Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Хәбәрләр - Сабыйларны бәладән саклыйк!
31.05.2013

Сабыйларны бәладән саклыйк!

1 июнь — балаларны яклау көне буларак 1949 елдан билгеләнеп үтелә. Аның төп мәгънәсе балаларның тормышын, сәламәтлеген, хокукын саклау.

Юкка гына бәйрәм балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтми. Бу көнне ятим, әти-әни назыннан мәхрүмбулган, матди яктан авырлык кичергән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия акцияләре оештырыла. Кызганычка каршы, тормыш шартлары начар булмаса да, әти-әниләре була торып та балалар йортларында тәрбияләнүчеләр сафы көннән-көн арта. Россия буенча үткәрелгән медицина тикшерүләре күрсәткәнчә, Россиядә яшәүче 35 миллион сабыйның 12%ы гына сау-сәламәт. Соңгы ун ел эчендә балалар арасында психик авыру белән җәфа чигүчеләр, аеруча агрессивлык, вандализм, үз-үзләренә кул салучылар арткан. Мәскәү шәһәрендә генә “Ашыгыч ярдәм” (Скорая помощь) дә эшләүче табиблар әйтүенчә, көненә үзенә кул салучы 2-3 яшүсмер очрый икән. Кызганычка каршы, яшь наркоманнарның да саны елдан-ел үсә.

Удмуртия республикасында да эшләр мактанырлык түгел. Бүгенге көндә 4457 яшүсмер полициядә исәптә торалар. 1507 бала тәртипсез гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Исерткеч эчемлек кулланган 4327 яшүсмер Эчке эшләр бүлегенә алып киленгән. Әлбәттә, болар барысы да илдәге мохитнең начарлануын күрсәтеп тора. Әлбәттә, оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди халык. Туган йортында ата-ана назы, игътибар күрмәгән балалар, билгеле, аны урамнан эзли. Ә анда аларны игътибарга алучылар җитәрлек. Түләү, әлбәттә, аракы, арзанлы наркотик белән. Аннан инде җинаятькә дә ерак түгел.

1 июньдә Удмуртиядә турыдан-туры 2 телефон линиясе эшләячәк: “Бала соравы — һөнәри җавап” (“Детский вопрос — профессиональный ответ”) һәм “Эчке эшләр бүлеге балаларны кайгыртып”. Беренче “Бала соравы — һөнәри җавап” турыдан-туры линиядә шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары, Яшүсмерләрнең эше һәм аларның хокукын саклау, яклау комиссиясе рәисе Ирина Теслева, шулай ук сәламәтлек саклау, Опека һәм попечитель органнарыннан белгечләр катнаша. Шалтыратулар 13.00-15.00 сәгатьтә 72-68-65 номеры аша кабул ителәчәк.

Икенче “Эчке эшләр бүлеге балаларны кайгыртып” турыдан-туры линиядә балаларның хокукын бозу, кыйнау,көчләү очракларын булдырмау буенча сөйләшү алып барылачак. Сорауларга УР Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган балалар эшләре буенча бүлек җитәкчесе Светлана Селева, социаль һәм мәгариф инициативалары үзәге җитәкчесе Александр Радевич һәм «Бала-бәладә» проекты белгечләре катнашачаклар. Шалтыратулар 14-16 сәгатьтә 52-52-87 номеры белән кабул ителә.

 

Рилия Закирова