Сез безгә, без сезгә кирәк
Тауҗамал авылында Исфира ханым Исмәгыйлева дигән хәбәрчебез бар. Ул — шушы авылда яшәүче милләттәшләребез белән элемтәдә торырга ярдәм итә. Әлеге хатны ул редакциябезгә февраль аенда җибәреп, авылларында зур вакыйга булганлыгы турында язган иде: анда клуб бинасы ачылган. Клубта Тәнзилә Илалетдинова мөдир булып эшли икән. Концерттан, бал-маскарадтан гыйбарәт Яңа ел кичәсе клубта иң беренче оештырылган чара булган. Иске Яңа елны каршыларга Байсар авылыннан 13 гыйнварда кунаклар килеп бәйрәм итүләрен дә Исфира апа хатыннан белеп торабыз. «Концерт төрле-төрле уеннар белән үрелеп барды, бик күңелле булды. Чәй янына пилмәннәр пешердек, бәлешләргә кадәр алып килдек — өстәл тулы ризык иде. Бәйрәм итүдә яше дә, карты да катнашты», — дип яза ул. Яңа ел кичәләрен үткәргәннән соң, иманым камил, авыл халкы башка бәйрәмнәрне дә яңа клуб бинасында уздыргандыр. Тауҗамалда яшәүчеләрне чын күңелебездән клуб ачылу белән тәбрик итәбез. Бу — безнең өчен дә зур шатлык, чөнки әлеге клубның ачылуында «Яңарыш» газетасының да күпмедер өлеше булуы хак.
Әгерҗе шәһәреннән иң актив хәбәрчеләребезнең берсе — Асия Корбангалиева. Аның бездә «Гашыйклар көне»нә багышланган «Cөюдән дә күркәм ни бар» дигән мәкаләсе бастыруны көтеп ята. «Яшьләргә «Гашыйклар көне» бик тә якын: алар романтика ярата, — дип яза ул. — Әнә шуңа күрә дә 27нче училищеда бу көндә аеруча бер җанлылык хөкем сөрде.
Директор урынбасары Рөстәм Гобәйдуллин укучыларга һөнәр үзләштерүдә зур уңышлар теләде, «Йөрәкләрдә сөю булсын, яратып һәм яратылып яшәгез», — диде. Бердәнбер насыйп ярыңны, гомерлек парыңны кайдан табарга? Бәлки шушындадыр? Сәхнәдән кызлар залга төшеп, конкурсларда катнашу өчен үзләренә парлар сайлады. Берсеннән-берсе кызыклырак ярышларда алар осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Аеруча «сөю алмасы» белән уздырылган бәйге тамашачылар күңеленә хуш килде.
Бу шоуда гашыйкларның бер-берсенә нәрсә бүләк итүләрен дә, нинди теләкләр теләвен дә, нинди шигырьләр укуын да, нинди җырлар башкаруын да, нинди уеннар уйнавын да, гомумән, хәзерге яшьләр тормышыннан бик күп яңалыклар белдек. Ләйсән Гобәйди, Айдар Гәрәев кебек җырчылар, Владислав Туганаев, Владислав Макаров, Камил Садыйков кебек биючеләр һәм шигырь укучыларның чыгышлары белән бик матур үрелеп барган бу бәйрәмне педагог-оештыручы Язгөлем Гыймазетдинова укучыларның күңелләрендә калырлык итеп оештырды. Бу күңелле чарадан соң яшьләр рәхәтләнеп дискотекада да күңел ачты».
«Күптән түгел Ижауда иҗат итүче «Бәхет» ансамбле Глазов татарларының күңелләрен яшәртеп китте, — дип яза Зәйтүнә Касимова. — Башкалабыз Ижауда шундый талантлы артистларыбыз бар икән! Концерты алып баручы Рәсимә Мифтахетдинова сүзгә бай булуы белән таң калдырды, җырчылары да шундый матур, моңлы итеп җырлыйлар ки, алар башкарган җырлар, яшь чакларны искә төшереп, колакта һаман да яңгырап тора. Концерттан кайтканда без, тамашачылар, күтәренке күңел белән кайтып киттек. Артистларга бик күп рәхмәтләребезне белдерәбез.
