Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Сигаево авыл спорт уеннарына әзерләнә
27.06.2016

Сигаево авыл спорт уеннарына әзерләнә

Республикабыз халкы элек-электән спортка гашыйк, данлыклы спортчылары белән лаеклы рәвештә горурлана. Гомумән, хәзер һәркем булдыра алганча сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга тырыша. Үзенең спортка кагылышы булмаган очракта да, илдә, республикада, туган шәһәрендә булган спорт чаралары белән кызыксынып тора.

Соңгы елларда авыл спорт уеннарын уздыру традициягә әверелде. Шулай да һәр төбәк тә авыл спорт уеннарын үткәрә алмый. Моның өчен спорт уеннары уздырырга шартлар тудырылган булу кирәк. Бу яктан Сарапул районының Сигаево авылы горурланырлык. Республикакүләм авыл спорт уеннары беренче тапкыр 1992 елда нәкъ биредә узган. Ә быел исә яңадан XXV җәйге авыл спорт уеннарын уздыруны Сигаевога ышанып тапшырдылар. Бүгенге көндә биредә әлеге зур чарага әзерлек бара. Халыкара стандартларга туры китереп, стадион төзелеп ята. Аның өчен 89 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Уеннарны үткәрүгә шәхси эшмәкәрләр дә ярдәм итә.

Уеннарга республикабызның 25 районыннан командалар киләчәк. Узган ел авыл спорт уеннарында 800 спортчы катнашкан. Быел спортчыларның саны — 1400 булачак дип көтелә.

Спортчылар Сигаево мәктәбендә, Сигаево политехник колледжында яшәячәкләр. Аларны “Флагман”, “Отдых” кафеларында ашатачаклар. Бөтен спорт корылмалары бик уңайлы, компактлы урнашкан. Рес­публика Башлыгы Александр Соловьев карары буенча, бу уеннар 5-9 июльдә узачак. 7 июльдә 18.00 сәгатьтә аны тантаналы рәвештә ачып җибәрәчәкләр. Хәзерге вакытта укучылар, студентлар, мәдәният хезмәткәрләре әлеге зур чарага әзерлек алып баралар.

“Сигаево авылыннан катнашачак команда составы 100 кешедән торачак. Без хуҗалар буларак барлык төр ярышларда да катнашачакбыз”, — дип сөйләде шәһәр хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Петрович Шумихин. Билгеле инде, команда составында күбесенчә спорт мастерлары, спорт мастерларына кандидатлар, беренче разрядлы спортчылар керә. Ярышлар 16 спорт төре буенча үткәреләчәк: волейбол, җиңел атлетика, гаилә ярышлары, гер спорты, армспорт, футбол, өстәл теннисы, аркан тарту, ирекле көрәш, лапта, җәйге полиатлон, дзюдо. Җитәкчеләр өчен аерым 3 төр бәйге — дартс, пневматик мылтыктан ату, городки оештырылачак. Уеннарга әзерлек барышында оештыру комитеты 50 утырыш үткәргән инде, һәр район командасына кураторлар, волонтерлар билгеләнгән.

Уеннарның талисманы һәм символы “Камушка” — рус сылуын — безнең Кама елгасын гәүдәләндерәчәк.

Стадион территориясендәге иске тир бинасы административ хуҗалык корпусына үзгәртеп корыла. Монда чаңгы базасы, чишенү, душ, ял, тренерлар бүлмәсе һәм буфет булачак.

Эшләрнең икенче этабы буларак, 1 чак­рым чаңгы-роллер трассасына асфальт салыначак. Ул стадион һәм парк массивыннан узачак. Һәм бу корылма респуб­лика кышкы спорт уеннарына да хезмәт итәчәк. Яңадан бер спорт корылмасы — чишенү, тимераяклар саклау бүлмәсе булган тренажер залы төзелә. Аның икенче катында теннис клубы урын алачак. Моннан тыш, авыл спорт уеннарына хоккей коробкасы төзелә.

Боларның барысын да миңа бәйнә-бәйнә Владимир Шумихин сөйләде. Ә физкультура һәм спорт җитәкчесе Алексей Балтин бу спорт корылмаларын бер-бер артлы күрсәтеп, таныштырып та чыкты. Хәзерге көндә машиналар куяр өчен парковка ясала.

Сигаево авылында халыктан җыелган акчага бик матур храм салына башлаганнар. Балалар иҗаты йорты сафка баскан. 2 торак йорт, “Отдых” кафесы, “Факел” спорт-сәламәтләндерү комбинаты реконструкцияләнгән. Волейбол ярышлары нәкъ шунда узачак.

Сигаевода урнашкан политехник колледж спорт залына, төзелгәннән бирле беренче тапкыр, искиткеч яхшы итеп ремонт ясалган. 3 млн. сумга идән-түшәмнәре төзекләндерелгән, тәрәзәләре алыштырылган, диварлары буялган. Ә стадионда футбол кыры өчен ясалма газон һәм тартан белән капланган йөгерү юлы (беговая дорожка) булачак.

Үзебез яшәгән төбәктә уңай якка шундый зур үзгәрешләр булуын күреп, кош тоткандай сөенеп кайттым. Бу спорт корылмалары җәйге спорт уеннары тәмамлангач та халыкка хезмәт итәчәк бит, бигрәк тә алар яшь буын өчен, балаларны яшьтән спорт белән кызыксындыру, сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен кирәкле.

Ә озакламый узачак җәйге авыл уеннары турында сүземне тәмамлап, барыгызны да әлеге ярышларны карарга бирегә килергә чакырам.

Асия Әхмәдиева, Сарапул шәһәре.