Рифат Зарипов: “Гомер буе халыкка хезмәт итеп, зур шәхес буласым килә!”

Күптән түгел “Спартак” халык иҗаты йортында яшь эстрада артисты, күпләргә “Татарстан-Яңа Гасыр” каналында “Җомга киче” тапшыруын алып баручысы буларак таныш Рифат Зарипов концерты булып узды. Халыкның күңелен Рифат кызык сүз сөйләп тә, пародия ясап та, җырлап-биеп тә күтәрде. “Үзенә күрә бер сөйкемле сөяге бар”, — дип сөйләшеп чыкты залдан тамашачы. Миңа Рифатның башкарасы һәр җыры алдыннан әлеге җырны иҗат иткән авторлары белән таныштыруы ошады. Җырчыларның күбесе үзен күтәргән җырның авторын һәм композиторын атап та тормый. Югыйсә, җырчы шуның белән тамагын туйдыра… Рифат Зарипов белән әңгәмәне дә әлеге мәсьәлә турында сөйләшүдән башладык.
— Рифат, концерт программаң “Бие, әйдә, кайнана” дип атала. Яңа программаңдагы җырларыңның күпчелеге талантлы музыкант һәм җырчы Айдар Тимербаевныкы икән.
— Заманалар үзгәрә. Килен белән кайнаналар башка төрле хәзер. Алар арасындагы булган актуаль теманы күрсәтергә булдык. Быел минем өйләнгән ел да бит. Әниемнең өч улы булгач, ул өч килененә — кайнана. Аллага шөкер, әнием Рәмзиянең өч килене бар хәзер. Бер абыемның хатыны — табибә, икенчесенеке — банк хезмәткәре, ә өченче килене, ягъни минем тормыш юлдашым, биюче. Без моннан кызык бер хәл таптык та, “Бие, әйдә, кайнана” дигән җыр да яздырдык. Көен Айдар Тимербаев, сүзләрен Айдар Минһаҗев иҗат иттеләр. Бик матур җыр килеп чыкты ул! Ә Айдар абыйга килгәндә, чын дәрәҗәсендә бөек композиторларыбыз Рөстәм ага Яхин, Фасил ага Әхмәтов, Сара апа Садыйкова кебек даһиларыбызның сәнгать өлкәсендәге изге эшен дәвам итүче, дип саныйм мин аны. Дүрт йөздән артык җыры бар, алар барысы да үзенчәлекле, милли чалымнар белән баетылган, заман сулышын чагылдыра торган иҗат җимешләре. Салават абыйның Ижау шәһәренә алып килгән яңа программасында да аның дүрт яңа җыры бар иде. Без аның белән бик дус эшлибез. Кеше буларак та, ул — бик яхшы кеше. Җырлары өчен мин аңа мең рәхмәтле. Ул җырлар мине халыкка танытты. Әйе, сәхнәгә күтәрелгән җырчыларны таный халык, исемнәрен белә. Ә менә җырны иҗат иткән шагыйрь белән композитор ничектер күләгәдәрәк кала кебек. Бер яктан, гаеп җырчыда гына да түгел, бу проблеманы зуррак дәрәҗәдә хәл итәргә кирәктер.
— Салават турында сөйләшик әле…
— Мин кечкенәдән Салават абый җырларын җырлап үстем. Тел тиз ачылган минем. Урамнан җырлап барам, миңа әбиләр, апалар җырлаган өчен конфет, я печенье бирәләр. Шаярып әйткәндә, үз көнемне үзем күрә идем. Олырак агайлар: “Үскәч, Салаватны уздыра бу”, — дип әйтәләр иде. Казанга китәм, Салават абый кебек булам, дип хыялландым. Казанга килеп, аның кул астына эләккәч, күпме көч түгелгәнен аңладым. Аның тырышлыгы җәлеп итте. «Салават» җыр театрында дүрт ел эшләп, кырык еллык тәҗрибә тупладым. Бик күңелле еллар иде. Шулай бервакыт Салават Зәкиевич үзенә ике күлмәк алып кайтып куйган. Берсе — 56 мең сумлык, берсе — 63 мең сумлык. Берзаман бүлмәгә Ришат Фазлыйәхмәтов керде: “Бу нинди күлмәкләр?” — ди. Мин әйтәм: “Концерт күлмәкләре. Берсе сиңа, берсе Зөлфәткә. “Үзләре сайласыннар”, — диде Салават абый”, — дим. Киеп карады берсен Ришат. “Зур бит миңа”, — ди. “Димәк, синеке икенчесе инде! Минем башны катырганчы, бар, Салават абыйның үзеннән сора”, — дим. Кереп китте мескенкәем күлмәкләрне күтәреп Зәкиевич бүлмәсенә. Ничек керде, шулай атылып та чыкты инде. Миңа Салаватка ошатып җырлыйсың, диләр. Анысы да бардыр, Илһам абый чоры булган, җырчылар аңа ошарга тырышканнар, безнең заманга Салават абый эләкте, аңа ошарга омтылабыз.
— Син дә иҗат һәм шәхси тормышыңда үз арбаңны тарта башлагансың.
— Узган елны үземнең беренче концертларымны уңышлы гына башлап җибәрдем. Төркемдә музыкаль белемле ун кеше эшли. Ике абыем да Оренбург өлкәсеннән гаиләләре белән Казанга күчеп килделәр, бергә эшлибез. Тормышым иҗат юлыннан барыр, дип уйлыйм. Мин башка юлны күз алдына китермим. Тормыш иптәшем Диләрә бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының хореография факультетында укый. Бию белән балачагыннан ук шөгыльләнеп, ул да тормышын сәхнә белән бәйләде. “Ипотекага фатир алдым. Үзем генә караңгыда ятып йокларга курыкканга, өйләнергә булдым әле”, -дип, сүзне юморга борып та куйды яшь артист.
— Читтә олтан булганчы, үз илеңдә солтан бул, дигән гыйбарә дә бар бит әле. Син — Оренбург өлкәсеннән. Үзеңнең туган якларга кайтып эшләргә хыялың юкмы?
— Оренбургта татар драма театры бар, бик көчле артистлар уйный анда. Гомумән, безнең якта талантлар күп. Ә мин Казанга килеп белем алдым, “Татарстан -Яңа Гасыр” каналы аша танылдым. Татарстанда калып, халыкка хезмәт итеп, зур шәхес буласым килә.
— Ижау тамашачысына үзеңнең гадилегеңне, төрле яктан сәләтле икәнлегеңне күрсәттең. Иҗат өлкәсендә сиңа зур уңышлар теләп, киләсе елга да Ижау сәхнәсендә сине көтеп калабыз.
Рәфилә Рәсүлева.



