Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Рәсми хәбәрләр №25 (1011)
22.06.2012

Рәсми хәбәрләр №25 (1011)

«Гербер»га рәхим итегез

23 июньдә «Лудорвай» архитектура-этнография музей-тыюлыгы базасында «Гербер» бәйрәме узачак. Бәйрәмгә удмуртлар күпләп яши торган төбәкләрдән — Башкортостан, Татарстан, Мари Иле республикаларыннан, Киров һәм Свердловск өлкәләреннән, Пермь краеннан кунаклар килүе көтелә. Барлыгы һәрберсе 20 кешелек 50 делегация булыр дип планлаштырыла. Бу көнне Рус драма театры белән бәйрәм мәйданы арасында автобуслар йөреп торачак.

Завьялово спортчыларны көтә

4-7 июль көннәрендә Завьялово авылында 21нче республика җәйге авыл спорт уеннары узачак. Әлеге уеннарга әзерлек йөзеннән Завьяловода синтетик өслек белән түшәлгән футбол кыры, йөгерү юллары, административ бина, 500 урынлык трибунасы булган стадион төзелә.

Финал ярышларында 25 районнан 1450 кеше катнашачак. 17 спорт төре буенча уздырылган ярышларда 127 комплект медаль өчен көрәш барачак. Удмуртия Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте һәм районнарның муниципаль берәмлекләр башлыклары командалары гадәттәгечә футбол һәм волейбол уеннары буенча дусларча очрашу уздырачаклар.

Әй, бәяләр, бәяләр…

Удмуртия Республикасы сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгы мәгълүматлары буенча, агымдагы елның гыйнвар ае белән чагыштырганда, май аенда ак ипи бәясе — 1,6, ак май — 3, көнбагыш мае — 3,3, каймак — 3,4, тары ярмасы — 5,4, дөге — 6, йомырка — 8,3, карабодай 16,9 процентка очсызланган. Эремчек, сөт, токмач бәяләре үзгәрмәгән. Кәбестә, бәрәңге бәяләре — 20, кишер — 13, тоз — 12, шикәр комы — 11, тавык ите 6 процентка арткан. Кулланучылар кәрзиненә кергән азык-төлек бәяләре буенча Удмуртия Россиядә 73нче урында, ә Идел буе федераль округы регионнары арасында 10нчы урында (1 урын иң югары бәя).

Сулыкларда сак булыгыз!

2011 елда Удмуртия су объектларында 120 фаҗига булган. Нәтиҗәдә 101 кеше фани дөньядан бакыйлыкка күчкән, 30 кеше коткарылган. Агымдагы елда 2 кеше үлгән, 2 кеше коткарылган.

Ел саен республикада 24 пляж ачыла. Бүгенге көндә Завьялово, Воткинск, Сарапул районнарында су буйларында ял итү шартлары канәгатьләнерлек түгел.

 

УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде