Сарапул һәм Воткинск яңа статуска ия булачак
РФ Сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары һәм Моношәһәрләр үсеше Фонды җитәкчесе катнашындагы киңәшмәнең нәтиҗәләре билгеле булды.
«Сарапулда узган киңәшмәдә Удмуртиядә ике шәһәр Моношәһәрләр үсеше Фонды линиясе буенча якынча исемлеккә кертелде. Хәзер төп бурыч — Сарапул һәм Воткинск шәһәрләре җитәкчелеге инфраструктура чараларын һәм социаль-икътисади үсеш территорияләрен булдыру турында документлар әзерләргә тиеш. Федераль бюджеттан өстәмә чаралар җәлеп итү буенча мөмкинлек туды. Без республика шәһәрләре әлеге статуска ия булсын өчен бар көчебезне биреп эшләргә тиеш. Глазов, Сарапул, Воткинскида барлыгы 300 мең кеше яши. Бу — Удмуртия халкының биштән бер өлеше. Әлеге шәһәрләрдәге дәүләт оборона заказын үтәүче заводлар өлеше 75% тәшкил итә”, — дип белдерде Удмуртия Башлыгы.