Дөресен генә әйткәндә, чикерткә кебек сикереп биюче ярымшәрә артистлардан туйдык инде. Ә «Бәхет» ансамбле җырчыларының өс киемнәре, күлмәк-костюмнары — барысы да үзебезчә, татарча. Аларга исәнлек-саулык телим, киләчәктә тагын күп мәртәбә очрашырга язсын».
Алдагы хат та бу артистларның гастрольләре турында.
«Тамак туклыгы гына канәгатьләндерми кешене, — дип яза Фирая Әхмәтҗанова. — Күңел бит ул җыр-бию, уен-көлке, тамаша да тели. Менә бездә дә, Тирсә мәдәният йортында, апрель ахырында Ижау шәһәреннән килгән «Бәхет» ансамбле «Бер күрешү — үзе бер гомер» дигән концерт программасы тәкъдим итте. Шәфика апа Таҗетдинованың «Элмәлек» җырын тыңлаганда, зал тын да алмыйча, үткәннәрне уйлап утыргандыр, мөгаен. Ансамбльнең гармунчы-баянчыларын тыңлаганда, аларның рухи яктан бай, музыкага гашыйк кешеләр икәнлеген аңладык. Җитәкчеләре Рәсимә Мифтахетдинова бик сәнгатьле итеп Чыңгыз ага Мусинның шигырьләрен сөйләде. Биючеләре дә, нәфис сүз осталары да бар икән ансамбльдә…
Күңел тарткан шөгыль генә канәгатьләнү хисе һәм ләззәт бирә кешегә. Әлеге концертны карагач, шундый нәтиҗәгә килдем мин. «Бәхет» ансамбле безнең күңелләрне күтәреп, эшләргә дәрт өстәде. Әгәр дә «Бәхет» ансамбле концерт куя» дигән хәбәр ишетсәгез, һичшиксез, барыгыз, карагыз, тыңлагыз — үкенмәссез».
Фирая Әхмәтҗанованың чираттагы хатын да укып китик. «Кич булу белән, — дип яза ул. — Авылыбыз мәдәният йортына яше-карты ашыкты, чөнки анда «Аулак өй» кичәсе буласы иде. Өлкәннәр үзләренең яшьлекләрен искә алырга, яшьләр берәр кызык булыр дип килделәр. Зал бик матур итеп бизәлгән, чиккән тастымаллар, тәрәзә челтәрләре, өй күренеше. Кичә сәхнә ветераннарының «Шәл бәйләдем» биюе белән башланып китте.
Безнең халык борынгыдан ук кунак сыйларга яраткан. Шуңа да кичәдә катнашучылар татар халык ашлары тоткан килеш сәхнә әйләнделәр, аннары ризыкларны матур итеп өстәлләргә тезеп куйдылар. Коймак, бәлеш, чәкчәк, бавырсак — ниләр генә юк иде анда!
«Аулак өй»не алып баручы Резеда Сираева әйтүенчә, аулак өйләр гармунсыз үтмәгән, үзебезнең авыл горурлыгы булган баянчыбыз Альберт борынгы көйләрне сыздырып җибәрде, күңелләрне җилкендерде. Гөлгенә Ринат кызы җитәкчелегендә «Сөмбелә» ансамбле балалары бик оста итеп ламбада биюе башкардылар.
Кичә уеннар белән аралашып барды. Алга таба тамашачы белән бергә «Яшел яулык», «Түбәтәй салыш», «Ел фасыллары» кебек уеннар уйналды.
