Сабантуйга рәхим итегез!
Сабантуйга рәхим итегез!
30 июньдә Ижау шәһәренең Киров исемендәге ял паркында узачак Сабантуйга рәхим итегез. Сабантуй программасында милли көрәш, уеннар, республиканың танылган җырчылары, үзешчән артистлары, Татарстанның Саба районы кунаклары чыгышлары көтелә.
Мәйданга керү юлындагы сәхнәдә «Яңарыш» газетасы редакция хезмәткәрләре, актив хәбәрчеләре дә чыгыш ясаячак. Безнең белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга теләсәгез 78-35-43 телефоны аша элемтәгә кереп, программага языла аласыз.
Сабантуй 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!
Ә кич белән «Спартак» халык иҗаты йорты каршында 18.00 сәгатьтә «Кичке Сабантуй» мәйданы сезне көтә.
Күңел ачу чаралары 22.00 сәгатьтә «Домино» кафесында «Тугызбуй» (Әгерҗе районы) ансамбле белән берлектә дәвам итәчәк.
Шулай ук 22.00 сәгатьтә «Авиатор» клубында Казаннан Илнур Кәбиров һәм Рамил Закиров катнашында дискотека булачак.
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп, бәйрәм итик бергәләп!



