Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сезгә әйтер сүзем бар!
19.11.2015

Сезгә әйтер сүзем бар!

Рушана Саттарова — “Иман” татар яшьлә­ре берлегенең иң актив әгъзасы. Аның беренче тапкыр оешмага килеп керүен әле бүген дә хәтерлим (мин ул вакытта оешманың рәисе идем). Рушана беренче көннән үк һәр чарада үзенең активлыгын күрсәтеп, яңа, матур идеяләрне тормышка ашыруда башлап йөрүчеләрнең беренчесе булды. Аннан соң дистә елга якын вакыт узды. Шул дәвердә “Иман”да инде ничә рәис, ничә буын актив яшьләр алышынды, ә Рушананың милләтебезгә булган мәхәббәте, мәдәниятебез белән кызыксынуы әле һаман да дөрли. Татар яшьләре оешмасында ул үзенең булачак тормыш иптәше белән танышып, матур гына гаилә корып җибәрделәр. Бүгенге көндә кечкенә кызларын тәрбияләү белән мәшгуль. Тик шуңа да карамастан, Рушана — әле бүген дә күп кенә чараларның оештыручысы. Ә бу эшләрдә аның терәге, киңәшчесе һәм ярдәмчесе — тормыш иптәше Илдар.
Шушы араларда Рушана социаль челтәрдә рус телендә милләттәшләребезгә мөрәҗәгать язган. Аның җан авазы булып яңгыраган әлеге язманың тәрҗемәсен сезгә дә тәкъдим итәбез.

Гүзәл Шакирова.

Һәр ел саен “Иман” татар яшьләре төрле бәй­рәмнәр уздырганнан соң, оештыручыларның берсе буларак, мин үзем өчен нәтиҗәләр ясыйм. Бәйрәм ничек булды? Җитешсезлекләре бар­мы? Халык ничек кабул итте?.. Шу­шы сорауларга җавап эзләгәндә, та­машачыларның оятсызлыгына, тупаслыгына, дорфалыгына исем китә. Аларның фикерләрен ишетеп, үз-үзләрен тотышын күреп: “Башка мондый бәйрәмнәр уздыруда катнашасым юк”, — дип, үз-үземә бер генә тапкыр сүз бирмәгәнмендер.

“Столица” сәүдә үзәгендә узган чәкчәк бәйрәме турында
Яшьләргә үрнәк булырга тиешле өлкән буын вәкилләре бәйрәм кәефен боздылар. “Нишләп шулкадәр озак? Безнең балалар белән килгәнне онытмагыз! Без әллә кайлардан монда басып торыр өчен килдекме?” — кебек сораулар белән алып баручыларның кулларын калтыратып торучылар да булды. Бәйрәмгә килгән балаларга 10-12 яшь. Ә мин ул балалардан 10 яшькә кечкенә кызымны әнисе белән булу мизгелләреннән мәхрүм итеп, өйдә калдырып, алар үзләренең балалары белән ял итсеннәр, милли гореф-гадәтләребез белән танышсыннар, татар телен ишетсеннәр, чәк­чәгебезне авыз итеп горурлык хисләре кичерсеннәр дип тырыштым. Ә шул тырышлыгыма рәхмәт — ри­засызлык белдергән чырайлар. Бәйрәм мәдәният йортында узмагач, анда утырыр урын­нарның булмавын аңларга буладыр, минемчә. Хәер, бу проблеманың да чишелешен әрсез милләттәшләребез тиз тапты: якындагы кафега ашарга килүчеләрне урынсыз калдырып, урындыкларын тиз арада алып бетерделәр. Үзеңдә андый чараларда басып торырлык көч тапмагач, нигә килеп йөрергә? Ә күпләр бу бәйрәмдә авыз итәргә өләшкән чәкчәкне сумкаларына тутырыр өчен алдан әзерләнеп киләләр. Өлкәннәрнең шундый кыланышларын күреп, телсез калам.

“Татар кызы” бәйгесе турында
Традициягә әверелгән шушы бәйрәм узгач та, бик күп сүзләр ишетергә туры килде. “Әй бу бәйгедә урыннар сатып алынган инде…” “Анда минем дустым катнашты. “Бер юньле бүләк тә алмадым, чыгымнарым гына күп булды”, — ди”. Әйе, әйе… беренче урынны сатып утырырга миллион бирә торган бәйге ди бу! Һәр атна бушлай уздырылган мастер-класслар (аларның һәрберсенең үз бәясе 500-3000 сумга кадәр), атнага ике тапкыр узган репетицияләр өчен рәхмәт ишетү урынына шундыйрак сүзләр. Ә минем күпме вакытымны, күңелемне шул бәйгедә катнашкан кызларга бирү турында берәрсе уйлый микән?

Татарча дискотека турында
“Сезнең “Татар пати”дагы музыкага караганда машина магнитофоныннан көчлерәк музыка яңгырый”. Әйе шулайдыр да инде. Галошлар да түфлидән уңайлырак. Су үтми, юешләнми, нос­киның да төрлесен кияргә була.
“Бию көе куегыз”, — диючеләргә менә дигән татар биюе көен уйнатасың. Бераздан: “Шушы бию көенә күпме биергә була, аңа бары тик исерекләр генә бии ала”, — дип килеп җитәләр. Ул көнне мин канәгатьсез йөзләрне, күзләрне күрдем… Сүзләр артык булыр дип уйлыйм…
Таныйсызмы үзегезне? Әгәр танысагыз — мин шат.
Бар кеше дә шундый, дип әйтмим мин. Әлбәттә, арада эшебезне уңай бәяләүчеләр дә бар. Минем тирә-юнемдә андый кешеләрнең күп булуы шатландыра. Бәлки шуңадыр, авыр сүзләрне җиңелрәк кабул итәргә тырышып, традициягә кергән милли эшләребезне дәвам итәбез.

Рушана Саттарова, “Иман” оешмасы бәйгеләрен оештыручы.