Сабантуйлар башланды
Узган шимбәдә Удмуртиядә быел беренче Сабантуй бәйрәме узды. Милли бәйрәмгә стартны Воткинскида яшәүче милләттәшләребез бирде. Бәйрәмдә УРның Хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Фефилов, шәһәр башлыгы Владимир Перевозчиков, Удмуртия район - шәһәрләреннән делегацияләр катнашты. Халкыбызның яраткан бәйрәме Воткинск шәһәр хакимияте һәм татар автономиясе тарафыннан оештырылды.
Удмуртиянең Хөкүмәт рәисе урынбасары Сергей Фефилов үз чыгышында: “Безнең республикага милләтчелек дигән төшенчә ят. Без рус халкының Май чабу, удмурт халкының Герберын, татар Сабан туен бергә бәйрәм итәргә күнеккән. Елдан-ел әлеге бәйрәм биредә (1989 елдан) эшләп килүче татар оешмалары тарафыннан оештырылып, кызыклырак, матуррак үтә”, — дип билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы Владимир Перевозчиков шәһәрдә татар милләтен саклауда төрле юнәлешләрдә көч куйган татар автономиясе рәисе Рафаэль Фәтхуллинга һәм бәйрәмнең алыштыргысыз режиссеры, алып баручысы Таһир Котовка зур рәхмәтен белдерде.
Озакка сузылган салкыннардан соң, бәйрәм үтәсе көнне кояш чыгып, көн җылытып җибәрде. Буа янындагы Сабантуй мәйданыннан матур булып шәһәр күренеп тора. Әлеге матурлык үзе үк бәйрәм рухы өсти. Кунакларны бәйрәм капкасы янында “Тургай” (җитәкчесе Гөлфия Исхакова), “Дуслык” (җитәкчесе Земфирә Селезнева) ансамбльләре каршы алды. Бәйрәмне “Юбилейный” мәдәният сараеның “Росинка” халык бию ансамбле, 42нче санлы балалар бакчасы балалары, Таһир Котов җитәкчелегендәге “Бригантина” театры артистлары башлап җибәрде. Сабантуй бәйрәменең сәхнәдәге “йөзек кашы” дип, Казаннан килгән “Риваять” төркемен атыйсы килә. Егетләр, кызлар җырлап-биеп, татар халкының төрле музыка коралларында гына уйнап калмадылар, мәйдандагы тамашачыларны да уйнаттылар, җырлатып биеттеләр. Үзебезнең һәвәскәрләр дә алардан калышмады. Ижау шәһәреннән Нурулла Хуҗагалиев җитәкчелегендәге “Гүзәл” җыр һәм бию ансамбле (Әһлия Динмөхәммәтова, Рөстәм Егоров, Марат Хафизов), “Афәрин” бию төркеме, Сарапул шәһәреннән Зөлфәт Арсланов, Асия Әхмәдиева, Заһирә Рәшитова, Воткинск шәһәреннән “Тургай”, “Дуслык” ансамбльләре, мәктәп укучылары чыгыш ясады.
Мәйданда татар халкының яраткан уеннары үткәрелде. Һәрвакыттагыча, иң кызыгы көрәш булды. Сарапул шәһәреннән олпат гәүдәле Тимур Кәримов һәм Ижау шәһәреннән чандыр гына Андрей Мамонтов бил алыштылар. Икесе дә тәҗрибәле көрәшчеләр, шуңадыр бил алышу да озакка сузылды. Нәтиҗәдә, Сабантуй тәкәсе Ижау шәһәреннән Андрей Мамонтов җилкәсенә менеп кунаклады.
Мәйдандагы кунаклар күңелләре булганчы җырлап-биеп күңел ачтылар, бәйрәмнән чын канәгатьләнү алып, бәйрәмне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп, яхшы кәеф белән: “Бәйрәм шәп булды!” — дип, өйләренә таралыштылар.
Сабантуй бәйрәмен үткәрүгә күп көч куйган милләттәшләребезгә: Рафаэль Фәтхуллин, Рәүф Кашапов, Айрат Хәбиров, Фирдәвес Багаув, Артур Нуруллинга, Воткинск шәһәр хакимиятенә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” газетасы редакциясе зур рәхмәт белдерә.
Рәфилә Рәсүлева.



