Рәнҗемә һәм рәнҗетмә

Мин-минлек белән авырма
Еш кына кеше үзенең көч-куәтен, мал-мөлкәтен күреп, Раббысына шөкер итәсе урында масая, үзен башкалардан өстен күрә башлый. Үз өстенлекләре белән үз эчендә куанып яшәсә бер хәл, ләкин ул өстенлекне башкалар да күрергә тиешләр дип саный. Арада аны танымаучылар булса, анысына көч белән танытырга тырыша. Менә шунда бер-береңне кимсетү, рәнҗетү, җәберләү кебек гаделсезлек күренешләре килеп чыга да инде.
Мин-минлек белән авырган кеше үзе өчен тормыш кыйммәтләрен билгели торган үлчәүне үзе ясый. Пәйгамбәребез: “Ахырзаман алдыннан үлчәүләрнең асты-өскә килер”, — диде. Ул үлчәү дә ак кара булып, явызлык- изгелек, ялган хаклык булып күренергә дә мөмкин. Мин-минлек белән агуланган кешенең башында бер кайгы — тормышның һәр мизгеленнән нәрсәнедер алу, эләктерү, эчендәге “мин”ен канәгатьләндерү. Әлбәттә, андый кеше үз кайгысыннан башка кайгыны күрми, аны үз мәнфәгатеннән башка кешенең мәнфәгате борчымый.
Мин-минлек белән авыручы кеше хаталанса да, хатасын танымый. Кылган явызлыгын мең изгелек чаршавы артына яшерә. Миненә ничек файдалы — шулай эшли, шунысы дөрес дип яши.
Изгелегең үзеңә, явызлыгың үз башыңа…
Гади күз белән караганда, явызлык кылучының зыяны башкаларга тисә дә, тирәнрәк төшеп баксаң, ахыр чиктә ул явызлыкның кешенең үзенә кайтуын күрергә була. “Һәркемнең изгелеге үзенә, явызлыгы үз башына кайта”, — диелә Коръәндә. Шуңа күрә, башка берәүнең хакына керер алдыннан кеше үзенә: “Мин бу явызлыкны үземә, үз балаларыма кылыр идемме?” – дигән сорау куярга тиеш. Чөнки галәм Хуҗасы куйган канун белән ул явызлык кешенең үзенә һәм аның якыннарына кайтачак. Бу иртә белән офыктан кояшның күтәрелүе кебек ачык һәм үзгәрүсез канун. Үзен кызганмаган, якыннарын кызганса иде.
Җәберләнгән, нахакка кимсетелгән күңелдә куркыныч бер хис туа — рәнҗеш. Әгәр йөрәктә кимсетүчегә карата нәфрәт хисләре туса, бу рәнҗеш дип атала. Әгәр хисләрен тыя алмыйча кеше рәнҗетүчегә яман теләк теләсә, аның өчен яман дога кылса, монысы тагын да куркыныч – каргыш дип атала. Рәнҗеш белән каргышның аермасы шунда.
Бер кеше икенче берәүне җәберләп, үз өстенә аның рәнҗешен алса, Аллаһының әмере белән ул рәнҗеш төшми калмый. Еш кына кеше тормышта бәлагә юлыга һәм: “Нишләп мине Аллаһ җәберли соң”, — дип, Раббысына тел-теш тидерә. Аллаһ берәүне дә җәберләми, кеше үз-үзенә золымлык кыла. Аллаһ “Юныс” сүрәсендә әйтә: “Аллаһ кешеләргә бер бөртек гаделсезлек тә кылмый, бәлки кешеләр үз-үзләренә золымлык кылалар”(44).
Әгәр кемгәдер бәла-каза килсә, гаепне Аллаһыдан эзләргә яратабыз. Чүпне үз күзеңнән эзләү бик авыр шул. Бәлки кайчандыр, кайдадыр кулдан төшкән чүп үләне җиргә кереп калгандыр, менә хәзер ул килеп чыккандыр. Еш кына без үзебезнең кылган эшләребез, уйламый әйткән сүзләребез белән башкаларны рәнҗетергә мөмкинбез. Явызлык кылган явызлыгын тиз оныта, әмма Аллаһ онытмый.
Рәнҗеш ияреп кайта
Дөнья тормышына алданып, кеше башкаларның хакларына керә. Базарда азык-төлек сатучы үлчәвен “җайлый”, машина сатучы кич буе спидометрны кирегә бөтерә, бухгалтерлар кәгазьләрне арлы-бирле китерә. Ысуллары төрле, әмма максатлары бер: бөтенесенең дә үз ризыкларын җайлы гына арттырасы килә. Көче азрак булганнары алдап, көчлерәкләре талап ашый. Әмма күпләр хәрәм мал белән бергә өйгә, гаиләгә хәсрәт дигән нәрсәнең дә ияреп кайтканын аңлый алмыйлар. “Хатыным, балам”, — дип, бүген күпме гаилә башлыклары, башкаларның өлешләренә кереп, үз өсләренә рәнҗеш җыялар. Андый мал белән өйгә рәнҗеш-хәсрәт ияреп кайта. Бервакыт мәчеткә бер ата килде һәм эпилепсиядән иза чигүче кызы турында: “Егылып, идәндә калтыранып ята, бернәрсә эшли алмыйм бит”, — дип ачынып-ачынып сөйләде. Кесәсе дә калын, дуслары да күп, бөтенесен бирер иде, ләкин иң кадерле затына ярдәм итә алмый. Аңа ипләп кенә: “Бу хәсрәтегез гаиләгезгә берәр нәрсәгә ияреп кайтмый микән? Әйдә, уйлап карыйк әле”, — дидем. Ата бераз уйга калды һәм: “Бу афәт минем эшем белән бәйледер. Мин бит ярты шәһәр кибетләрен аракы белән тәэмин итеп торам”, — дип, җавапны үзе әйтте.
Ул гаиләнең бәласе нәрсә булып беткәндер, белмим, ләкин кеше рәнҗеше гаиләләрне тарата, сәүдәләрне җимерә, тормышларны юк итә…
Йосыф Дәүләтшин, Түбән Кама шәһәре.



