Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Ижау — иҗат мәйданы - Рәхмәт, әтием!..
18.02.2012

Рәхмәт, әтием!..

Кеше! Мин моны синең өчен язам, син ялгышма, минем фаҗигамне кабатлый күрмә, дип язам. Шуңа күрә, әгәр ул синең кулыңа килеп эләксә, зинһар, атып бәрергә ашыкма, укып чык. Бу аклану өчен язылмады, мин беркемнән дә гафу сорамыйм, минем моңа бернинди хакым да юк. Кичерергә теләүче табылса да, мин ул кешегә нәфрәтләнер генә идем. Әйе, бу кыланып, хәйләкәрләнеп әйтелгән сүз түгел. Ник дисәң, мин үз-үземне күрә алмыйм, ә андый кеше гафу ителергә тиеш түгел. Ничек башларга соң?

 

…Өйгә кайтып керсәм, арба һаман төялмәгән. Малайны җилтерәтеп алып чыгыйм дип керсәм, әнисе өйдә үзе генә.

— Нишләп саламны төятмәдең? – дидем аңа ачу белән карап.

— Төяр әле, ут капмагандыр ла…

— Менә аңлашылды, син төямәскә кушкансың аңа.

Ишекне шартлатып ябып чыгып киттем. Каршыма иңбашына яшь талчыбыгы күтәргән Сәгадәт килә. Мин аны җиңеннән тоттым да арба янына алып килдем.

— Ник төямәдең? – дидем, ярсуымны көчкә тыеп.

Аның мине беренче мәртәбә шушындый хәлдә күрүе булгандыр. Йөзендәге елмаюы качты, бер сүз дә әйтә алмады. «Без… малайлар белән…» дип нидер әйтмәкче иде, мин аны кинәт этеп җибәрдем, әллә таллары авыр иде, ул тигезлеген саклый алмады, ничектер борылып китте дә сырты белән арбаны тракторга тага торган кырлы тимергә барып төште, башыннан бүреге очты, талчыбыклары чәчелеп китте… Мин Сәгадәтнең сынсыз булып катуын күрдем: аның иреннәре, күзләре елау билгеләре чыгарып киерелгәннәр, газаплы җыерылганнар, әмма бернинди елау тавышы да ишетелми… Йә, нишләдем мин, нишләдем? Бер мизгел дуамаллык… шул мизгелдә үк ачу юкка чыкты, бөтен барлыгымны үкенү, улымны кызгану биләп алды, тик терсәкне тешләп булмый иде инде. Саклык белән генә Сәгадәтне аягына бастырдым, карын кагып, бүреген башына кигердем.

— Әз генә эткәнгә дә егет кеше шулай егылып тормый инде, — дип сөйләндем мин үземне аның каршында аклау өчен.

Ул тавышсыз гына елады, бер кулы белән арбага таянып, икенчесен аркасына куеп басып торды. Аның арбага таянган кулы нәкъ минем йөрәк өстендә иде, мин аның бармакларының авыртудан калтырануын йөрәк мускулларым белән тойдым. Нәрсә булды соң миңа? Бу минем газиз балама беренче һәм соңгы мәртәбә кул күтәрүем икәнен аңладым мин. Ләкин ни өчен нәкъ менә хәзер? Ник элегрәк яисә соңрак түгел? Ник менә шушы мизгелдә булды бу? Мин аны рәхимсез рәвештә этеп җибәрдем? Минем күкрәгемне коточкыч үкенү уты яндырды, тик соң иде инде.

— Сиңа да мине ачуландырмаска, төяп куярга кирәк иде, улым. Арбаны бит бүген алып чыгалар.

— Безне иртәгә мәктәптә Касыйм абый каз оясы үрергә өйрәтә. Малайлар талчыбык алып кайтыйк дип керделәр дә…

Ул ничектер янтаебрак атлап барып, сәнәккә тотынды.

— Китер, улым, хәзер үзем төйим инде, бар син өйгә кереп аша, җылын.

Ул, минем сүзләремә буйсынып, сәнәген бирде, унбиш минутта төяп бетердем дә эшкә киттем. Мин кич кайтканда, арба алып чыгылмаган иде. Җыелмаган килеш чәчелеп яткан талчыбыкларын күргәч, йөрәгем жу итеп куйды. Мөгаен авырып киткәндер, дигән уй бәгыремне яндырып алды. Бәхетемә, ул дәрес әзерләп утыра иде.

Сәгадәткә сугуым өчен эчемнән бик озак үз-үземне ашап йөрсәм дә, ул миңа үпкәләвен, рәнҗүен сиздермәде, элеккечә әти дип өзелеп торды, бу күңелсез хәл акрынлап шулай онытылды.

Ел ярым вакыт үтте.

