Солдат булу җиңел түгел

Республиканың Пирогово авылында урнашкан хәрби-патриотик үзәгендә “Призывник — спецназ — 2014” дип аталган сәламәтләндерү лагере эшли. Биредә республиканың төрле районнарыннан килгән 90 яшүсмер ял итә: беренче взводта — республиканың хәрби-патриотик тәрбия бирүче үзәкләреннән килгән яшүсмерләр, ә ике взводта — социаль яктан имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Июль ахырында лагерьда Республиканың Сәламәтлекне саклау министрлыгы Сәламәтлек көне уздырды. “КамАЗ” машинасында заманча җиһазландырылган медицина хезмәте күрсәтү комплексында табиблар яшүсмерләрнең сәламәтлекләрен тикшерделәр.
“Яшүсмерләрнең сәламәтлеге безнең өчен бик мөһим. “Сәламәтлегеңне сакла”, — дип күп тапкырлар әйтелсә дә, яшүсмерләр аңа колак салмаска мөмкиннәр. Бүген аларның сәламәтлеген 9 төрле белгечләртикшерәчәк. Белгечләр шунда ук аларга киңәшләрен бирәчәкләр, төрле тренинглар уздырачаклар, әңгәмәләр корачаклар. Һәр яшүсмергә сәламәтлек паспорты ясалачак һәм алар участок педиатрларына тапшырылачак.
Бүген спорт биюләре белән шөгыльләнгән яшьтәшләрен чыгыш ясарга чакыруыбыз да очраклы түгел. Алар үрнәгендә сәламәт яшәргә һәм спорт белән даими шөгыльләнергә кирәклеген төшендерергә телибез”, — диде министр урынбасары Людмила Гузнищева.
Биредә ял итүче яшүсмерләрнең сәламәтлекләренә килгәндә, чынлыкта да, мактанырлык түгел икән. “Аларның кайберләренә иртәнге физзарядка вакытында йөгереп килү дә авырлык тудыра. Чөнки яшүсмерләрнең 80%ы тәмәке тартучылар. Алар арасында наркотиклар белән мавыгучылар да бар. 13-17 яшьлек чор — яшүсмерләр өчен куркыныч вакыт. Бу чорда алар үзләре эшләгән адымнарын тиешенчә аңлап бетерә алмыйлар. Бүген без яшүсмерләргә наркотикларның сәламәтлеккә нинди зыянлы булуын аңлату өчен кино, брошюралар алып килдек. Аерым әңгәмәләр дә корачакбыз. Төп максатыбыз яшүсмерләргә, начар компаниягә эләккәч, “Юк”, дигән сүзне әйтергә өйрәтү. Чөнки алар тәкъдим иткән наркотиклардан баш тарта алмыйлар. Хәзер синтетик наркотиклар аеруча бала сәламәтлеге өчен куркыныч. Ул кыска вакыт арасында баланы юкка чыгарырга, хәтта акылдан яздырырга мөмкин. Кайбер әти-әниләр балаларының наркотик кулланганнарын белсәләр дә, белгечләр янына йөгерергә ашыкмыйлар. “Өйдә бикләп тотам да, акылга килер”, — дип уйлап ялгышалар”, — диде нарколог Виктор Астахов.
Лагерь хезмәткәрләре кадет сыйныфларында белем алган, тәртипкә өйрәтелгән балалар үрнәгендә милициядә исәптә торучы балаларны тәрбияләү алымын кулланып эшлиләр. Мондый эксперемент биредә дүртенче ел уздырыла икән. Аның нәтиҗәсен дә күрә башлаганнар.
“Яшүсмерләргә лагерьда беренче көннәрдә бик авыр, хәтта өйгә кайтырга сораучылар була. Без аларга: “Тагын ике көн түзегез, ике көннән соң да түзә алмасагыз, кайтарабыз”, — дибез. Башка елап килмиләр, лагерь тормышына күнегәләр. Безнең төп максатыбыз яшүсмерне мөстәкыйльлеккә өйрәтү. Казармага эләккәч, балалар урын-җирен җыярга, тузан кунган аяк киемен чистартырга, дуслашырга, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр. Хәзер күп кенә балалар үз-үзләренә бикләнгән. Ә монда алар ачылалар, чыныгалар. Бүген бөтен лагерь белән атарга өйрәнү урынына бардык. Бик күп тренировкалардан соң, яшүсмерләр рәхәтләнеп аттылар. Дөрес 10 көн аз вакыт, әмма биредә алган күнекмәләр киләчәктә аларга үз өсләрендә эшләргә ярдәм итәчәк”, — ди лагерь җитәкчесе.
Иң мөһиме: яшүсмерләр лагерьда ирләр тәрбиясенең тәмен тоеп кайталар. Ә бу бүгенге көндә ир балаларга бигрәк кирәк. Чөнки бик күп малалайлар әтисез үсәләр. Балалар бакчасында да, мәктәптә дә тәрбия хатын-кызлар кулында. Ә биредә белгечләр барысы да хәрбиләр. Ә иң мөһиме абыйларының иңсәләреннән ирләрчә кагып куюлары, кулларын кысулары, мактап җибәрүләре, дусларча сөйләшүләре эзсез югалмас. Сарапул машина төзү техникумының өченче курсында белем алучы Илназ Таҗетдинов: “Мин армиягә барудан курка идем, әлеге лагерьда ял иткәннән соң, хәрби хезмәткә бару теләге уянды”, — диде.
Тырышлык таш яра, дип юкка гына әйтмиләр шул. Димәк, әлеге хәрби-патриотик тәрбия үзәге алдына куелган бурычлар үтәлә һәм илебезнең иминлеген саклаучылар үсәләр дип ышанып әйтә алабыз.
Рилия Закирова.



