Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Себер этләрен җигеп…
15.01.2015

Себер этләрен җигеп…

Яңа ел ялларының соңгы көннәрендә Ижауның Домоседово поселогында Удмуртиядә беренче тапкыр “Гыйнвар бураны-2015” дип аталган бик кызыклы ярыш булды. Ул хаски этләре арасында узыш иде. Чараның исеме дә җисеменә туры килде.
Ярышта катнашыр ­өчен Киров, Пермь, Әлмәт һәм Әгер­җедән хаски, маламут токымлы этләре булган һәм аларны җигеп йөрү спортына гашыйк кешеләр җыелган иде. Бу көнне буран булу сәбәпле, узыш буласы урынга машина белән барып җитү бик авыр булды. Удмуртиядә узган әлеге уникаль ярыштагы искиткеч матур, җитез һәм гадәти булмаган этләргә карарга теләүчеләр саны күп булды. Ярышлар төрле класс­лар буенча оештырылган иде: ирләр, хатын-кызлар кемдер чаңгы, кемдер нарты (озын тар чана) белән узышты.
Оештыручыларның берсе Ижауның “Из Клана Симурана” питомнигы директоры Яна Пушина: “Удмуртиядә җигүле (ездовой) этләр токымнары бик аз. Без 10 ел элек үзебезгә хаски сатып алдык. Ул респуб­ликада беренче эт булды. Аны күргән кешеләр: “Бу лайка бит”, — дип әйтәләр иде. Себер хаскиларының төрле төстәге күзләре әби-бабайларда кызгану хисе уята иде. Чөнки алар бу этне сукыр дип уйлыйлар. Нәкъ шушы сәбәпләр аркасында без питомник ачып җибәрергә булдык. Хәзер инде бу эт токымын бик теләп алалар. Кыяфәте белән бүрегә ошаган искиткеч матур эт игътибарны бик тиз җәлеп итә ”, — дип сөйләде.
Чыннан да, бу узышта чаңгы, чана артындагы спортчыларга түгел, ә дәртләнеп, бар көчләрен куеп узышкан этләргә битараф калып булмый иде. Без дә дус кызым белән, бар мәшәкатьләрне онытып, шушы мавыктыргыч яңа ярышны ахырына кадәр карадык. Оештыручылар бу ярышның икенче этабын март ахырында уздырырга, ә җәй көне хәтта кышкы спорт төренең җәйге версиясен (драйленд) уздырырга телиләр.

Регина Хаҗиева,
Ижау шәһәре.