Без өчәүләп бәрәңге алабыз. Мин казыйм, әнисе белән Сәгадәт чүпли. Сәгадәт бераз эшли дә, арыдым дип, бәрәңге сабагына бара да утыра, бара да утыра. Башта без моны хәзерге бала-чаганың барысына да хас булган ялкаулык дип уйладык. Ләкин кичкә таба ул бөтенләй эшли алмас булды. Кертеп якырдык, йөзләре дә сары иде, ашыйсым да килми, бер җирем дә авыртмый, диде. Мин өйдә юк идем, укудан кайткан да: «Хәлем юк», — дип караватына яткан. Юньләп ашамаган да. Сишәмбе көнне берни дә сизмәдек. Бер-ике көннән ул: «Хәлем бетте», — дип тагын ятты. Без аны медпунктка алып бардык: «Температурасы юк, һәммәсе дә нормаль, — диде медсестра. – Бу атнаны укып бетерсен, һавада күбрәк йөрсен, телевизор каршында күп утырмасын, әгәр һаман да шулай булса, больницага алып барырга туры килер», — диде. Сәгадәт үзе, бер җирем дә авыртмый, хәлем генә юк, диде, ашавы кимеде, сирәк-мирәк башы авырткалады. Саф һавада йөрүләрнең дә нәтиҗәсе булмагач, мин аны район больницасына алып киттем. Кан анализларын карагач, врач аптырап баш чайкады һәм больницага салды. Бер атнадан безгә Сәгадәтне тикшерү өчен онкология диспансерына алып китәргә куштылар. Икенче көнне үк аның белән Казанга очтык.

Ул диспансерда йөрергә Ходай күрсәтмәсен. Андагы чират, андагы йөзләреннән яшәү нуры, өмет качкан авырулар… Мескенкәемне әллә нинди аппаратлар белән кат-кат тикшерделәр, ренген рәсемнәре, кан анализлары алдылар, әллә ничә мәртәбә көпшә йоттырдылар, һәрберсенә кимендә ярты көн чират торырга кирәк.

Яман шешләр диспансерына килүебезне белсә дә, беренче, икенче көннәрдә Сәгадәт үзен нык тотты, борчылуын артык сиздермәде. Өченче көнне бала сынды, шунда мин аның ихтыяр көчен җыеп, түзеп кенә йөргәнлеген аңладым. Бер генә сүз дә, кечкенә хәрәкәт тә Сәгадәтнең игътибарыннан читтә калмады, ул җикерүгә, алдауга охшаш тавыш белән сөйләшә башлады, туктаусыз миңа каршы әйтте. Фәлән кабинетка керик, дисәм, ник, тагын ни тикшерәләр, дип төпченде, ярсыды, үз-үзен куяр урын тапмады. Минем дә эчем ут, тик миңа ничек тә тыныч булып күренергә кирәк иде. Тикшерерләр, диагноз куярлар, дарулар бирерләр дә кайтып китәрбез, дип аны юатсам да, ниндидер коточкыч сизенү минем җелегемне суырды, зиһенемне алды. Сәгадәтнең барлык көйсезләнүләренә түздем, аның һәрбер теләген үтәдем. Ниһаять, профессор мине үз бүлмәсенә чакырды. Аның белән сөйләшүне мин җан биргәндә дә онытмам. Профессор ап-ак чәчле, ак халаттан иде. Түшәмнәр, стеналар да ап-ак.

— Сезнең улыгыз бик җитди авыруга дучар булган, диде ул авыр сулап.

— Нинди авыру?

— Сездән яшерүнең файдасы юк. Яман шешнең дә иң хәтәре.

Минем башым әйләнеп китте, ап-ак бүлмә кап-караңгы булды. Минем малаемда яман шеш. Моның булуы мөмкин түгел.

— Булмас, ялгышасыздыр… — Мин тагын ниләр әйткәнмендер, хәтерләмим.

— Кызганыч ки, диагноз дөрес. Аны сезнең врачлар да шулай дип куйган…

Мин учым белән күзләремне каплап, хәрәкәтсез калдым. Сүз әйтерлек хәлем юк иде. Күздән яшь тә чыкмады, башымны иеп, шул хәлдә тынсыз-өнсез утырдым. Рәхмәт, профессор түзде, дәшмәде. Шактый вакыт узгач кына, мин аның йомшак кына дәшүенә башымны күтәрдем.

— Сез ир кеше булыгыз. Яшь организмның авыруны җиңү ихтималы да бар бит. Кичекмәстән дәвалый башларга кирәк. Бүген бер урын бушый, төштән соң салырбыз.

Профессор, бераз уйланып торгач, минем күзләремә туп-туры карап:

— Малаегызның биектән егылганы юк идеме? – дип сорады.

