Сагындырдыгыз, Зәйнәп, Зөфәр!
Татарстанның халык җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинованың “Иделкәем” ансамблендә җырлый башлавына — 30, профессиональ сәхнәдә чыгыш ясавына 25 ел тулды. Күптән түгел генә Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинованың “Спартак” халык иҗаты йортында концерты булып үтте. Халык рәхәтләнеп, күңелләрне эретерлек, якын, таныш җырлар тыңлап ял итте ул көнне. Сагындырганнар халыкны моңлы тавышлы җырчыларыбыз, моны көчле алкышлардан аңларга була иде.
— Зәйнәп ханым, исемне сезгә кем сайлаган?
— Әти “Сиринә” дип куштырмакчы булган, тик менә укымышлы абыем аңа каршы төшеп: “Балага агач исемен бирмәгез”, — дип, Пәйгамбәрнең бер хатынының исемен тәкъдим иткән. Исемем үземә бик ошый. Мәгънәсе дә бик матур: тулы гәүдәле, моңлы кәккүк. Студент елларында рус кызлары “Зоя” дип эндәшмәкче иде, ә мин аларга: “Меня не Зоя, а Зайнап зовут”, — дип, исләренә төшереп тордым.
— Бергә гомер итүегезгә ничә ел? Инде балаларыгыз да үсеп җитте.
— 25 ел элек Зөфәрләрнең авылында туй гөрләткән идек. Авыл клубында язылыштык, өйдә табын кордык. Зөфәр — төпчек бала, ул башлы-күзле булгач, әти-әниләре тыныч сулап куйды. Өлкән улыбыз Булатка 20 яшь тулып китте инде, кечкенәсенә 13 яшь тулды. Икесе тәүге тапкыр сәхнәдә “Артист баласы” дип исемләнгән программада чыгыш ясадылар. Әлбәттә, әни кеше буларак, балаларымның популяр җырчы булуларын телим. Булат инде, күргәнегезчә, хәзер безнең белән дә чыгыш ясый.
— Сез күпләргә үрнәк булырлык матур пар! Бер дә ачуланышмыйсызмы?
— Зөфәр бик шаян. Кайчакта шундый итеп шаярта, кеше аңлап та бетерми. Аннан “Хәлләр ничек?” — дип сорасалар да, “Бер көе, хатын куып чыгармый, минем дә китәсе килми”, — дип җавап бирә. Шундый үткен, түгәрәк-түгәрәк сүзләре бар аның. Ачуланышмый тормыйбыз анысы, сер түгел. Икебез дә хисле кешеләр. Әмма кеше алдында талашкан юк, сәхнә артында да тавыш куптармыйбыз, тьфү-тьфү…
— Сезнең характер нинди?
— Миңа туры сүзлелек хас түгел. Үземне ашасам ашыйм, әмма беркемгә турысын бәреп әйтмим. Шул сыйфатым аркасында еш кына гаепле дә булып калам.
— Күлмәкләрегез бик килешле, үзегез дә, күз тимәсен, бик матур…
— Үз эшенең осталары белән эшләргә яратам, аларның һәр киңәшенә колак салам. Бер күлмәгем уртача 10 мең сумга төшә: 5-6 мең сум — тукымага һәм 4-5 мең сум — тегүчегә. Әлбәттә, бик катлаулы итеп тегелгән күлмәкләрем дә бар. Мәсәлән, Арча чигүләре белән эшләнгән күлмәгем 36 меңгә төшкән иде. Күннән тегелгән кыйммәтле күлмәгем дә бар.
Бизәнүгә килгәндә, бары тик сәхнәгә чыкканда гына бизәнәм. Көндез бизәнеп йөри торган гадәтем юк. Моның начар икәнен дә беләм, чөнки хатын-кыз һәрвакыт матур булып, күз явын алып торырга тиеш. Мәктәптә укып йөргән туганнарымны күзәтәм: 9-10 сыйныфта гына булсалар да, иртә таңнан торып, матур итеп күзләрен буяп куялар. Аларга кызыгам. Мин дә яшьтән үк шулай өйрәнсәм, бизәнә торган гадәтем булыр иде. Бизәнүне, бизәнә белүне әйбәт сыйфат дип саныйм.
— Сез җаваплы кешеме?
— Әйе, гастрольләргә барганда, ике күзем дә юлда. Юлны карап барырга, бар нәрсәне дә контрольдә тотарга яратам. Автобус белән гастрольгә чыгып китәбез икән, беренче рәттә — администратор, ә аның артында — Зөфәр белән мин. 18-20 кеше төркемебездә, аларның һәркайсысы өчен кем җавап бирә?! Әлбәттә, без! Зөфәр белән йөргәндә дә шулай, мин — штурман.
— Сез социаль челтәрләрдә бик актив, бу нәрсә белән бәйле?
— Мине Инстаграм, Вконтакте, Фейсбук аша табарга була. Аның бернинди авырлыгы да юк. Интернет тотканда, юлда да эшлим. Элек газеталар айга бер чыгу сәбәпле, яңалыкларны вакытында тамашачыга җиткереп булмый иде. Кайда нәрсә эшләгәнең сине яраткан тамашачыларга бик кирәк. Һәм шуңа күрә дә мин булдыра алганча күбрәк мәгълүмат куярга тырышам. Видеоларны эшкәртергә кирәк булганда, ярдәмчеләрем бар, улым булыша. Әле җитешмәгән җирләр күп, планнарым зур. Бу дөньяда барысы белән кызыксынып торырга кирәк. Алай да уза тормыш, болай да. Искә алып сөйләр өчен матурлыгы күбрәк булса, яхшырак.
— Зәйнәп ханым, әңгәмәгез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә матур-матур җырларыгыз белән безне сөендереп торыгыз!
Рәфилә Рәсүлева.



