Салават Фәтхетдинов: «Татар моңы»нда быел чит төбәкләр көчлерәк иде»
Казанда “Татар моңы-2017” IX Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы үтте.
Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, “Салават” эстрада театры, “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты гамәлгә куя. «Инструменталь башкару», «Вокал, соло» һәм «Регион. Вокал, соло” (ир-атлар һәм хатын-кызлар араларында) номинацияләрендә 80гә якын катнашучы үз көчләрен сынадылар.
Быел “Татар моңы” конкурсыннан Удмуртия дә читтә калмады. Республика данын бик күп конкурслар лауреаты булган Рөстәм Егоров яклады. Җырчы егетебез сынатмады! Беренче турда ул “Дим-дим” һәм “Гармун алыйк әле, дуслар” җырлары белән икенче турга үтү хокукына ия булды. Икенче турда “Өммегөлсем” җырын башкарды. Жюри әгъзалары Рөстәмнең тавышын, сәхнәдә үз-үзен тотышын югары бәяли. Ул “Татар моңы” дипломанты исемен яулый һәм гала-концертта катнашу хокукына ия була. “Минем өчен бу конкурста катнашу зур тәҗрибә булды. Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Татарстанның халык артисты, укытучы Миңгол Галиевтан вокал буенча дәресләр алу, үз сорауларыма җавап табу бик файдалы булды”, — ди Рөстәм. Киләсе елларда да үз көчен сынап карарга тели ул.
Жюри җитәкчесе Салават Фәтхетдинов: “Быелгы фестивальдә шунысы куанычлы – мин моны мактанып та, үкенеп тә әйтмим – быел читтә яшәүче татарлар көчлерәк. Димәк, әле гаепне үзебездән — Татарстаннан эзләргә кирәк икән. Гаепне дә, моңны да…” – диде. Киләсе елларда Рөстәмнең исемен дә җиңүчеләр арасында күрербез, дип ышанабыз.