— Юк, хәтерләмим, — дидем мин.

— Ул үзе дә шулай ди. Бала кешенең оныту ихтималы да бар. Яман шеш барлыкка килүенә нәрсәгәдәр бәрелү сәбәп булган. Ләкин ул бәләкәй чакта бәрелмәгән, ике-өч ел элек кенә.

Минем күземнән утлар чәчелде. Теге чакны Сәгадәтне төртеп егуым келт итеп хәтеремә төште һәм мин, шуны яшерергә теләгәндәй, профессорга ашыга-кабалана:

— Бәлкем бәрелүдән түгелдер? – дидем.

Ул акрын гына башын чайкады.

— Минем тәҗрибәмә ышаныгыз. Авыруның  барлык симптомнары шуны раслый. Хәер, бусы да безгә, медикларга гына кирәк…

Мин ни тере, ни үле түгел идем. Аягүрә басуга, исерек кеше шикелле чайкалып киттем.

— Ашыкмагыз әле, — диде профессор. Ул стакан төбенә салып дару эчерде. – Хәзер бер-ике генә минут утырып торыгыз. Сез аның каршында үзегезне тыныч һәм нык тотарга тиешсез.

Бераздан мин тынычландым, профессор белән бергә чыккач, ул Сәгадәтнең башыннан сыйпады.

— Әз генә дәваланып алмый булмас, үскән егет, — диде ул елмаеп. – Сезнең анда бездәге шартлар юк бит. Биредә ятарга туры килер.

Профессор бер кулы белән аның аркасыннан, икенчесе белән минем иңбашымнан кагып кереп китте. Аның сүзләрен ишетүгә, Сәгадәтнең күзләре куркудан зур булып ачылдылар. Ул:

— Кайтыйк, минем бер җирем дә авыртмый, авылны сагындым, — диде дә күн диванга барып утырды һәм үксергә кереште, ике кулын йодрыклап күз яшьләрен сөртте.

Мин аны кочаклап юаттым. Чырайларында яшәү нуры сүнгән кешеләр безгә төбәлделәр, кайсыберсе, авыр сулап, башын читкә борды.

— Әйдә, иң элек ашап алыйк әле, улым, — дидем мин.

— Юк, юк, ашыйсым да, эчәсем дә килми, кайтыйк, кайтыйк, — диде ул такмаклап.

Аның уколдан коты алынганын белгәнгә күрә, миңа дәшмәүдән башка чара калмады. Нинди генә сүзләр әйтсәң дә, хәзер кинәт кенә аны җиңеп булмаячак иде. Сәгадәт шактый озак елады, аның һәрбер тамчы күз яше, һәр үксүе, һәр сүзе минем йөрәгемә кара кан булып урнашты, бәгыремне телгәләде, аннары аны көч-хәл белән ашханәгә алып кердем. Тик ул ашны бер генә кабып карады, гуляшның бәрәңгесен генә тырмаштырды, хәтта компотын да эчеп бетерә алмады.

— Кайтып китсәк, кабат киләсе була бит, улым, — дидем мин җайлап кына. – Никадәр тизрәк дәвалый башласак, шулкадәр әйбәтрәк, ди әнә профессор.

Сәгадәт акрын гына тагын еларга кереште дә кинәт күзләрен минем күзләремә туп-туры төбәп:

— Нинди авыру соң миндә? – дип илерде.

Мин шунда аның больницага ятасы килмәгәненнән генә киреләнгәндер, дигән уемның ялгыш икәнлегенә төшендем. Ул һәммәсен дә уйлый, аның күңелен әлеге коточкыч сорау туктаусыз көйдереп тора икән.

— Артык борчылырлык нәрсә юк, улым. Каның бераз бозылган…

— Борчылырлык булмагач, ник соң район больницасына гына җибәрмиләр?

— Бездә тиешле дарулар да, әзерлекле врачлар да юк, — дидем мин аның әзме-күпме бирешә башлавын сизеп.

Чирдән, әлбәттә, аның тереләсе килә, энесе Рөстәм белән, иптәшләре белән чытыр чабып уйныйсы-шаярасы килә, якты дөньяда куанып яшисе килә. Әгәр дәваланмаса, ни буласын да ул бик нык аңлый иде… Үзенә килгән бәлане тере җан ничек сизмәсен.

— Хәзер үк кереп ятсаң, белкем, көзге каникул бетүгә кайтып та җитәрсең, — дидем мин.

Ул дәшмәде, уйга батты. Аның кыяфәтеннән мин куркып киттем, аны танымадым. Күзләре шулкадәр уйчан, сагышлы иде, ирен читләре аска таба җыерылган, йөзе таштай хәрәкәтсез калган. Әйтерсең, ул бу дөньядан аерылган, инде теге дөньяга күчкән, андагы хәлләргә карап гаҗәпләнеп калган иде. Минем сөйләгән сүзләрем, әлбәттә, аның аңына барып җиттеләр, ул язмышына буйсынырга мәҗбүр булды. Сәгадәт кинәт:

— Ә син минем белән калырсыңмы соң? – дип сорап куйды.

