Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Дин һәм әхлак - Сабырлык үрнәге
26.03.2014

Сабырлык үрнәге

Аллаһы Тәгаләгә бар­ча мактауларыбызны, Пәйгамбәребез Мөхәм­мәт­кә салават һәм сәламнәребезне җиткерәбез. Тәкъва бәндәләрдән булып яшәргә тырышыйк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезне дә тәкъвалык сыйфаты белән бизәсә иде.
Аллаһы Тәгалә Коръәни — Кәримдә безгә күп кыйссаларны яза. Аларның барысы да безгә файда, гыйбрәт өчен бирелә. Аллаһы Тәгалә “Йосыф” сүрәсенең 111нче аятендә: “Дөреслектә, ул кыйссаларда гакыл ияләренә дәрестер”, — ди. Ягъни, без бу кыйссалардан гыйбрәт, дәрес алып, бүгенге көн белән чагыштырып карарга тиеш.
Коръәндә зекер ителгән, Сабир исеме бирелгән Әюп галәйһис-сәлам турында сөйлик. “Әюп исеме кая гына килеп чыкмасын, сабырлык аның белән рәттән булыр”, — диелә. Әюп пәйгамбәр бик зур сынаулар аша узган. Мондый авырлыкларга адәм баласы түзә дә алмас иде. Чөнки бу сынауларны бары тик Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндә генә үтеп була.
Әюп галәйһис-сәлам иң элек, бик бәхетле була. Аның малы, дәрәҗәсе, сәла­мәтлеге, итагатьле балалары, хатыны бар иде. Ул бу нигъмәтләре өчен Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла. Моның өстенә ул Раббысының сөекле Пәйгамбәре була.
Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһис-сәламне иң зур сынаулар белән сынады. Ул бөтен малын югалтты. Галимнәр: “Бүгенге көндә ниндидер малың бар икән, моңа шөкерана кылырга кирәк. Чөнки боларны югалтсаң, син зур кайгы хәлендә калырсың”, — диләр.
Малын югалту өстенә Аллаһы Тәгалә Әюп пәйгамбәрне сынар өчен, аның балаларын һәлак итте. Алар барысы да итагатьле, акыллы, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылучылар иде. Без, бер генә балабызны югалтсак та, ничә яшьтә булуына карамастан, шул бала өчен өзгәләнеп, зур кайгыга тарыр идек. Ә аның бөтен балалары да бер төндә һәлак булдылар, үзе янында бер генә исән баласы да калмады. Бер-бер артлы килгән кайгыларга Әюп пәйгамбәр сабыр итә. Ул: “Аллаһы Тәгалә, Син миңа бу малларны бирдең, мине нигъмәтләндердең. Мин аларның рәхәтен татыдым, ә бит боларның барысы да булмаска да мөмкин иде. Үзең биргәнне бүген Үзең алдың, мин ризамын”, — диде. Ә балалары үлгәч: “Я, Раббым, Син миңа итагатьле балалар бирдең, күпмедер вакыт мин алар белән нигъмәтләнеп яшәдем. Инде Син аларны миннән алдың, Синең алуыңа мин риза, сабыр итәм”, — ди. Сабыр итеп кенә калмый, үзе татып караган бәхет өчен ул Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтә, шөкерана кыла.
Аллаһы Тәгалә аның сәламәтлеген, дәрәҗәсен дә ала. Кешеләр Әюп пәйгамбәр янына, авыруы йогышлы дип, килергә курка башлыйлар. Кайчандыр шундый хөрмәткә лаек булса да, аңа ярдәм итүче, аңлаучы табылмый. Янында, миллионлаган мөселман хатыннарына үрнәк булырдай хатыны гына кала. Ул аны ташламый, итагать итеп яши, хезмәт итә.
Тагын бер сынау: авыру Әюп пәйгамбәрне ашатыр өчен хатынына бай кешеләргә хезмәт итәргә туры килә. Бу вакытта ул үз исемен яшерә, чөнки кем хатыны икәнен белсәләр, аны өйгә кертмәс булалар. Тик соңыннан анысын да беләләр. Аны хезмәткә дә кертмиләр, акчасын да түләмиләр, ашавын да бирмиләр.
Беркөнне ул бик кыйммәтле ризыклар белән кайтып керә. Әюп пәйгамбәр: “Каян алдың?” — дип сорый. Ул: “Эшләгән өчен бирделәр”, — дип җавап бирә.
Башка сорамаса да, күңелендә борчылуы кала. Икенче көнне хатыны тагын да кыйммәтлерәк ризыклар белән кайткач: “Әйт, каян таптың бу ашамлыкларны?” — ди. Шул вакытта ул инде: “Үземнең чәч толымнарымны кисеп, баерак хатыннарга саттым. Башка юлым юк иде”, — дип, дөресен әйтергә мәҗбүр була. Боларны ишеткәч, Әюп галәйһис-сәлам Аллаһы Тәгаләгә: “Я, Раббым, миңа зарар килде, тик син бит Рәхмәт Иясе. Безне рәнҗетелүдән сакла, коткар инде”, — дип ялвара. Шул вакытта да ул үзенең итагать итүеннән туктамый, сабыр итә.
Бу кыйссадан күп дәресләр алырга була. Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, иренә итагать итеп яшәгән мөселман хатыннары сез кайда? Сез: “Алар күп”, — дип әйтерсез. Чыннан да, андыйлар бар, тик күп дип әйтеп булмый. Чөнки Әюп пайгәмбәрнең хатыны кичкән авырлыкларны кайсы гына хатын-кыз күтәрә алыр иде икән? Хәзер күбесе бит, ире йорт­ка акча алып кайтмаса: “Ни өчен акчаны алып кайтмадың”, — дип әйтә, ачулана башлыйлар. Әюп галәйһис-сәламнең хатыны, аның иренә бер сүз дә әйтмичә, авыр вакытта ташламыйча гомер итүе, бүгенге заман хатын-кызларына үрнәк. Ул иренә: “Син бит Пәйгамбәр, ник Аллаһы Тәгаләдән сорамыйсың?” — дип тә әйтмәгән. Әюп галәйһис-сәлам белән үзе дә сабыр итеп яшәгән.
Аллаһы Тәгалә безгә тәүфыйкъ һәм тәкъвалык насыйп итсен. Раббыбыз Үзе биргән нигъмәтләрнең кадерен белеп, шөкер итеп яшәргә насыйп булсын. Һәм Аллаһы Тәгалә безгә көчебез җитмәстәй сынаулар бирмәсә иде, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә дәрәҗәләребезне Үзе янына күтәрсә иде.

Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.