Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Әдәби сәхифә - Сарык-диссертант
6.12.2013

Сарык-диссертант

(мәсәл)

Уңышлы җәй — яңгыр ява һәр тәүлектә,
Маллар өчен үлән яхшы көтүлектә.

Һәр хайванга азык җитә — тамагы тук.
Бәхет өчен бары җитә — уй-хәсрәт юк.

Бу мәлдә рухи азыкка теләк арта,
Хайвани фән магнит кебек үзенә тарта.

Сарык уйлый: туйдырды бу надан көтү,
Минем максат — фән юлыннан атлап китү.

Тема таптым (бүгеннән мин фән иясе):
“Бүрегә каршы тору теориясе”.

Шул темага мин диссертация язам,
Булмас иминлек эшендә бәла-казам.

Минем фәнни эштән маллар файда көтәр,
Бүре безнең көтүне читләтеп үтәр.

Сарык үзенә зур җаваплылык алды,
Көтү яңалыкка гаҗәпләнеп калды.

Дәрт белән эшләде сарык, язды-сызды,
Көтүдә шул турыда бәхәсләр кызды.

Кәҗә әйтте: “Гомергә аңгыра сарык,
Аның эшләреннән туйдык — инде гарык!”

Көтүнең башлыгы үгез әйтте өзеп:
“Яңалыкны кабул итегез сез түзеп!

Сарык бит — үз төркемендә түрә хайван,
Яңа мода чыкты хәзер — белмим кайдан.

Һәр түрә фәннәр кандидаты йә доктор,
Син, кәҗә, коткы таратма, тик кенә тор!”

Тынычландылар хайваннар: шулай булсын,
Аңгыра сарыкның фәндә эше уңсын!

***
Сарык диссертациясен тәмам итте,
Ул көтү фәнни советында да үтте.

Көтүдә тантана: сарык бит кандидат,
Котладылар аны ишәк, сыер һәм ат.

…Иртән көтүдә хайваннар шаккаттылар —
Сарыкның бары сөякләрен таптылар.

Аңгыра өчен фән үзен акламаган,
Сарыкны бүре тешеннән сакламаган.

Гыймран Сафин.