— Рөхсәт итмәсләр шул, син бит инде зур егет.

Сәгадәт бер сүз дә дәшмәде. Шулай итеп, өс-башын алыштырганнан соң, аны палатага алып кереп киттеләр.

Мин аның артыннан:

— Хәзер кибетләрдән кирәк-яраклар алып киләм, — дип калдым.

Иң элек базарга киттем. Сатуда булган җиләк-җимешнең һәммәсен дә әз-әзләп ала торгач, чүпрәк букчам шыплап тулды. Сабын-сөлге, теш чистарту кирәк-яраклары, тарак, кулъяулык кебек нәрсәләр юнәттем, унлап китап сатып алдым да кабат больницага бардым. Сәгадәт чәп-чәп басып минем каршыма чыкты.

— Ничәнче палатага салдылар? – дип сорадым.

— Тугызынчыга, — ди.

— Ничә кеше ятасыз соң?

— Биш абый, бер минем кебек малай.

— Иптәшкә әйбет булган алайса.

— Аңа операция ясаганнар әле…

Бераз тагын вак-төяк сөйләшеп тордык.

— Ярый, улым, дәвалан. Без хәлеңне белешергә килеп чыгарбыз әле, — дидем мин аның кулын кысып.

Шулчак аның кулы дерелдәп китте, ул күз яшьләренә буылып, мине муенымнан кочаклап алды. Мин аның ябык аркасын сыпырдым, икебез дә мышык-мышык еладык.

— Әтием… китмә, әтием… — диде ул бертуктаусыз.

Әйтерсең лә авыл һәм безнең белән бәйләүче соңгы тамыры өзелә, ул шуны сизә иде… Ул кинәт тынып калды, муенымны ычкындырды.

— Әниләр борчылмасын инде, — диде дә кызу-кызу палатасына китеп барды.

— Улым, букчаны оныттың бит, — дидем мин.

Ул әйләнеп килде, керфекләрен күтәрмәде, букчаны алды да кабат китте. Шактый ерагайгач, борылып карады, мин кул изәдем, ул җавап бирмәде, яшьле күзләре аша берни дә күрмәде, ахрысы…

Шул калудан ул кайта алмады. Кышка кердек, яңа еллар да үтеп китте, яз җитте. Әйтергә генә ансат. Без Мәрзия белән бу чорда егерме елга картайганбыздыр. Казанга ничә барып, ничә мәртәбә кайтмадык, барган саен йөрәкнең бер кисәге Сәгадәт янында өзелеп калды. Хәер, кем белә, бәлкем, аның да йөрәген телеп, үзебез белән алып кайтып киткәнбездер…

 

…Язгы кичнең соңгы бизәге булып йолдызлар калыкты. Тик алар боз кебек салкыннар, нишләптер сары төстә иделәр… Мин инде күптән җаны калмаган тәнемне сөйрәп өйгә таба атладым. Кайтып керсәм, Сәгадәт йоклап ята.

— Ничәдә йоклады? – дип сорадым Мәрзиядән.

— Әле күптән түгел генә.

Тавыш-тынсыз гына чәй эчтек. Безнең күптән юньләп сөйләшкән юк, бу сүзсезлеккә Фәридә сәбәпче иде. Мин аның белән араны шартлатып өзә алмадым, айга бер генә булса да очрашкалап тордык.

Сәгать төнге унберләрдә Сәгадәт уянды, иртәнгә кадәр ыңгырашып, сызланып чыкты. Без, аның һәрбер теләген үтәргә әзер булып, янында өзгәләнеп йөрдек, мендәрен, одеалын төзәттек, әле даруын, әле суын биреп карадык, әмма берсенең дә файдасы тимәде… Иртән мин аңгы-миңге хәлдә эшкә чыгып киттем. Мәрзия өйдә калды, аңа чираттагы ялын сорамыйча мөмкин түгел иде.

Шулай итеп, көн арты көн үтте, Сәгадәтнең хәле начарлана барды. Кайбер көннәрне, сызлаулары кимеп торганда, ул кәефле генә сөйләшеп ята. Андый чакларда без үзебезне чиксез бәхетле итеп тоябыз, күңелдә юләр өмет тә уяна. Юләр дими ни дим соң? Сәгадәтнең хәзер бөтен эче ташка әверелде, димәк, яман шеше үтергеч тамырлары белән аның организмын тулысынча чорнап, буып алган. Чәче дә әллә нишләде, чеметеп тартсаң, җиңел генә йолкына да чыга…

Кичә малларны җәйләүгә күчереп бетердек, «уф», дип җиңел суладык, мин бер көнгә ял сорадым. Агачларның төпләрен йомшартырга, черемә кертергә кирәк иде. Мәрзия вак-төяк йомышлары белән районга юл тотты. Кичә Сәгадәтнең классташлары хәл белешеп киткәннәр иде, бүген мәктәп директоры Зиннур Гарипович килде. Шактый вакыт сөйләшеп утырдык.

