Рәсми хәбәрләр №34 (1020)
Уңыш җыю дәвам итә
Удмуртия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча кышка мал азыгы әзерләү һәм уңыш җыю эше дәвам итә. Бүгенге көнгә 466 мең тонна сенаж әзерләнеп, план үтәлгән. 194 мең тонна печән (планның 80%ы), 1млн. 52 мең тонна силос (планның 65%ы) хәстәрләнгән. Республика буенча шартлы рәвештә бер баш терлеккә 17,1 центнер азык туры килә. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 3,3 центнерга кимрәк. Глазов, Юкамен, Дебес, Игра, Шаркан, Сарапул районнарында бер баш терлеккә әзерләнгән азык күләме уртача 20 центнер туры килә.
Бөртеклеләр һәм кузаклылар 265 мең гектар җирдән (барлык мәйданның 67 проценты) җыеп алынган. Уңыш бер гектарга уртача 16 центнер туры килә. Вавож һәм Можга районнарында уңыш барлык мәйданның 90%ыннан алынса, Яр районында бу сан 42 % кына тәшкил итә.
Хезмәт базарында хәлләр яхшыра
Удмуртия Республикасы мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә эш эзләүче 10 000 кеше теркәлгән. Бу, ел башындагы белән чагыштырганда, 4100 кешегә кимрәк. Ел дәвамында мәшгульлек үзәге ярдәме белән 3400 кеше һөнәри белем алган, 1900 кеше һөнәр үзләштереп, яңа эш урыннарында эшли башлаган. Максатчан программа нигезендә 58 инвалид, 16 күп балалы ата-ана, инвалид бала тәрбияләүче 1 ата эшкә урнаштырылган.
Россия флагы көне
22 август – Россия флагы көне. Россия Федерациясе байрагы – аның рәсми символы. Турыпочмаклы тукыма ак, зәңгәр һәм кызыл төсле 3 горизонталь полосага бүленгән. Бу төсләр төрле символик мәгънәгә ия. Мәсәлән, ак төс – күркәмлек, эчкерсезлек, зәңгәр төс – зирәклек, тугрылык, кызыл төс – батырлык, киң күңеллелек һәм мәхәббәт төсе дип аңлатыла.
Бу көнне М.Горький исемендәге Җәйге бакчада балалар өчен “Мин Россияне яратам” дигән темага асфальтта рәсем ясау бәйгесе уздырылды, һәркемгә триколор-тасмалар өләшенде. Әлеге чара яшь буында патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан уздырыла.
Россиянең иң зур флагы 2011 елда Чечня Республикасының Ойсхара һәм Центора авыллары арасындагы 300 метр биеклектәге тауда күтәрелә. Ул флаг тукымасының мәйданы 150 квадрат метр, 8 флагшток биеклеге 70 метр була.
УР Президенты һәм Хөкүмәте
хакимияте яңалыкларына
нигезләнеп әзерләнде



