Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


19.11.2015

Сарапул йолдызы

Сарапулда яшәп иҗат итүче Ленария Касимова — “ЗИО” мәдәният йортында “Көнчыгыш грацияләре” шәрык студиясе хореографы. Моңа кадәр ул 8 ел циркта һава гимнасты, питоннар (елан) факиры булып эшли. Сирия, Иордания илләрендә дә хезмәт куя. 15 ел Мисырда цирк номерлары башкара, шәрык биючесе була. Илебезнең эстрада йолдызлары Анне Вес­ки, “Любэ”, “Блестящие” төркемнәре, легендар биюче Мәхмүт Исәнбаев белән гастрольләрдә йөри.

Ленарияне мин бик күптәннән беләм. Саф татар телендә сөйләшә, һәрвакыт шат күңелле, зәвык белән киенә, тынгысыз. Иң мөһиме — кешеләрне ярата, ачу сакламый. “Ачу сак­лау — кешене картайта, гомерне кыскарта”, — дип саный. “Мине кемдер үпкәләтә икән, дуслашуга беренче адымны үзем ясыйм”, — ди.
Ленариянең тормышта ирешкән уңышлары бик күп, санап бетерерлек түгел. Цирк җене кечкенәдән кагылган. “5 яшемдә телевизордан һава гимнастлары турында тапшыру карагач, шул һөнәрне үзләштерү теләге белән яна башладым. Әниемнән Ижауга циркка алып баруын үтендем. Үз теләгемә ирешү өчен балачактан ук тырыштым. 10 яшьтә балалар спорт мәктәбендә гимнастика белән шөгыльләнеп, ярышларда беренче һәм икенче урыннарны яуладым. 13 яшемдә цирк студиясенә йөрдем. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү цирк училищесына укырга кердем. Хәзер ул халыкара цирк һәм эстрада сәнгате академиясе дип атала. Һавада канатта, пыяла ватык­лары һәм утлы күмер өстеннән йөрү кебек номерлар башкардым. Үзгәртеп кору чорында үзебезнең “Маҗаралар калейдоскобы” исемле төркемебезне булдырып, Урта Азия, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Белоруссиядә гастрольләрдә йөрдек. 8 ел эшләгәч, цирктан киттем. Ул вакытта яшьлегем белән аңлап бетермәгәнмен күрәсең, циркта 12 ел эшләсәң, лаек­лы ялга чыгасың икән. Соңыннан спорт белән шөгыльләнә башладым. Паурлифтинг, штанга күтәрү буенча спорт ярышларында катнаштым. Ижауда республика ярышларында 242 кг авырлык күтәреп, I урынны яуладым. Ә Мәскәүдә Россия чемпионатында 245 кг авырлык күтәреп, өченче урынны алдым. “Гладиатор сугышлары” дип аталучы Вавилон уеннарында I урынны яуладым. Призга питон бүләк иттеләр. Мин Бөекбританиягә китәргә тиеш идем, питоным булгач, анда бармыйча гастрольләргә чыгып киттем. Мәскәүдә Сирия ресторанында беренче тапкыр шәрык биюен күреп ошаттым. Питоным үлгәч, шәрык биюләрен өйрәнергә карар кылдым. Сириягә эшкә киттем, туйларда һәм клубларда чыгыш ясадым”, — дип сөйләде Ленария. Сириядән соң ул Иорданиянең Алман шәһәрендә эшли. Соңыннан 15 ел Мисырда яши. “Иң әйбәт биюче” исеменә лаек була. Аны урамда танып исәнләшәләр, биюче турында газеталарда язмалар басыла. Ленария миңа гарәп телендәге басмаларны да күрсәтте. Гарәп телен үзләштереп, гарәп һәм инглиз телләрендә җырлый башлый. Мисырда яшәгән еллары белән бәйле бик күп матур хатирәләре бар аның. “Анда мин дайвинг белән шөгыльләндем, сертификатлы оста булдым. Кызыл диңгездә, су астына 61 метр төшеп, 5-8 метрлы елан балыгы, 1,5-2,5 метрлы Наполеон балыклары белән уйный идек. Баткан корабльләргә дә төштек. Ул вакытта Мисырда тыныч, төнге өчтә дә курыкмыйча урамга чыгарга була иде. Мәскәүгә әйләнеп кайткач, бер таныш гитарачы, композитор (Роберт Болт — чыгышы белән Сарапулдан) очратып, “Рок поп-Арабика” стилендә 4 җыр яздырдым, клип төшердек. Мәскәүдә фестивальләрдә, клубларда чыгыш ясап, зур уңышка ирештем. Гастрольләрдә йөрдек. Шул ук вакытта шәрык биюләре, цирк сәнгате буенча дәресләр бирдем. Мәскәүнең 850 еллык бәйрәмендә Италиянең күренекле җырчысы Робертино Лореттиның тәрҗемәчесе булдым”, — дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Ленарияне язмыш тагын кайларга алып киткән булыр иде, әмма әнисе Кадрия апага инсульт булгач, барысын да ташлап, кире Сарапулга кайта. “Әнием хәзер рәтләнде, Аллага шөкер, өйдә йөри инде. Әтием мәрхүм булды. Бөтен йорт эшләре минем өстә. Без гаиләдә 3 бала үстек. Агыйделдә яшәүче абыем килеп ярдәм итә”, — дип, гаилә хәле турында да сөйләде милләттәшебез.
Мин Ленариянең шәһәр сабан туенда, татар концертында башына янып торган 9 шәм — кандилябрны куеп биегәнен күреп таң калган идем. Үз тәне белән шулай матур итеп идарә итә белү сәләте һәркемгә дә тәтеми. “Бер-ике сәгать буена берөзлексез, тәнәфессез биегән чаклар булды. Җиңел түгел. Ләкин бер укытучым: “Булдыра алмыйм” дигән төшенчәне бөтенләй оныт”, — дигән иде. Шуны истә тотам”, — ди ул.
Ул Сарапулда 2012 елдан башлап “ЗИО” мәдәният йортында “Көнчыгыш грацияләре” шәрык студиясендә хореограф булып эшли. Тырышып эшләгәч, җимешләре дә озак көттерми. Аның укучылары беренче тапкыр 2014 елда Пермьдә узган “Тере цирк” фестивалендә катнашалар. Шул ук елны Ижауда «Радуга жизни» халыкара балалар бәйгесендә 3нче дәрәҗә лауреат булалар. Шундый ук урынны “Мәскәү вакыты” балалар халыкара фестивалендә дә яулыйлар. Быел Кырымда — Судак шәһәрендә 15 июньнән 19 июньгә кадәр узган “Җирән кояш” халыкара балалар һәм яшүсмерләр фестивалендә 3 дипломга ия булалар. Үзе дәресләр биреп, Гран-при ала.
Ленариядән ниндидер яктылык бөркелә. Ул гади, тәвәккәл, мактану хисе юк. Аның белән аралашу җиңел. Бәхетен спортта, иҗатта, сәнгатьтә күрә. Үз концертын кую теләге белән яна. Шигем юк: максатына ирешергә өйрәнгән милләттәшебез монысын да булдырыр.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.