— Без сиңа җиденче-сигезенче классларны киләсе уку елында берьюлы төгәлләргә рөхсәт итәчәкбез, — диде Зиннур Гарипович. – Иптәшләрең белән бергә укырсың.

Бу хәбәргә Сәгадәт саран гына елмаеп куйды, директорга рәхмәт әйтте. Аны озатып кергәч, мин:

— Кысталмадыңмы, улым? – дип сорадым.

— Юк әле, — диде ул. Аннары әллә нинди кызганыч тавыш белән: — Рәхмәт инде, әти, күп борчыдым сине, — дип өстәде.

Мин аптырап киттем.

— Ни дигән сүз ул? Син бит минем улым, — дидем аны әрләгәндәй итеп.

Аның авызыннан тагын ике сүз чыкты:

— Кыен шул…

Шунда сүзебез өзелеп калды. Сәгадәтнең яшәүгә булган өметен сүндермәс өчен мин:

— Улым, терелгәч сиңа мотоцикл алып җибәрербез, — дидем.

Сәгадәт шатлануын сиздермәде, ничектер битараф кына әйтеп куйды:

— Мин аның белән бозауга печән алып кайтыр идем, әйеме?

— Район үзәгенә йөрерсең, урман аръягына ерак әбиләреңә кунакка барып кайтырсың, — дидем мин.

Аның моңа кадәр әллә сорау, әллә сынау белән караган күзләрендә очкыннар кабынып китте.

— Күчтәнәчләрен алып, матай белән барып төшсәң, әбиләр ничек сөенер иде.

Ул елмаеп куйды, ләкин күзләрендәге яктылык куе кара болыт каплагандай кинәт сүнеп юкка чыкты. Безнең сүзебез тагын өзелде, ул, күзләрен түшәмгә төбәгән хәлдә, хәрәкәтсез калды.

— Әти, — диде ул каяндыр бик ерактан дәшкәндәй әллә нинди ят тавыш белән, — үлүе куркынычмы икән ул?

Аның бу сүзләрен ишеткәч, аяк астымда җир убылып төшеп киткәндәй булды. Мин Казанда да, авылга кайткач та, аның башына үлем турындагы уй ялгышып та килә күрмәсен дип җан аттым. Һәр сүзем, һәр күз карашым, һәр хәрәкәтем, һәр сулышым шушы бер хафага буйсындырылды. Һәм менә котым очып курыккан шул нәрсә колак төбемдә аермачык булып яңгырады:

— Нинди үлем? Ни сөйлисең син?..

Минем ашыга-кабалана кычкырган бу сүзләремнең хәзер бернинди әһәмияте дә юк иде инде. Шуңа күрә дә Сәгадәтнең аларга керфеге дә селкенмәде. Сизелер-сизелмәс селкенгән иреннәре арасыннан коры яфрак кыштырдаган кебек кенә булып тавышы ишетелде:

— Ул чакта… ул чакта син минем яннан китмә, әти, яме? Мин берүзем куркам…

Аның бөтен барлыгын биләгән бу рәхимсез хакыйкатьнең авырлыгын һәм куркынычлыгын мин бик теләсем дә уртаклаша алмый идем шул.

— Күңелләрне юк-бар уйлар белән вәсвәсәләмә, — дидем мин, үз сүзләремә үзем ышанмыйча. – Барысы да әйбәт булыр, улым.

Сәгадәт башын бормыйча гына күзе белән миңа ялварулы караш ташлады.

— Син минем кулымны гына тотып торырсың. Берүзем нишләптер куркам…

Ул күзләрен йомды, сызланудан йөзе газаплы тартышты, тешләрен шыкырдатты, ләкин ыңгырашмады. Кабат керфекләрен ачканда, әрнү-сызланудан аның күзләре яшьләнгән иде. Сәгадәт карашы белән мине эзләп таба алды һәм өзек-өзек пышылдады:

— Әти… әтием… мин бит беләм… юк белән интектермә… үзеңне дә…

Мин кычкырып елап җибәрергә әзер идем. Ничә айлар буе мин Сәгадәт үз авыруын, үләсен белми, өмет белән яши, дип үз-үземне тынычландырдым. Йә Раббым!

