Россия Федерациясе Конституциясе белән котлыйм!
Хөрмәтле Удмуртия Республикасы халкы!
Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан сезнең һәммәгезне дә бәйрәм белән тәбрик итәм. 1993 елның декабрендә Россия халкы демократия, гражданлык җәмгыяте, базар икътисады файдасына тавыш бирделәр. Дәүләт өчен мөһим булган документ җәмгыятебездә кискен үзгәрешләр чорында кабул ителде һәм илебезне таркалудан коткарды.
Россия Конституциясендә билгеләнгән югары максатларга ирешүгә безнең республика зур өлеш кертә. Удмуртия Россиянең тотрыклы төбәкләре рәтенә керә. Республикада дистәләгән милләт вәкилләре үзара дус һәм тату яши, һәркем гомумкешелек кыйммәтләрен, социаль-икътисади потенциалны үз хезмәте белән ныгытырга, кадерләп сакларга омтыла.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, республикабыз һәм бөтен илебез иминлеге өчен куйган хезмәтегездә уңышлар телим!
Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречалов.




