Рәхмәт, Габдулла абый!
“Яңарыш”ның быелгы беренче санында “Ижау – иҗат мәйданы” битендә танылган язучы Габдулла ага Галиев турындагы “Иң зур нәрсә – тәүфыйк кирәк әле…” дигән язманы һәм авторның шигырьләрен укыдым да кулыма каләм алдым. Моннан кырык елга якын элек булган бер вакыйга исемә төшеп, уйланырга мәҗбүр итте. Кыланышым-кылмышым һәм шөгылем белән тәүфыйк кагыйдәләреннән чыкмасам да, бүген якты дөньяда яшәвем, матур гаиләмдә балалар үстерүем, югары белем алып, яраткан хезмәтемне башкаруым өчен Габдулла абыйга рәхмәтемне җиткерә алмаганмын икән бит. Юк, күп еллар узгач, тәүфыйклы булып кыланудан кулыма каләм алуым түгел. Бер уйлап карасаң, бу якты дөньяда бүген булмавым да бик мөмкин иде бит. Уйлыйм да йөрәгем жу итеп китә, бу вакыйга төшемә керә. Кара тиргә батып куркып уянганым да бар.
1974 елның җәе. Халык җанып-пешеп печән әзерләгән вакыт. Җәйгә чыгу белән, без, игезәкләр, 13 яшьлек Илдус һәм Шамил, Ижаудан Кырынды авылында яшәүче урманчы Габдулла абыйга җәйге каникулга кайттык. Көн аяз, матур. Иртән тору белән, чәй-шикәр, күмәчләребезне төенчеккә төйнәп, тырмаларыбызны җилкәбезгә салып, ашыга-ашыга Габдулла абыйның печәнлегенә юл тоттык. Болынга барып җитеп, печән әйләндергән арада, Габдулла абый безнең белән шаярып сөйләште, көлдерде. Чын ихлас белән башыннан узган хәлләр турында сөйләде. Ул, битебездән аккан тирне күреп, безгә елмайды да:
— Ягез, егетләр, чәй канатып җибәрегез әле. Шамил, син коры-сары утын алып кил. Ә син, Илдус, урман кырыеннан берәр уч җиләк җый, каен җиләкле чәй эчик әле, — диде. Үзе чабылмыйча калган әрекмәннәр янында учак ягар өчен урын әзерли башлады. Мин агачлар ышыгында кызарып пешкән эре-эре каен җиләкләрен тиз-тиз генә җыя башладым. Карт карама ышыгындагы кызарып пешкән җиләккә үрелүем булды, бер метр чамасы озынлыктагы кара елан, әллә нинди ыслаган тавыш чыгарып, минем кулыма үзенең агулы алгы тешләрен батырды. Көчле авыртудан сискәнеп, кычкырып җибәрдем. Йөрәгем еш-еш тибә башлады. Шуннан соң, мин, бичара, елый-сыкрап Габдулла абый янына йөгердем.
Габдулла абый да куркып, каушап калды. Бераздан ушына килде, кулымның елан чаккан урыннан өстәнрәк күмәч төргән яулык белән кысып бәйләде. Икенче кулымнан тотты һәм без авылга таба йөгердек.
Сизәм, кулым сулкыл дап сызлый, ут белән кыздырган кебек яна башлады. Авылга якынлашкан саен хәлем дә бетә бара. Кырынды фельдшерлык пункты бинасы ишегендәге йозакны күргәч, Габдулла абый да коелып төште. Күп тә узмады, авылның фельдшерлык пункты мөдире, абыемның адашы Габдулла абый Галиев килеп җитте. Аның да печәнгә барган чагы булдымы, кесәсендә ачкычлары юк иде. Габдулла абый ике дә уйлап тормыйча: “Адаш, әйдә, ишекне каерып булса да керик”, — дип, абыйга әмер бирде. Керүгә табибның шкафтан ниндидер дару алып кулыма сөрткәнен, шешкән кулымны кысып бәйләгәнен хәтерлим, ә менә хастаханәгә ничек алып барганын хәтерләмим.
Абыем сөйләвенчә, Габдулла абый Галиев мине Вольный труд хастаханәсенә алып барган. Елан агуына каршы дару булмагач, Әгерҗе хастаханәсенә алып киткән һәм елан агуына каршы дару бирүләрен таләп иткән.
Күптән, бик күптән булган вакыйга булса да, рәхмәт әйтергә бер вакытта да соң түгел дип уйлыйм. Габдулла абый, шәфкать-мәрхәмәтлелегең, шул вакытта явыз үлем тырнагыннан мине алып калганың өчен, самими эчкерсезлек белән әйтелгән рәхмәтемне кабул итеп ал. Ходай сиңа саулык-сәламәтлек, бәхетле, озын гомер насыйп итсен. Иҗади уңышлар телим!
Илдус Садыйков, Ижау шәһәре