— Мин дә сиңа җиңелрәк булсын дип кенә бит… Барысын да баштан ук белдем… Алып кайтуың өчен рәхмәт… Хәзер сезнең белән бергә булгач, курыкмыйм инде…

— Юк, юк, юк, — дип кычкырдым мин, еларга җитеп, әллә нинди кыргый тавыш белән.

Ул күзләрен чытырдатып йомды. Әйтерсең лә мин аның йөзенә шакшы нәрсә ыргыттым…

— Сиңа шулай тоела гына. Ялгышасың, улым.

Һәр сүзем саен мин аның йомылган күз кабакларының сискәнеп-калтыранып китүләрен күрдем. Минем бу ялган сүзләрем, килеп бәрелгән таш кисәкләредәй, улымны авырттыралар, күңелен рәнҗетәләр иде, ахрысы, ләкин нишлим соң, әйтегез, нишлим? Минем урынга үзегезне куеп карагыз, сез әйтә алыр идегезме дөресен? Бәлкем, миңа башыннан ахырына кадәр барысын да сөйләп биреп, гафу сорарга кушар идегез? Шуннан аңа җиңел булыр идеме? Тукта, бәлкем, ул чыннан да шуны көткәндер? Юк, ышанмыйм, моның булуы мөмкин түгел. Әгәр ул үзенең авыруына мине сәбәпче дип уйласа, моны ничек тә бер сиздерер иде. Әгәр ул сәбәпне белгән булса, аны кайгыртып йөрүләрем, хәленә керүләрем белән мин бәбекәемне рәнҗеткәнмендер генә бит. Әгәр шулай булса, бу коточкыч иде.

Гафу үтенергә минем барыбер телем әйләнмәде. Сәгадәт сүзләремне бәхилләшү дип кабул итәр, үлем сәгате сукканлыгын тәмам аңлар, ә болай әле берничә көнгә, бәлкем, атнага өметләнәдер, дип фараз кылдым мин…

Төнлә без аны тагын саклап чыктык, ул вакыт-вакыт йокымсыраган кебек хәлсезләнеп, сәер бөкләнеп, кырын ятты. Күкрәгенә алган һавасы иреннәреннән пыф-пыф итеп чыкты. Күрәсең, ул бу вакытларда аңсыз иде.

Иртәнге якта аның тын алуы авырайды, бөтен гәүдәсенә тир бәреп чыкты. Мәрзия медсестрага йөгерде. Ул китеп күпме үткәндер, Сәгадәтнең сызланудан йөгерешкән күзләре акрын гына миңа карап тукталып калдылар. Аның авырлык белән әйткән һәр сүзе минем бөтен барлыгымны тетрәтте.

— Елама, әтием, — диде ул.

Мин кабаланып битемне сөрттем. Елаганым-еламаганымны аермый да башлаган идем, ахрысы. Ул сүзен дәвам итте:

— Миңа барыбер бүтән юл юк иде инде…

Аның сүзләре башыма барып җитмәделәр. Мин аларның тышкы ыңгырашыннан коточкыч нәрсә сизендем, тик мәгънәсенә төшенә алмадым, дөресрәге, мин күздә тоткан ул мәгънәне аңларга теләмәдем. Сабый мондый тетрәндергеч сүзләрен әйтә алмый, моның булуы мөмкин түгел иде.

— Нинди юл, нинди юл?! – дидем мин өзгәләнеп һәм ничек сикереп торганымны сизми дә калдым.

— Үлем… үлем генә…

Юк, ул моны аңлап әйтми, бары саташып кына сөйләнә, дип ышандырмакчы булдым үземне дә, аны да.

— Улым, бернинди үлем юк, тынычлан, зинһар…

Ләкин ул тынычланмады да, туктамады да.

— Мин инде бау да әзерләп куйган идем. Теге бакчадагы өйнең диван астында… Мине бөтен мәктәп Җилбәзәк дип үртәде, әти…

Йә Аллам! Йә балам! Мин сине күптән үтергән булган икәнмен бит! Ничекләр түздең соң син? Хәзер инде гафу сорау да мөмкин түгел, бу кылану гына булыр иде…

— Безнең нәселне Керпе дип үртәгәннәр. Берәрсе шулай дип әйтсә, аңа бирергә дип кесәмдә биш сум акча йөрттем. Юк шул, һаман Җилбәзәк диделәр…

— Улым, минем анда күптән барганым юк бит, барысы да бетте, онытылды…

— Әйе шул… барысы да…

Сәгадәт күзләрен йомды, йөзенә тагын газаплы тартышу галәмәтләре чыкты, ул аскы иренен тешләде, тик ыңгырашмады. Мондый чакта ул сөйләшә дә алмый, аңа ярдәм дә итеп булмый. Мин шыбыр тиргә баткан идем, су эчәргә дип кузгалдым, әмма аның ачыргаланулы тавышын ишетеп, кире борылдым.

