Салагыш авылына — 400 ел

Әгерҗе районының Салагыш авылы составына Уразай, Ямурза, Мәдъяр, Татар Чилчәсе авыллары керә. Мәйданы – 20809,6 гектар, шуларның 6975е авыл хуҗалыгы тармагында файдаланыла. Салагыш җирлегендә бүген 540 кеше яши, аларның 290ы – пенсионерлар. Йөз еллык тарихы булган мәктәбендә 74 укучыга 19 укытучы белем бирә. Быел 2 бала туган, 16 кеше вафат булган.
Әкияти гүзәллеккә ия, сихри тынлыкларны үзенә сеңдергән Иж-су буйлары… Бормалана-бормалана аккан Чулман, изге ана үзенең кочагына сабыен кочкан кебек, Иж-елганың суларын үзенең кочагына ала. Шушы ике елга кушылган урын, чәберчекләр җирне тишеп оя корган ярлары белән, язын ике елга дәрьясында йөзгән олы корабны хәтерләтә. Ә кышларын, кышларынмы… ак мендәр өстендәге алтын беләзеккә охшый ул. Сәфәрче-мөсафирларга юнәлеш-кыйбла күрсәтүче маяк-флигер кебек, исеме җырларда җырланган күркәм Салагыш авылы шушы беләзекнең нәкъ уртасына җәелеп урнашкан. Җиде яктан искән заман-гасыр һәм язмыш-гомер җилләре кисешкән урында утыра ул. «Җирнең җәннәте икән бу», — дип, авыл тирәсендәге зәңгәр күлләр, аллы-гөлле чәчәкле болыннар ихтыярына буйсынмыйча мөмкин түгел. Хәтта язын аккошлар, торналар, үрдәкләр, кыр казлары һәм башка бик күп киек кошлар матур бизәкле касәгә охшаш урыннарга туктап оя коралар, балаларын үстерәләр. Җырда җырланганча «Аккош йөзәр күлләре бар, торна төшәр җирләре» күп шул бу төбәктә. Мидхәт Исламов һәм Ифрат Хисамов иҗат иткән «Зәңгәр күлле Салагыш» җыры да нәкъ шул хакта. Мидхәт абыйның тормыш иптәше, Салагыш авылы тарихы музее җитәкчесе Мәсхүдә апа Исламова: Упкан күлдә узган ел бер гаилә аккош 7 бәбкә чыгарды. Менә быел да 8 аккош горур йөзә әлеге күлдә. Алар янында – казлар, үрдәкләр. Йә, әйтегез әле, тагын кайда бар мондый гүзәллек?!» — ди. Әйе, Салагыш — аккошлар иле.
Салагыш – маһир игенчеләр һәм терлекчеләр төбәге дә иде бит. Аның күтәрелгән чоры 1970-90нчы елларга туры килә. Колхоз рәисе Хәмәт ага Исмәгыйлев, партоешме секретаре Мидхәт абый Исламов җитәкчелегендә районга үрнәк техника паркы булдырыла. Техника белән басуларны сугару нәтиҗәсендә игеннәрдән югары уңыш җыеп алына. Алмалы фермасында 70кә якын терлекче йөз баштан артык сыер, 1800 баш сарык, 115 баш бозау тәрбияләп үстерәләр. Урман аланында 300 умарта корт бал җыя, яшелчә бакчасында җиләк-җимеш мул уңыш бирә, балыкчылар бригадасы балык сатып табыш китерә, пилорама ягыннан иртәдән төнгә кадәр гөрелте ишетелеп тора, анда яңа төзелешләр өчен такта, борыс яралар. 400 урынлы мәдәният йорты, административ бина, амбар, 450 балага исәпләнгән мәктәп, балалар бакчасы һәм башка корылмалар җиткерелә.
Салагыш – җыр-биюгә гашыйк, асыл талантлар туфрагы. Кызлары – чибәр-сылу, егетләре чакматаш кебек, иҗаткә әвәс. 80нән артык яшь егет-кызларны берләштергән сәнгать коллективы районда, республикада лауреат исемен, төрле дәрәҗәле бүләкләр ала. Болгариядә узган Бөтенсоюз фестивалендә катнашып, тамашачыларны таң калдыра. Коллектив «Халык җыр һәм бию ансамбле» исеменә лаек була. Аның җитәкчесе Мидхәт Исламовка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.
