Сабантуй ул — дуслык бәйрәме
Дөнья буйлап Сабантуйлар атлый. Быел Россиянең 57 төбәгендә, 27 чит илдә милли бәйрәмебез билгеләп үтелә. Аларның һәрберсе үзенә генә хас төсмерләре, аһәңнәре белән милләттәшләребез күңелендә озак сакланыр әле. Удмуртиядә дә Сабан туе — яратып уздырыла торган милли бәйрәмнәрнең берсе. Аның бай тарихы бар. 1882 елның 1 июль санында чыккан “Вятские губернские ведомости” газетасында: “Күпчелек эшчеләре татар булган Ижау корал заводында элек-электән татарларның милли бәйрәме уздырыла. Ул төштән соң, татарларның яраткан ат чабышы белән башлана. Татарлар бу бәйрәмне бик яхшы итеп оештыралар”, — дип язылган.
Милләттәшләребезне Сабантуй белән тәбрикләргә Удмуртия Башлыгы Александр Соловьев, УР Дәүләт Советы рәисе Владимир Невоструев, УР Хөкүмәте рәисе Виктор Савельев, ТР Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров килгәннәр иде. Республика җитәкчеләре Сабантуй кунакларын татар, рус, удмурт телләрендә сәламләделәр. “Рус телендә бик күркәм әйтем бар. Һәрбер кошка туган оясы якын”. Безнең туган оябыз — Удмуртия һәм Россия. Шушы җирдә без барыбыз да дус-тату булып яшибез. Республикабызда гына йөздән артык милләт гомер кичерә. Без бер-беребезне аңлыйбыз, ишетәбез, хөрмәт итәбез. Күптән түгел генә без мариларның Семык бәйрәмен билгеләп үттек, Җомга көнне рус мәдәниятенә багышланган “Высокий берег” фестивалендә кунак булдык. Бүген исә Сабантуйны бәйрәм итәбез. Бу тагын бер кат безнең дус-тату һәм бердәм булып яшәвебезне дәлилли. Барчагызны да бәйрәм белән тәбриклим”, — диде үз чыгышында Александр Соловьев. Удмуртия татарларының милли-мәдәния автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова: “Бәйрәмдә республика район-шәһәрләреннән килгән милләттәшләребезне күреп күңел шатлана. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертүегез сезгә зур рәхмәтБез һәрвакыт республика җитәкчелегенең ярдәмен тоеп яшибез. Форсаттан файдаланып, Удмуртия Башлыгына чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе килә”, — диде. Быелгы республика Сабан туе Александр Соловьевның туган көненә туры килде. Воткинск шәһәре башлыгы Владимир Перевозчиков республика Башлыгына җирле сәнгать мәктәпләрендә укучы балалар ясаган картинаны бүләк итте. Ә Воткинск татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаэль Фәтхуллин Александр Васильевичка чигүле түбәтәй кидерде, изге теләкләрен җиткерде. Республика Башлыгына милли баш киеме бик тә килешле иде, ул аны салырга ашыкмады. Марат Гафаров исә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның коталвын җиткерде.
Милли бәйрәмебез Воткинскида бик күңелле һәм бар таләпләргә тәңгәл китереп оештырылган иде. Ярышлар борынгы гадәт буенча бер мәйданда үтте. Юан беләклеләр үз көчләрен гер күтәрү, кул көрәштерүдә, аркан тартуда сыный алдылар. Җитезләр биек баганага үрмәләделәр.
Чүлмәк вату, катыктан акча эзләү, станда капчык белән көрәшү дисеңме, һәр ярыш үз тәртибе белән җиренә җиткереп башкарылды. Көрәшне яратучылар да мәйданнан ерак китмәде. Милли спортта гадәттәгечә Татарстан һәм Удмуртия көрәшчеләре бил алышты. Абсолют батыр булып, Удмуртиянең танылган көрәшчесе Таһир Хуҗагалиев калды. Гадәттә Сабантуйның иң олы бүләкләре көрәш батырларына һәм ат чабышларында җиңүчеләргә тапшырыла. Ләкин электән килгән традиция буенча, Сабантуйның иң зур бүләге тәкә булып кала. Баш батырның иңнәренә тәкәне салып мәйдан буйлап әйләнүе горурлык хисләрен арттыра икән. “Тәкә бүләк кенә түгел, Сабантуебызның символы, муллык, бәрәкәт, гайрәт символы бит ул”, — ди Таһир Хуҗагалиев.
Җыр-биюләрсез бәйрәм бәйрәм буламы соң? Сабантуй сәхнәсеннән Казаннан килгән артистлар: Зөһрә Шәрифуллина, Азат Халимов,Фәрит Файзрхманов, Назарбай Бикчәнтәев (Кытай татары) үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Удмуртия җирлегенең җыр-бию ансамбльләренә бай булуына тагын бер кат инандык бәйрәм көнне. Ижауның “Асылъяр”, “Афәрин”, “Бәхет”, “Шатлык”, “Гүзәл” ансамбльләренең чыгышлары бәйрәм кунакларына күтәренке кәеф бүләк итте. Юкамен районыннан килгән егетләр исә сәхнәдә ут уйнатты, Каракүл районының Арзамас авылыннан “Ак каен”, Кистемнән “Чишмә чылтыравы” фольклор, Воткинскиның “Тургай”, “Дуслык”, Чайковскийдан “Сәйлән”, Сарапулдан “Яшьлек” ансамбльләренең һәм Сюмсидан Айнур Хәбибуллинның чыгышлары берәүне дә битараф калдырмады. Бәйрәмне Таһир Котов (баш режиссер) һәм Рафилә Рәсүлева күңелле итеп алып бардылар. Милли бәйрәмебезне оештыруга күп көч сарыф ителгәне бәхәссез. Барлык оештыручыларга да: “Афәрин!” — диясе кала.




