Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сезнең катнаш никахка карашыгыз ничек? Чит милләт кешесе белән гаилә коруга ничек карыйсыз?
18.02.2012

Сезнең катнаш никахка карашыгыз ничек? Чит милләт кешесе белән гаилә коруга ничек карыйсыз?

Равил Булатов (татар концертларын алып баручы, тамада):
«Бу мәсьәләдә бик сак булырга кирәк дип саныйм. Чөнки күз алдыбызда бик күп гыйбрәтле язмышлар. Катнаш никахтан туган баланың милләте нинди булачак? Олыгайган көндә берең почмакка карап Ходасын искә төшерсә, берең намазлыкка тезләнсә, бер дә күңелле түгелдер ул. Бер гаиләдә ике фикер, ике дин, ике төрле кыйбла. Яшьтәшләремә минем киңәшем: үз милләтеңнән булган газиз парыңны табып, бер уйда булып, уртак тел табып яшәү бәхетеннән үзегезне мәхрүм итмәгез. Уртак никах бер генә бер генә диндә дә хупланаәл түгел ул. Кайбер милләтара низагларның катнаш никахтан булган кешел һәр катнашы белән туганлыгын да онытмыйк. Чит милләтәр белән тарихи дуслыкны какшатмас өчен дәүз милләтеңнән булган кеше белән гаилә кору мөһим».

Тансылу Фассаева ( медицина хезмәткәре, 22 яшь):
«Мин катнаш никахларга каршы. Нинди генә мәхәббәт булмасын, катнаш гаиләдә төрле каршылыклар, низаглар килеп чыгу ихтималы зуррак. Мәсәлән, гаилә коргач, никах укыту, балага исем бирү, өйгә Корьән укыту һәм башка сорауларны хәл иткәндә. Ни генә дисәң дә, үз милләтең үз милләтең инде!!!».

Ландыш Әбүдәрова («Сөембикә» журналы хезмәткәре, 31яшь):
«Татар егете башка милләт кызына өйләнеп, татар баласы үстерсәләр, мин катнаш никахка уңай карыйм. Тик, кызганычка каршы, безнең татар кызлары урыска чыгып, урыс баласы, кыргызга чыкса, кыргыз баласы үстерә. Бары тик милли, иманы нык булган татар кызлары гына балаларына милли тәрбия бирә. Гомумән, катнаш никахларга мөнәсәбәтем уңай минем. Гадәттә, ике милләт кешесе корган гаиләдә, кемнең милләт генетикасы көчлерәк, шуныкы өскә чыга».

Элмира Ибрагимова(Башкортостанның «Өмет» газетасы журналисты):
«Мин бик күп катнаш гаиләләрне беләм. Тирә-якта ничек кенә лаф ормасыннар, «Дин, тел һәм милләт аермасы гаилә низагларына сәбәп бездә», — дигәннәрен ишеткәнем юк. Әлбәттә, мондый адымга нык уйлап, иптәшеңнең динен, телен, йолаларын кабул итәрлек, хөрмәтләрлек булсаң гына барырга кирәктер. Кешенең үзеннән һәм тәрбиясеннән тора дияр идем. Гаилә институты үзе дә нык какшау бүген. Яшьләрне гаилә корып яшәргә өйрәтүче юк. Һәм, кызганычка каршы, монда катнаш никахлар проблемасы гына түгел».

Разил Камалов (студент, 22 яшь ):
«Мин татар кызына гына өйләнер идем. Бер дин, бер милләт кешеләре булып парлашып яшәү күпкә җиңелрәк бит, нигә тормышны катлауландырырга?!».

Дилбәр Хаматдинова (студент, 19 яшь):
«Мин үзем башка милләт кешесенә тормышка чыкмас идем. Әти-әнием дә моңа риза булмаячак».

Ленар Насретдинов: («Иман»татар яшьләре берлеге рәисе):
«Куп кенә яшьләр: «Арада мәхәббәт булса, милләтең нинди булу мөһим түгел», — диләр. Мин бу фикер белән килешмим. Үз милләтеңнән булган кеше барыбер күңелгә якынрак ул. Һәр милләтнең үз культурасы, яшәү рәвеше, бәйрәм-йолалары бар. Мисал өчен урыслар зурлап Пасханы бәйрәм итә. Мин аларга ияреп йомыркалар буяп йөрмим бит. Үзебезнең олы бәйрәмнәребез — Корбан, Ураза гаете бар, үзебезгә генә хас йолаларыбыз күп. Мин бермилләтле гаиләләр яклы».

Ләйсәния Гатауллина (6нчы гимназиясе укытучысы, 23 яшь):
«Катнаш никахка тискәре карашта мин. Әлбәттә, мәхәббәт белән янсан, акылны йөгәнләү авырдыр ул. Тик яшьләр шуны да аңларга тиешләр: алда озын-озак тормыш бар. Парлар икесе ике диндә булса, гадәти проблемаларга дин проблемасы да өстәлә. Шәхсән, миңа рус милләтле егетләр белән очрашу гына түгел, хәтта аралашу да кыеннан бирелә».

Рафис Корбангалиев (студент):
«Мин катнаш гаилә коруга каршы. Без ассимиляциягә юл куярга тиеш түгел».

Айгөл Хабиева (нәфис гимнастка, өлкән тренер):
«Әлбәттә, балалар әби-бабаларының телендә сөйләшеп үссен өчен гаиләләр бер милләтле парлардан төзелергә тиеш. Әмма… ир-атлар аз алар. Күпме яшь кызлар үз парларын таба алмыйча интегә. 30 яшьтән соң алар татар милләтеннән булсын дип сайланып тормый инде, һич булмаса, ир-ат мәгънәле, җүнле булсын дип холкына иътибар итә. Нәтиҗә буларак, катнаш гаиләләр артканнан-арта. Ачы булса да, бу – хакыйкать!».

Зөлфия Әхмәтова (студент):
«Тәрбияләп үстергән әти-әниеңне хөрмәт итсәң, тормыш иптәшең дә үз милләттеңнән булырга тиеш дип уйлыйм мин. Бәхетле гаилә корыйм дисәң, үз милләтеңнән булган кешене табарга кирәк. Минем фикерем шундый».