Син — минеке, мин — синеке

Виртуаль аралашу бүгенге заман кешесенең бик күп вакытын алып тора. “Одноклассники”, “В контакте”, “Фейсбук” социаль челтәрләрендә утыру яшәү рәвешенә әверелде. Яшьләр артыннан аларның ата-аналары, хәтта әби-бабайлары да иярә. Төрле челтәрләрдә берничә шәхси бит булдырып, аська, социаль форумнар, скайп аша бер-беребез белән гадәти аралашу ысулын онытабыз да сыман. Еш кына вакыт юклыгына сылтап, иң якын кешеләребез белән күрешергә дә вакыт тапмыйбыз. Ә социаль челтәр битләрендә ни белән кызыксынуыбыз, нинди эшләр башкаруыбыз, нинди кәефтә булуыбыз турында әледән-әле алышынып торган фотосурәтләребез, статусларыбыз һәм язмаларыбыз сөйләп тора. Әлеге челтәрләрдән күренгәнчә, аралашкан дусларыбыз да күп сыман. Болар бар да социаль челтәрдә… Ә тормышта ничек?
Хәсрәт-шатлыкларыбызны ышанып уртаклашыр, күзгә-күз очрашып, җылы аралашу өчен вакыт таба алырлык чын дусларыбыз бармы соң? Ә үзебез? Интернет челтәре аша матур, купшы итеп күренгән сыман үзебезне тормышта да күрсәтә, уңган-булганлыгыбыз белән башкаларны кызыксындыра, җәлеп итә алабызмы?
«Яңарыш» газетасының яңа проекты — «Син — минеке, мин — синеке» кичәсенә бар редакция белән әзерләнеп йөргәндә шушы сорау башымнан узды. Чөнки әлеге чарада катнашырга теләк белдергән тәвәккәл яшьләребезгә туры килерлек һәм кызыксындыра алырлык парларны безгә үзебезгә эзләргә туры килде. Һәрберебез үзе белгән, таныш булган дусларын бирегә чакырды. Аларны телефон аша да, җәмгыятьтән дә түгел, нәкъ менә Интернетка чумып кына табу мөмкин булу хакыйкатенә төшендем дә инде.
Менә кичә буласы 21 октябрь киче. “Домино” клубында татарча дәртле җыр агыла. Чарада катнашырга теләк белдергән яшьләрнең бик көттереп кенә килүе башта күңелгә шөбһә салган иде. Әмма бу яшьләребезнең бераз кыюсызлыгы, “Бирегә килеп мин дөрес эшлимме?” — дип икеләнүе, саклык белән генә килүе булган, күрәсең. Ишектән керүгә ачык йөз белән елмаеп каршы алучыларны, тыйнак яшьләр җыелуын күреп, нәкъ үзе теләгән татар мохитенә тап булуын аңлагач, кыюсызлыклары юып алгандай югалды. Кичәне алып баручы Гүзәл Шакирова, Ләйсән Әхмәтова катнашучыларга: “Сез: “Мин монда дөрес килмәдем бугай”, — дип уйлый күрмәгез. Бирегә без кияүгә чыкмыйча яки өйләнмичә калган кызларны-егетләрне чакырмадык. Күреп торабыз һәммәгез уңган, булган, өлгер һәм чибәр. Бирегә сезне, татар яшьләрен, бер-берегез белән белән милли мохиттә аралашу, танышу, дуслашу өчен чакырдык. Бүгенге катнаш никахлар артканнан-арта барган заманда мондый чаралар оештыру, татар яшьләрен бергә җыю, безнең карашка, бик әһәмиятле”, — дип сөйләп үттеләр.
Кичәдә катнашырга 5 егет, 7 кыз килгән иде, алып баручылар аларның һәммәсе белән кыскача таныштырып чыкты. Алга таба яшьләрнең үзләренә дә сүз бирелде. Аларга тапкырлыкларын, зәвыкларын, тормышка карашларын күрсәтү өчен дә мөмкинлек бар иде. Кызлар, җиләк-җимешләр белән өстәл ямьләү сәләтләрен күрсәтергә тиеш булды. Алар бу эшне бик оста башкарып чыктылар. Ә егетләргә галстук бәйләргә тәкъдим ителгәч, алар башта югалып калдылар. Муенына салынган галстукны бер бәйләп, бер сүтеп җәфаланган бер егет исә аптырагач, үзенең тапкырлыгын эшкә җикте, галстукның бер башын муеныннан күлмәк эченә генә тутырып куйды. Ә бер егеткә бөтенләй газап чигәргә туры килмәде. Аңа каршындагы Илгизә исемле кыз ярдәмгә килде. “Менә шулай кызлар егетләргә камыт кидерә инде”, — дип шәрехләп куйды алып баручы шаярып.
Камыт, дигәндә, кызларны да, егетләрне дә бу мәсьәлә бик кызыксындыра икән. Егетләр-кызлар бер-берсенә сораулар бирә ала, дигәч, гаиләдә кем баш, кем муен булу турындагы сорауны ике як та бирде. Гаиләдә ничек булырлар, билгесез, әмма яшьләрнең күпчелеге бу сорауга тигез хокуклылык яклы булуын белдерде. “Кайсы илгә сәяхәт итәр идегез?”, “Гаиләдә ничә бала булуын телисез?”… Әңгәмә кемнең ничә ел машина йөртү стажы, нинди автомобиле булуын ачыклауга кадәр барып җитте. Бу бик җанлы аралашу белән барган кичәгә Башкортостан җырчысы Флүр дә кушылып, җырлавын бүләк иткәч, чара тагын да ямьләнеп китте.
Ләйсәния исемле катнашучының чигеп алып килгән кулъяулыгы татар традицияләренең исән икәнлегенә ишарә иде. Моннан тыш Ләйсәния үзе иҗат иткән мәхәббәт турындагы шигыре белән дә сөендерде.
Кичә азагында кызлар үзләре пешереп алып килгән тәмле торт, бәлешләр белән чәй эчкәндә яшьләр бер-берсе белән тагын да якынрак таныштылар. Дәртле татар җырларына кушылып бию, җанлы аралашу белән кичәнең азагына якынлашуы сизелмәде дә. «Син — минеке, мин — синеке» кичәсендә Зөлфия — Рәзил пары барлыкка килде. Аларга “Яңарыш” газетасы 2 ноябрьдә булачак Габделфәт Сафин концертына билетлар бүләк итте. Чара ахырында Илгизә белән Руслан арасында да дуслык җепләре барлыкка килүе аеруча сөенечле иде. Калган яшьләр дә кичәдә катнашуларына үкенмәгәннәрдер дип уйлыйм, алар үзләренә татар милләтеннән дуслар булдыру, алар белән рәхәтләнеп аралаша алу мөмкинлегенә ия иде бит. Һичьюгы алар Интернет аша гына түгел, ә чынбарлыкта үз телебездә сөйләшүче, талантлы, чибәр, булдыклы татар яшьләре барлыгына инандылар. “Яңарыш” газетасы редакциясе яшьләрнең сүзләренә колак салып, «Син — минеке, мин — синеке» кичәсен уздыруны алга таба да дәвам итәчәк. Киләсе чараны агымдагы елның ноябрь азагында 25-35 яшьлекләр өчен үткәрүне күздә тотабыз.
Катнашырга теләгегез булса, “Яңарыш” газетасына яки 8-963-542-09-95 телефоны буенча шалтырата аласыз.
Элмира Нигъмәтҗан



