23.05.2013
Сабантуйлар җитә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татар халкының милли бәйрәме Сабан туен уздыру турында” гы Указга кул куйды. Сабан туе республика авылларында 8 июньдә, ә район үзәкләрендә, шул исәптән Әгерҗедә 9 июньдә, ә Татарстанның башкаласы Казанда 13 июльдә узачак.
Удмуртиядә Сабан туе 22 июньдә Воткинск шәһәрендә һәм Кистем авылларында, 23 июньдә Можгада, 29 июньдә Сарапулда булачак. Республика Сабан туе 30 июньдә Ижау шәһәренең Киров паркында узачак.
29 июньдә Пермь өлкәсенең Барда авылы бөтен милләттәшләребезне Бөтенроссия авыл Сабан туена, ә 8 августта Төмән өлкәсе Федераль Сабан туена җыячак. Рәхим итегез!



