Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Рушана + Илдар
31.10.2012

Рушана + Илдар

Ижау шәһәрендә эшләп килүче “Иман” татар яшьләре берлеге турында газетабыз битләрендә язмаларны еш укырга була. Кемнәрдер аны мактыйлар, кемнәрдер хурлап язарга да сәбәп табалар. Ә бу оешмага йөрүче яшьләр үзләренең эшләгән эшләреннән ямь, яңа дус­лар табып, күңелле итеп яшәүләрен дәвам итәләр. Арабызда 4-5 ел дәвамында бу оешмага даими йөрүчеләр дә бар.

Мәсәлән, Рушана Чернова (хәзер исә Саттарова), катнаш гаиләдә үскән булуына да карамастан, “Иман” татар яшьләре берлеге барлыгы турында ишетү белән бирегә килә, монда яңа дуслар таба. Ул вакыт үткәрер, күңел ачар өчен генә йөрми, үзенең сәләтен, кыюлыгын эшкә җигеп, теләген чынга ашыра башлый: бер төркем кызларны җыеп, аларны биергә өйрәтә. Шулай итеп бию түгәрәгеннән “Сәйлән” ансамбле барлыкка килде.

Рушана УдДУда укып, югары белемле психолог булуга иреште. Ул өлгер кыз, кайда да җитешә, үз өстендә эшләргә дә, бию түгәрәген җитәкләргә дә, “Иман” татар яшьләре берлегенә йөреп, кичәләр оештырырга… Шулай бер кичә оештырганда, әлеге чарага Илдар Саттаров исемле егет тә килгән иде. Рушананы бер күрүдән бик ошатты ул. Шуннан бирле үзе дә яшьләр оешмасына йөри башлады.

Алар бик озак кына бер-берсен сынап, очрашып йөрделәр. Күрәсең, уй-фикерләре, холыклары да бер-берсенә туры килгән, алар бербөтен булу өчен яралган: күптән түгел кавыштылар. Бу пар борынгыдан килгән гадәт буенча көз аенда туй ясадылар. Илдар шәһәрдә үскән егет булса да, кечкенәдән әби-бабасы янына Салагышка кайтып йөргәнгәдер инде, атларны бик ярата. Сөйгән яры Рушананы алырга килгәндә дә, пар ат белән килде. “Халыклар дуслыгы йорты”ндагы ЗАГС янында җыелган кунакларны бу күренеш бик сокландырды. Әлеге матур вакыйганы “Иман”берлеге әгъзасы, һөнәри фотограф Влад Уразманов фотога төшерде. Туйда Казанда узган чараларда танышкан кайбер дусларыбыз, Тольятти яшьләр оешмасыннан да кунаклар бар иде. Казанлылар җыр-бию, шаян сүзләр белән әзерләнгән концерт программасын бүләк иттеләр. Алар арасында тамада Илнурның чыгышы туйны тагын да җанландырды.

Яшь парларны хөрмәт итеп без, “Иман”га йөрүче кызлар, ачык кызыл төсле озын күлмәкләрдән киендек.

Бу туй “Иман” оешмасында беренче генә түгел. Моңа кадәр дә кавышып, бүгенге көндә сабыйларын тәрбияләүче гаиләләр бар. Аларның барысына да тигез мәхәббәт, гаилә бәхете, мәрхәмәтле балалар үстерүләрен телибез. Алар үсеп җитеп, әти-әниләренә алмаш булып, “Иман”га килерләр дип ышанасы килә. Ә оешмабыз тагын күп яшьләрне үзенә җәлеп итеп, кызларны-егетләрне таныштырып, кавыштырып гөрләп эшләсен иде.

Зөлфия Әхмәтова, ИжДТУ студенты