Рәмис Латыйпов: «Яңарыш» – кызыклы газета”
Соңгы елларда газета-журналлар битләрендә, социаль челтәрләрдә, шул исәптән “Яңарыш”ыбызда да телебезнең бүгенгесе, киләчәге турында борчылуларын белдереп язалар, төрле фикерләр яңгырый. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки телебезне саклау — бүген татар халкының иң мөһим бурычларының берсе. Бу эшне башкаруда татар телендәге газеталар мөһим роль уйный. Татар матбугатының бүгенгесе һәм киләчәге нинди? Милли газеталарны нинди проблемалар борчый? 19-20 ноябрь көннәрендә Казанда “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырган семинарда әлеге сорауларга җавап эзләнелде. Семинарда Россиянең 14 төбәгендә татар телендә нәшер ителүче газеталарның баш мөхәррирләре, журналистлар, шул исәптән мин һәм “Күңелле кыңгырау”, “Безнең вакыт” телетапшыруларының авторы Фәнзилә Салихова катнаштык.
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләү сүзендә Россиядә халык санын алу алдыннан эшчәнлекне тагын да көчәйтергә, социаль челтәрләрдә активлашырга өндәде. Ул: “Коронавируска карамастан, эшне көчәйтү, яңа ысуллар эзләү, халык белән яңача эшләү, милләттәшләребезне үзебезгә тарту мөһим. Һәркем кирәк. Сан алу — зур эш”, — диде. “Без — бергә” проектын гамәлгә ашыруда катнашкан редакция җитәкчеләренә, шул исәптән “Яңарыш” газетасына да ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек билгеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән зур өлешләре һәм күп еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек итүләре өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Татмедиа” җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков “Без — бергә” кушымтасын чыгаручы редакцияләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алынган ноутбуклар бүләк итте. Ул социаль челтәрләрдә, бигрәк тә инстаграмда актив эшләргә чакырды. Редакцияләрне социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтү буенча онлайн-семинарлар оештырырга ышандырды.
“Татар-информ” агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлова социаль челтәрләрдә эшләү үзенчәлекләре белән таныштырды, киңәшләрен бирде. Шушы ук агентлыкның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов Татарстаннан читтә чыга торган газеталарга күзәтү ясады, аларда еш очрый торган кимчелекләрне санап китте. Ул “Яңарыш”ны уңай яктан телгә алып: “Миңа бу газета ошый. Кызыклы газета”, — дип бәяләде.
Төрле регионнардан килгән каләмдәшләрем белән аралашканда, төбәкләрдә милли матбугатның хәле мактанырлык түгел дигән фикер туды. Барыбызның да проблемасы уртак: татар телендә укый белүчеләр кимегән саен, газетаны яздырып алучылар саны да кими. Яшь буын социаль челтәрләрдә утыра, аларга газета кызыклы түгел. Шушындый шартларда матбугатны ничек сакларга? Сүз күбрәк шул хакта барды. Мин үзебезнең «Яңарыш» газетасы белән горурланып утырдым. Башка газеталардан ул үзенең эчтәлеге, бизәлеше, битләренең күплеге, тиражы, нәшер ителүенең ешлыгы белән дә, тулысынча татар телендә чыгуы белән дә аерылып тора. Бу – безнең, Удмуртия татарларының, иң зур байлыгыбыз. Ул гына да түгел, безнең газета — Удмуртиядә яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче, әйдәп баручы паровоз ул. Аннан башка Удмуртия татарларының милли тормышын күз алдына китереп булмый. «Яңарыш»ыбызның кадерен белик, тиражын саклыйк, хөрмәтле милләттәшләр! Тормышларыгыз мул булсын, авыруга бирешмәгез.
Рәмзия Габбасова.




