Сабыр була белик!
Ижауның Тимерьюлчылар мәдәният йортында күптән инде концерт-тамашаларда булганым юк иде. Татарстанның атказанган артисты Илсаф концертына барырга булдым. Фойеда халыкның күплегенә игътибар иттем (хәер, һәр концерт башланыр алдыннан шулай була). Кемдер өс киемен гардеробка бирергә чират тора, кемдер таныш-белешләре белән бик җанлы аралаша. Концерт күңелле генә барды. Илсаф бернинди фонограммасыз, күңелләрне җилкендерде, моңландырды. Тик концерт тәмамланыр алдыннан залда башланган тамашага исем китте. Илсаф соңгы җырларын җырлаганда, берничә өлкән яшьтәге абый-апа ашыгып кына чыгып китте. “Болар кием алырга ашыгалар инде”, — дип уйлап куйдым. Ярый ла моның белән генә бетсә… Озак та үтмәде шуларның берсе бер кочак кием күтәреп, залга әйләнеп керде дә өләшә башлады. Ә шул арада сәхнәдә унлап артист җырлый, тамашачылар аларга дәррәү кул чаба. Тамашачыларның бер түземсезе урындык өстеннән атлап чыгып, киемгә йөгерде.
Алдан Илсаф белән очрашып әңгәмә корганда, аның: “Ижау тамашачыларын мин бик яратам”, — диюе исемә төшеп, милләттәшләрем өчен оялып куйдым. Күпме түзгәнне, концертның соңгы 5 кенә минутына сабырлык җыеп булмый микәнни соң? Ул 5 минуттан соң, әле тагын күрмәгәнне күрдем. Җыр-моңга “гашыйк” халык, киемгә чиратка басты. Өлкән яшьтәге апа-абыйлар, әби-бабайлар агымына эләгеп, озын гына чиратка мин дә килеп кердем. Тик озакка булмады! Бер апа килеп: “Кая әле, кызым”, — дип этеп җибәрде, аңа кушылып икенчесе, аннан өченчесе. Шулай итеп, чираттан төшеп калып, читтән генә күзәтеп торырга мәҗбүр булдым. Кычкырыш, этеш-төртеш… Ә яшьләр һәм урта буын читтән өлкәннәрнең бу кыланмышларын күзәтеп, тыныч кына көтеп торалар. Өлкәннәр нинди үрнәк күрсәтә соң? Нинди авыр заманнарда да сабыр булып яшәгән милләттәшләребезгә ни булган? Концертлардан күңелгә дәва, рухи азык алып кайтасы урынга зур борчуга калып кайттым.
Гүзәл Шакирова