— Әти, әтием, — дип өзгәләнде ул.

— Кулымнан тот…

Җәймә өстендә яткан уң кулын сабыйкаем ипи калынлыгы да күтәрә алмады, ул, өзелгән яфрак төсле, кабат урынына ятты. Мин аны ике учыма алдым. Ул салкын һәм дымлы, җиңелчә генә калтырый иде.

— Әти, мин аннан куркам, үзем генә куркам. Син минем кулымны тотып торырсың әле, — диде ул еш-еш сулап.

— Курыкма, улым, беркем дә юк, — дидем мин, аны саташа дип уйлаганга салышып.

— Мин беләм беркем дә юклыгын, мин бит беләм. Әти… Әтием… Син минем кулны тот… Берүзем куркам… Ул минем янымда гына… Ул инде килеп җитте…

Сәгадәт, күзләрен елтыратып, бөтен өйне карап чыкты.

— Ярар, улым, менә бит тотам, мин синең белән янәшә, — дидем мин.

— Ычкындырма, әти… Куркам… Берүк тот кулымны…

Шәфкать туташы укол кадагач, ул йоклап китте һәм шул килеш кичкә кадәр тып-тын ятты. Кояш баеганда, күзләрен ачты. Туган-тумача, күрше-күлән җыелган иде. Ул бөтенебезне дә, ят кешеләрне карагандай, күзеннән үткәрде. Менә аның карашы янәшәсендә генә бысып торучы Рөстәмгә тукталды. Иреннәре елмаймакчы булды кебек, ләкин ул елмаймады, көчкә генә аңларлык итеп өч сүз пышылдады:

— Берүк Рөстәмгә сукма… гыз…

Аның  пышылдавы минем өчен бар дөньяга сөрән салып кычкырган шикелле ишетелде. Димәк, ул үлемнең сәбәпчесе мин икәнне башта ук аңлаган. «Әти, сукма», — димәде, әҗәл белән тартышып ятканда да миннән мең мәртәбә миһербанлырак булып калды, төртеп күрсәтмәс өчен, башкалар алдында миңа кыен ясамас өчен «сукмагыз» диде… Янып күмергә әйләнгән шакшы йөрәгем белән мин шуны аңладым. Хәзер инде миңа яшәргә кирәкми иде. Шулчак күкрәгемне нидер чәнечте, күз алдым карангыланып, башым әйләнеп китте. Мине кемдер килеп тотты, янымда йөгерешә башлаганнарын, укол кадаганнарын беләм, аннары берни дә хәтерләмим. Беркадәр вакытны кече якта дивана аңыма килдем, торып утырдым. Баш бераз әйләнә, бүтән авырткан җирем юк иде. Мәрзия биргән суны эчкәч, Сәгадәтнең хәлен сорадым.

— Шул көе, — диде ул.

«Ул исән» дигән шатлыклы уй күңелемне җылытып үтте. Миңа аның соңгы теләген үтәргә кирәк иде. Ул, мөгаен, тилмереп мине көтәдер. Ичмасам бусы өчен рәнҗеп китмәсен. Мин ашыгып түр якка чыктым. Ул баягыча чалкан ята, күзләре пыялаланган, керфеге дә селкенми. Йөземне аңа якын ук китердем дә уң кулын учыма алдым.

Кулы боз кебек иде.

— Улым, мин бу, әтиең, таныйсыңмы?

Аның күз алмасы бераз хәрәкәтләнгән кебек булды. Ярым ачык авызыннан:

— Рәхмәт, әтием… — дигән сүзләрен колагым аңа якын булганлыктан гына ишетә алдым. Учымдагы бармаклары сизелер-сизелмәс кенә селкенгән шикелле тоелды. Кулын тоткан өчен рәхмәтедер, дип уйладым мин.

Шул сүзләрне әйтте дә күзләрен йомды, тагын ачты, сулышы ешайды, күкрәге кабарды.

Сиксән тугыз яшьлек Шәмсениса карчык ясин чыгарга әзерләнде.

— Кулын җибәр, улым, — диде ул миңа.

— Юк, Шәмсениса әби, бу аның соңгы теләге, җибәрмим, — дидем мин кайнар күз яшьләремне йотып.

— Ярый алайса, хәере белән булсын, — диде Шәмсениса карчык.

Ясин укыгач, Сәгадәт озак тормады, тартылмады, киерелмәде, ике мәртәбә калтыранып сулыш алгач, ияк какты да күзләре ачылган хәлдә тынып калды.

Мин тышка чыгып йөгердем. Сөекле  улым, чуар сандугачым яңадан мәңге кайтмаска бу дөньядан очып китте.

