Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Россия көне котлы булсын!
9.06.2016

Россия көне котлы булсын!

Удмуртия Башлыгы Александр Соловьевның Россия көне һәм Шәһәр көне уңаеннан тәбрикләве

Хөрмәтле Удмуртия халкы!
1990 елның 12 июнендә илебезнең яңа тарихы башланды. Бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Чирек гасыр эчендә илебез бик зур социаль-сәяси, икътисади үзгәрешләр кичерде.
Удмуртия Республикасында да зур үзгәрешләр булды. Безнең республикабыз Россиянең башка регионнары кебек үк икътисади һәм рухи үсеш, кыю башлангычлар өчен мөмкинлек алды. Бүген Удмуртия күп күрсәткечләр буенча Идел буе федераль округында гына түгел, ә Россия буенча да алдынгылар сафында бара.
Илебездә икътисади киеренке шартлар булуына карамастан, безнең сәнәгать тә, агросәнәгать комплексы да үсеш юлында. Мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә һәм уку йортларында урыннар санын арттырып, шәһәр һәм авылларда яңа медицина, спорт объектларын төзеп, социаль тармакны ныгытып киләбез.
Удмуртия импорт алмаштыруга да лаеклы өлеш кертә. Әлеге максатка нигезләнгән проектлар саны буенча республикабыз Идел буе федераль округында икенче урында бара. Күптән түгел генә без төньяк башкалабызда — Санкт-Петербург­та узган Удмуртия атналыгы кысаларында җитештерү, инвестиция һәм мәдәни потенциалыбызны күрсәттек.
12 июньдә республикабыз тагын бер бәйрәм — Башкалабыз көнен билгеләп үтә. Әлеге ике вакыйга безгә илебез һәм туган шәһәребез язмышы белән бәйле булуыбызны, үткән заман белән бүгенге көн бәйләнешен тоемларга ярдәм итә, үсеп килүче буында тарихыбызга ихтирамлы караш тәрбияләргә этәргеч бирә.
Кадерле якташлар, барчагызны да ихлас күңелемнән бәйрәмнәр белән тәбриклим! Барыгызга да тыныч, имин, бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек, һәр эшегездә зур уңышлар телим.