Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - «Россия, Казан, Универсиада!»
5.10.2013

«Россия, Казан, Универсиада!»

26 сентябрьдә Ижау шәһәренең “Галерея” күргәзмә үзәгендә Анастасия Шуткинаның «Россия, Казан, Универсиада!» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды. Ул 7октябрьгә кадәр эшләячәк.

“Удмуртская правда” фотокорреспонденты Анастасия Шуткина Казанда узган Универсиаданың башыннан азагына кадәр эшләгән. Күргәзмәдә андагы су спорты төрләре, җиңел һәм авыр атлетика, спорт һәм нәфис гимнастика буенча һәм тагын да Универсиаданың ачылу, ябылу тантаналарыннан фотосурәтләр урын алган.

Исегездә булса, Универсиадада спортчылар, чараларны оештыручылар, килгән кунаклар, волонтерлардан тыш, аккредитация узган җир шарының 170 иленнән 1200 журналист та катнашты. Спорт ярышлары 3 Россия һәм 13 чит ил каналлары тарафыннан 105 илгә трансляцияләнде.

Ә күргәзмәгә килгәндә, андагы һәр фотосурәт катгый регламент, ыгы-зыгы, халык күплеге шартларында башкарган эш нәтиҗәсе. Аларга карап, күргәзмәгә килгән кеше спорт бәйрәмен, әлеге вакыйганың олылыгын тояр, спортчыларның киеренкелеген, җиңү яулау турында ашкынган йөзләрен күреп, үзен Универсиада чараларының тамашачысы итеп хис итәр.