Моңа тиң бәя-мәдхияне тагын күпме дәвам итеп булыр иде! Нигезсез дә түгел. Салагыш күпме талантларны илгә биргән. Язучы, драматург Юныс Әминев, РСФСР һәм Татарстан АССРның халык артисты Венера Шәрипова, галим, архиограф һәм текстолог Зәйнәп Максудова, математик Әнвәр Тукаев, профессор, медицина фәннәре кандидаты Маһира Максудова, филология фәннәре кандидаты, доцент Җамал Вазиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Язилә Шәрифуллина, Татарстанның атказанган артисткасы Әнсәрия Крешова-Сибатова, доцент Мөсәвир Гыйззәтуллин, Казан кан салу станциясе баш табибы Рамил Тураев, Бөтендөнья Татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев һ.б. Талантлар туфрагы дип әйткән идем, шигырь язучылар, биючеләр, җырчыларны санап бетерү мөмкин түгел. Шәфика һәм Таһир Булатов, Лилия һәм Сәетҗан Хикмәтуллин, Лидия һәм Зөлфәт Мәҗитов, Тәнзилә һәм Гыйльмулла Хәбибуллин, Әнисә һәм Рафис Закиров кебек «гаилә артистлары» барлыкка килде. Әбүзәр Миннәхмәтов, Әлфирә Камараева, Гафият Нигъмәтуллин, Наилә Хөрмәтова, Сәлимә Ижбулдина, Рәшидә Абдуллина, Рамил Мөхәммәдиев, Хәйдарҗан Фазлыев һ.б. иҗат үрләрен яуладылар.
Әйе, дөньялар үзгәрә. Әмма киләчәккә бару өчен, нинди генә үзгәрешләр булуга да карамастан, без кабат-кабат тарихыбызга әйләнеп кайтабыз. 26нчы май көнне булып узган Салагыш авылының 400 яшьлек юбилеена багышланган бәйрәм дә аның тарихы, киләчәге белән үрелеп барды. Авылның данлы тарихына җитәкчеләрнең, тарихчыларның игътибарын тагын да ныграк юнәлтеп, тарихи эзләнүләрне дәвам итеп, Салагышның яшен төгәлрәк ачыклау һәм авылны саклап калу максатыннан үткәрелде бу чара дип уйлыйм.
Бәйрәм манаралы мәчеттә дога кылу белән башланып китте. Әгерҗе районы башлыгы Фәрит Габбасов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов, аның әтисе Зәки Фаррахов һәм башка кайткан Казан, Ижау кунаклары авыл өлкәннәре белән күрешеп, хәл-әхвәлләрен сораштылар, Салагышның шифалы суында пешерелгән чәйне авыз иттеләр. Көчле яңгыр яву сәбәпле, бәйрәмне матур итеп бизәлгән мәйдандагы махсус сәхнәдә үткәрергә насыйп булмады. Авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар да Мәдәният йортына ашыктылар. Әмма 400 урынлы мәдәният йорты җыйналган халыкны сыйдыра алмады. Минем күрүемчә, урамда яңадан өч заллык кеше бар иде әле.
Бәйрәм белән Әгерҗе районы башлыгы Фәрит Гариф улы Габбасов җылы котлады. «Һәр авылның үз тарихы, үз язмышы бар. Авыллар да кешеләр кебек үк, дәверләрнең назлы яки кырыс җилләрендә тирбәләләр, шатлык-сагышларда йөзәләр, хөрлек-михнәтләрне кичерәләр. 400 еллык тарихы булган Салагыш та – үз өлешенә тигән барлык сынауларны лаеклы кичереп, тарих сәхифәсендә данлыклы эз калдырган авыл», — диде ул. Җитәкче Салагыш авылы кешеләренә иң изге теләкләрен җиткерде. Сау-сәламәт булып, озак елларга җитәрлек рухи көч белән уңышларга ирешеп, яңа казанышлар яулап гомер итүләрен теләде.
Бәйрәм уңаеннан чыгарылган «Монда бәхет, монда яшәү дәрте» һәм Илдус Нәфыйков, Руслан Шакиров, Лидия Нәфыйкова-Мәҗитованың «Арские (каринские) князья и деревня Салауш (Салагыш) Агрызского района Республики Татарстан» исемле тарихи очерклар китабы кунакларга бүләк итеп бирелде. Җирле рәссам Гаяз Фәтхуллин ясаган рәсемнәреннән, авыл кешеләренең кул эшләреннән эшләнгән күргәзмә үзенә тартып тора иде. Бу бәйрәмне оештыруга матди ярдәм иткән Сәхиповларга, Мөхәммәдиевләргә һ.б. гаиләләргә, эшмәкәрләргә авылдашларының рәхмәт сүзләре яңгырады. Вәсимә Халматова, Кадрия Фазлыева, Фәридә Шиһапова, Ләйсән Гарифуллина, Айгөл Миннебаева пешергән аш-ризыклар телне йотарлык тәмле иде. Рәхмәт сезгә, авылдашларым!
Әйе, уйласаң, утырып уйлардай хәлләр дә хәттин ашкан. Күпме зур эшләр башкарылган! Күпме вакыйгалар, күкрәп торган гомерләр дулкыннарга кереп югалган! Аларны язмаларга гына сыйдыру мөмкин түгел. Әле бу хакта китаплар язылыр, газетабыз битләрендә дә язмалар урын алыр. Тарихчылар авыл турында яңа мәгълүматлар табарлар.
Әмма язмамны йомгаклап шуны әйтәсе килә: дүрт гасырдан артык тарихы булган Салагышның шифалы суына әле киләчәктә яшь киленнәр килер, яшьләр кичке уенга җыелыр, тирә-якка җыр-моң таралыр. Амин, шулай булсын!
Ринат Батталов