Бәйрәмгә ямь биреп, егетләр килеп керделәр. Араларында бик моңлы тавышлы Алик «Әниемнең куллары» җырын башкарды. Зөлфирә, Гөлсөяр, кунак кызы булып килгән Фәния дә бик матур җырлар башкардылар. Вафиләбез чегән биюен бик оста башкарды, Фәнилә биеп кенә калмады, мәзәкләр сөйләп тә кичәгә ямь өстәде. Шигъри җанлы Рәйсә һәм Әлфирә тамашачыны үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды…»
Ижаудан Гөлсинәр Шакирова дигән укучыбыз да безгә хат юллаган. «Мин Тәбәрле авылында туып үстем, — дип яза ул. — Менә 50 ел инде Посадка артында гомер итәм. Ул як миңа бигрәк тә якын. Сызылып таңнар атканда, кичен Чекерил тау артына төшеп кояш баеганда Посадка арты бигрәк матур…
Миңа апрельдә хастаханәдә ятарга туры килде: операция ясадылар. 7нче неврология хезмәткәрләренә газетабыз аша бик зур рәхмәтемне ирештерәсем килә. Бигрәк тә хирург Роман Алексеевичка рәхмәтлемен. Авыр вакытта мине ташламаган балаларыма, кияүләремә, тормыш иптәшемә, шулай ук миңа ярдәм кулы сузган туганнарыма рәхмәт җиткерәм». Әйе, кайгыда да, шатлыкта да дуслар, ярдәменнән ташламый торган туганнар булу — зур бәхет ул. Бик күп кенә милләттәшләребез өчен «Яңарыш» газетасы да якын дуска әверелде. Алар шатлыклыклары, авыр кайгылары белән уртаклашып хатлар юллыйлар. Ижауда гомер кичерүче Зөһрә Абдуллинаның хаты әнисен югалту ачысы белән сугарылган. «Якын кешеңне югалту — бик авыр хәл, — дип яза ул, — газиз әниеңне соңгы юлга озату — икеләтә авыр. Май аенда Актаныш районы Иске Байсар авылында сеңелем карамагында яшәгән әниебез — Нәҗирә Шәйхрази кызы Абдуллина бакыйлыкка күчте. «Дөнья мәшәкатьләре белән әниемә җитәрлек хөрмәт күрсәтә алдым микән?» дигән сорауны үземә еш куям.
Әнием бик сабыр, эшчән, кешелекле иде. Аңа бик күп борчулар да китерми калмаганбыздыр, без бит аның 5 бөртеге идек…» — дип яза ул.
Әнисенең урыны оҗмахта булсын. Үзенең балаларына хәер-фатихаларын әйтеп киткәндер, дип ышанабыз. Гомумән, һәр кешенең дә авыр кайгыларны җиңел кичерүләрен теләп калабыз без.
Безнең газета «Татар һәм башкорт халкының атналык гаилә газетасы» дип атала, — дип яза Дания Борһанова, — ә башкортлар саны Удмуртиядә 4300дән 3400гә калган. 2010 елның мартында «Дуслык йорты»нда узган корылтайларыннан соң, «Яңарыш»: «Берләшик, башкорт дуслар!» — дип язып чыккан иде. 2 ел узды, ләкин бер кайтаваз да, бу темага бер мәкалә дә язмадылар. «Нигә шулкадәр битараф бу тугандаш халыклар, әллә Ижауда бөтенләй яшәмиләр микән?» дигән сораулар килә. «Салават» башкорт оешмасы, аның җитәкчесе Әмир Татлыбаев, сез кайда, нинди уй-гамәлләр белән яшисез?! Бәлки җавап язарсыз?..»
Әйткәнебезчә, редакциягә килгән хатлар төрле-төрле. Бу урын ниндидер лирик чигенеш таләп итә, шуңа күрә хәбәрчеләребезгә кагылышлы берничә теләкне әйтеп китәсебез килә. Җәй — эш күп чак. Печән өсте дә якынлаша, бәрәңге кортларына каршы көрәшәсе бар, җиләкләр дә өлгерә. Әлеге мәшәкатьләр сезнең белән элемтәне өзмәс дип ышанасы килә. Җәйге кичләрдә утырып фикерләрегезне, гыйбрәтле хәл-вакыйгаларны кәгазьгә төшерегез һәм безгә юллавыгызны дәвам итегез, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Һәр хатны да түземсезлек белән көтеп алабыз.
Рамил Хәмидуллин



