Светлана Касимова: “Фестивальгә бөтен авыл белән әзерләндек!”
14 августта “Лудорвай” этнографик-архитектура музей-тыюлыгында “Авылча-фестиваль” — “Гурт — fest» исеме астында халыкара авыл мәдәниятенә багышланган фестиваль узды. Ул көнне удмурт халкының гореф-гадәтләрен чагылдыручы әлеге музей риваятьләр, борынгы авыл җырларны тыңларга, элекке милли киемнәр киеп карап, авыл һөнәрчелеге белән танышып, XIX гасырда үткәрелә торган бәйрәм рухын тоярга була иде.
Үзәктә яшәүче удмуртларны — Пирогово авылы, Көньякта яшәүче удмуртларны — Кияс районы Салья авылы, Төньякта яшәүче удмуртларны — Глазов районы Золотарево авылы, рус авылын — Сарапул районы Юрино авылы һәм Дебес районы Смольники авылы, бисермәннәрне Яр районы Ворцы авылы, ә татар авылын Балезино районы Кистем авылы тәкъдим итте. Алар төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Фестивальгә ямь өстәп, Санкт-Петербург шәһәреннән килгән кунаклар волынка һәм барабаннарда уйнадылар, Бөек Новгородтан — “Круговинка” ансамбле, Эстониядән вокал төркеме, Бураново әбиләре, Глазовтан “Пестросеас” төркеме, Карамас-Пельгадан “Инвожо”, “Вербное воскресение” ансамбльләре чыгыш ясадылар.

Кистем авылыннан килгән милләттәшләребез авыл өе күренешен күрсәттеләр. Җитәкчеләре Светлана Касимова: “Әлеге бәйрәмгә чакыру алгач, бөтен авыл белән әзерләндек. Үзебезнең якларның, татарның тормышын күрсәтү — ул милләтебезнең яшәеше белән башка милләтләрне таныштыру гына түгел, ә гореф-гадәтләребезне онытмау да бит әле”. Татар авыл өе белән танышырга килгән тамашачыларның сүзе колагыма чалынды. “Карагыз әле татар өендә нинди чисталык! Мендәр тышлары, сөлгеләре ап-ак! Аңа икенчесе кушылып: “Ә син татарларның тырыш халык икәнлекләрен белмисеңмени?” — диде. Чыннан да, безнең Ижау шәһәрендәге татар ансамбльләренең борыннарына чиертерлек итеп әзерләнеп килгәннәр кистемлеләр. Берничә самавырлары чыжлап кайнап тора, өстәл тулы ризыклар белән кунакларны сыйлыйлар. Шул арада үзләренә генә хас тел үзенчәлеге белән җыр сузалар, дөбер-шатыр китереп бииләр. Бу көнне амбар эчендә урнашкан Кистем урта мәктәбе музееның әби-бабайлардан калган көнкүреш кирәк-яраклары, савыт-сабалар, кием-салым белән танышырга була иде. “Музей яныннан иртәдән бирле кеше өзелеп тормый, кызыксыналар. Киемнәрне яшь кызлар киеп карыйлар. Һәрбер әсбапның исемен сорыйлар”, — дип уртаклашты үзенең фикерләре белән музей җитәкчесе Илмир Касимов. Халыкның исе китеп борынгы әсбаплар, көнкүреш кирәк-яраклары белән танышуын күргәч, бер ара уйланып та тордым. Хикмәт нәрсәдә соң? Балаларга, яшьләргә, шәһәрдә туып үскәннәргә бу яңалык булса, ә өлкәнрәкләр өчен, шәһәрдә яшәп тә, күңеле белән авылны сагынып яшәгән кешенең җан авазы икән бит бу! Күңел түрендә калган авылга мәхәббәт икән ләбаса! Юкка гына Удмуртия Республикасының Мәдәният һәм туризм министры Владимир Соловьев үзенең чыгышында: “Бөтен яхшы нәрсә авылда”, — дип билгеләп үтмәгәндер!
Биредә үк “Авыл хуҗалыгы туризмын үстерү” темасына эшмәкәрләр, хакимият оешмалары катнашында “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Бу көнне өчләтә бәйрәм иде. Фестиваль музейның 30 еллыгына һәм бал спасы бәйрәменә туры килде. Умартачылар, сатучылар һәрберсе төрле бал һәм кортчылык продукциясен тәкъдим иттеләр. Араларында милләттәшләребез Фәридә Хуҗәхмәтова, Илсөя Мөхәммәтшина да бал, үзебезнең милли ризыгыбыз — чәкчәкне тәкъдим иттеләр.
Рәфилә Рәсүлева.