Төнне ни рәвешле үткәргәнемне хәтерләмим. Иртүк зиратка юл тоттык. Көне буе чабулый торгач, аңгыраеп беттем. Сәгадәтне җирләшергә бөтен мәктәп, бөтен авыл җыелды. Зираттан кайткач, җаныма урын таба алмыйча бәргәләндем. Күрәсең, бу дөньяда миңа урын калмаган иде инде. Йокы вакыты җиткәч, Сәгадәткә дип салган теге бәләкәй өйгә чыктым, ут яндырдым. Өстәлдә минем каләм-кәгазьләр, калын кара дәфтәр тора. Керү белән диван астын карадым: өр-яңа сүс дилбегә шунда ята. Миңа алда әле бик күп еллар яшәү бирелгән булса да, ул гомер кирәкми иде инде. Минем тизрәк улымның җаны белән очрашасым килде. Аның янына ашыгуым бары тик бер нәрсәне – аны ничек яратканымны гына раслый ала, ә аның алдындагы гаебемне бер тамчы да юмаячак иде. Мин кул күтәргән ул дуамал бер мизгел үзенең фаҗигале нәтиҗәләре буенча дистәләрчә ел гомердән зуррак, авыррак иде.

Мин бер бит кәгазь алдым. Ни язарга? Башлаганда акланырга теләмим, дип башлаган идем дә, холык дигәнең үзгәрми икән. Тормыштан кешеләр күзе алдында әз генә булса да яхшырак булып китәсе килде. Моның өчен өч җөмлә җитә иде. Малаемны өзелеп яратканымны, аңардан башка яши алмаганымны әйтергә, Мәрзиядән гафу үтенергә. Тик мин бу өч җөмләне яза алмадым, хакыйкатьне тулысынча сөйләп бирергә карар кылдым. Һәм шулай эшләдем дә. Өч төн йокламыйча яздым. Тагын нәрсәләр язган булыр идем, белмим, дүртенче төнне таң атканда сандугач сайравын ишетеп туктап калдым. Ул нәкъ минем колак төбемдә кебек тоелды. Як-ягыма карандым, бернинди сандугач та юк, ә сайравы яңгырап тора. Мин моның тавышын да таныдым: ул минем газиз улымның тавышы иде. Нишләп өй эчендә булсын ул, бакчададыр. Чыктым, сайраганы ишетелә, үзе күренми.

— Сәгадәт, улым, кил минем яныма, — дидем мин, аның тавышы ишетелгән якка кулларымны сузып.

Ләкин сандугач килмәде, тагын да өздеребрәк сайрарга кереште. Кешедән берни дә калмый дип ялганлыйлар икән. Әнә бит чуар сандугач калды. Шулчак миңа коточкыч уй килде: бу сандугач бит Сәгадәт тавышы белән сайрый, аның урынын алырга йөри. Әгәр аны куып җибәрсәң, балакаем кайтачак. Шуннан соң кычкыра-кычкыра сандугачка таш атарга тотындым. Мәрзия коты алынып йөгереп чыкты.

— Нишлисең? – диде, минем кулымдагы ташларыма ябышып.

Мин аны селтәп җибәрдем.

— Күрмисеңмени, безнең улыбыз урынына сандугач килгән. Куып җибәрик аны. Бу сандугач булганда, Сәгадәтебез кайта алмый бит, — дип өзгәләндем мин.

— Юк бит, киткән инде ул сандугач, — диде Мәрзия, минем кулдан соңгы ташны алып.

Мин бакчаны күздән кичердем һәм шатлыктан көлеп җибәрдем.

— Әйдә, кереп ял ит, Камил. – Мәрзия мине өйгә таба сөйрәде.

— Юк, — дидем мин бакча өенә таба атлап. – Сандугачны ничек итеп куганны язып куясым бар әле минем.

— Ярый алайса, — диде Мәрзия, мине ниндидер сәер караш белән озатып.

Мин кердем дә һәммәсен дә җентекләп язып куйдым. Әмма ләкин теге сандугач тагын сайрый башлады. Куа-куа хәлләрем бетте, сандугач көчкә китте. Карале, безнең капка төбенә «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп туктады. Кем авырды икән?

 

Автордан. Кара тышлы бу дәфтәрне миңа бер автобус шоферы бирде. Кемдер онытыпмы, әллә юриме, утыргычта калдырган булган. Язма белән танышып чыккач, мин аны бернинди үзгәртүсез сезнең игътибарга тәкъдим иттем.

Редакциядән. Хикәя кыскартылып бирелде. Тулысы белән укырга теләүчеләр аны «Яңарыш» редакциясенә килеп яки «Мәйдан» журналының 2004 ел 2нче саныннан укый алалар.