга килеп, артист булып танылу кыен булдымы?
— Булгандыр инде аның кыенлыклары да, җиңел, рәхәт чаклары да. Аллаһы Тәгалә һәр якка да юлларын ачты. “Әй, мин менә интектем, ач булдым!” — дип әйтүчеләр бар. Мин алай дип әйтә алмыйм. Үзем акча эшләмәгәндә, әти-әниләр ярдәм итеп тордылар. Эшли башлагач, ризыкка да, киемгә дә үземнең акча җитә башлады. Әкрен генә үз җае белән һәр баскычны атлап менеп барам.
— Туктаусыз гастрольләрдән, кыенлыклардан арып, “Нигә кирәк булды миңа сәхнә тормышы?” – дигән чакларыгыз булмыймы?
— Кая инде, карантинда бер ел ял иттек бит әле. Гастрольләрне сагынып беттек. “Нигә мин моны сайладым икән?” — дигән уй килә икән башыңа, гомумән, тормыш юлыңны, эшеңне дөрес сайламагансың. Димәк, син дөрес урында түгел. Сәхнә тормышыннан ләззәтен дә тоеп, шуның белән шәхси тормышыңны да алып барсаң, тамагың тук, өстең бөтен булса, үзең этелеп-төртелеп түгел, очып-очынып, куанып эшлисең икән, тормышта үз юлыңны тапкансың дигән сүз.
— Сез үзегезне татар халкының яраткан җырчысы итеп таныттыгыз. Алга таба нинди максат куясыз?
— Максатлар күп инде ул. Иң мөһиме, гаиләбезгә, үзебезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек телим, илебездә тынычлык булсын, сугышлар чыкмасын. Менә бит әле уйламаганда килеп чыккан пандемия тормышны ничек үзгәртте, һәрберебезгә уйланырга мөмкинлек бирде. Һәммәбезгә яңа сынау булды бу. Иртәгә, киләсе елга планнар корган булабыз. Бүген уйлаган сүзең бүгенгә туры килсә, монысына да Аллаһка мең шөкер инде. Бүгенге әйтәсе килгән фикерең бүген актуаль, иртәгә туры килмәскә дә, кызык булмаска да мөмкин. Чөнки тормыш ритмы шундый тиз, яшен тизлегендә бара, бүген син популяр, иртәгә син кирәкмәскә дә мөмкинсең.
— Димәк, сез бүгенге белән яшисез?
– Мин генә бүгенге беләм яшәмим, барыбыз да бүгенге белән яшибез. Артык план корып, син нәрсә эшли аласың? Элек булган ул “Биш еллыкны — өч елда” дип эшләүләр. Хәзер бит юк андый әйбер. Узган ел планнарым зурдан иде. Минем апрельгә дә, майга да, сентябрьгә дә концертлар белән чыгарга планнарым бар иде, коронавирус сүтте дә ташлады барысын.
— Пандемия вакытын ничек уздырдыгыз?
— Шунысы яхшы: гаилә белән булдым. Тормыш иптәшем, улымны яхшылап күргән юк иде, вакытны рәхәтләнеп алар белән уздырдык. Кайтып кергән юк иде, чөнки мин концертлардан кайтканда, төнге сәгать өч була. Кайтып ятам да, төшкә кадәр йоклыйм. Улымны әнисе балалар бакчасына илткән була. Ул кайтканчы, мин тагын концертка чыгып китәм. Шуңа мин бу пандемиянең уңай якларын да күрергә тырыштым. Ял да ителде, көч тә алынды. Һәрбер әйберне анализларга да кирәк бит инде. Тиктомалдан бер әйбер дә булмый, шуны аңлап кабул итәргә кирәк.
— Сез ничә ел сәхнәдә?
— 2005 елның сентябрендә Казанга укырга килдем. Октябрьдә гастрольләргә чыгып киттек. Аннан үзебезнең юмористик төркемне оештырдык. Илсөя Бәдретдинова, Салават Фәтхетдинов белән йөрдем. Әкренләп үземнең төркемне булдырдым. Үзебезнең программа белән йөргәнгә инде сигезенче ел китте. Сәхнәдә — 15 ел.
– Унбиш ел аз вакыт түгел. Тормыш үзгәреп тора. Элегрәк социаль челтәрләр, инстаграмнар юк иде. Аларның ярдәме бармы сезгә?
– Бер караганда, әйбәт тә кебек. Бер караганда, кадерсезгә дә әйләнәсең.
Элек Салават абый, Хәния апа, Зәйнәп апа, Айдар абый минем өчен якын килеп булмый торган йолдызлар иде. Күрсәң, каушап, алар белән исәнләшергә дә куркып тора идек. Ә хәзер алар да Интернетта, без дә. Кадер бетеп бара. “Кая, кил әле синең белән фотога төшәбез”, — диләр. Аннары шуны Интернетка куялар. Бер карасаң, күңелле, әлбәттә.
— Сәхнә йолдызларына кадерсез караш Интернетның йогынтысы дип уйлыйсызмы?
— Әлбәттә, артистларның ачылмаган яклары да булырга тиеш, ә без ап-ачык — ничек бар шулай. Әлбәттә, ачыклыкның үз плюслары да бар аның. Синең нинди икәнеңне белеп торалар. Әмма тамашачыда кызыксынуны саклап калырга да кирәктер, минемчә. Һәрбер кешенең серләре булган шикелле, эстраданың да серләре булырга тиеш. Кеше “Эх, монысы ничек икән?” — дип кызыксынып торсын. Мин шулай уйлап йөри идем.
— Социаль челтәрләрдә артистларның язмаларына куелган комментарийларга тукталасым килә. Аларның ниндие генә булмый! Туйдырмыймы алар сезне? Күңел кайтмыймы?
— Юк. Һәркем, күңеле нинди, шуны тышка чыгара. Нәрсә язасылары килсә дә, язсыннар. Хәмдүнә апа Тимергалиева: “Апаем, яхшы атның кыңгыравы булырга тиеш”, — дип әйтә торган иде. Сөйләп торсыннар, яхшы дип сөйлиләрме, начар дипме, сине сөйлиләр бит алар. Әлегә яхшы дип сөйләп торалар инде, шулай сөйләргә язсын алда да. Сөйләсеннәр өчен генә түгел, чыннан да, яхшы, матур булып яшәргә кирәк. Тормыш өч көнлек инде ул, үтә дә китә, алай да үтә, болай да үтә.
Минем тормыш законы шундый: нинди генә эштә булсаң да, акчаң бармы, юкмы, җитәкчеме, гади кешеме — син ачык булырга тиеш, кеше булырга кирәк. Беребез дә фәрештә дә, Аллаһ та түгел, һәрберебез үзебезнең кеше икәнебезне онытмыйча, кеше булып яшәргә тиеш.
— Сезнең җырларыгызның күпчелеге Айдар Тимербаевныкы. Аның белән кайчан хезмәттәшлек итә башладыгыз?
— Аның белән иҗат итә башлаганга 7 ел. Дус-лык бәйли. Без — гаилә дуслары. Бергә ял итәбез. Атнасына бер-ике тапкыр күрешеп торабыз. Безнең фикерләр күп очракта туры килә, карашлар бер. Кайчакта ул мине өйрәтә, кайбер җирдә мин аңа әйтеп җибәрәм. Аңлашып эшлибез.
— Быел сез Ижауда концертлар сезонын ачып җибәрдегез. Аягыгыз җиңел булсын!
—
Амин. Тормышыбыз гөрләп торсын, ямьле булсын. Күрешүләр насыйп булсын!
Элмира Нигъмәтҗан.