Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!



Котлыйбыз


Баш бит - Яшьлек адымы - Спорт күгендә — йолдызчыклар
22.06.2012

Спорт күгендә — йолдызчыклар

Ренат һәм Руфинә Нигъмәтуллиннар гаиләсендә Рузана һәм Рамилә исемле һәр яктан да уңган, булган кызлар үсә. Бер-берсенә бик охшаш һәм шул ук вакытта һәркайсы үзенчәлекле апа-сеңел, икесе дә кечкенәдән спортка гашыйк. Зур тырышлык, сабырлык нәтиҗәсе булып кызларның бүгенге көндә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешүләре тора. Кызларның һәркайсы турында аерым язмыйча мөмкин дә түгел, чөнки Рузана Мәскәү шәһәренең «Дисней» каналы оештырган бию бәйгесендә җиңеп, Голливудта чыгыш ясарга чакырылса, 14 майда 13 яшьлек Рамилә йөзү буенча ил беренчелеге пьедесталына күтәрелде.

Рамиләне көткәндә әниләре малай булыр дип, Рамил исеме уйлап куйган булганнар, кыз тугач, Рамилә дип кушканнар. Озын чәчле, көләч йөзле, тыйнак кызны, шәхсән үзем су анасына да ошаттым. 7 яшендә Рамилә йөзү түгәрәгендә шөгыльләнә башлый. «Ул кечкенәдән суны бик яратты, ваннада юынганда да чумып уйный иде», — дип көлә әнисе.

Әлеге чибәр, бар яктан да килгән кыз, 11 яшендә спорт мастеры кандидаты була. 6 ел спортта зур тырышлыклар, сабырлыкларның нәтиҗәсе булып 52 медаль, 8 кубок, Россиянең ун иң көчле йөзүчеләре исемлегенә керү, спортчылар стипендиясе алу тора. 10 яшеннән Пенза, Яр Чаллы, Санкт-Петербург, Волгоград, Самара кебек шәһәрләрдә уза торган ярышларда катнашып, гел яхшы нәтиҗәләргә генә ирешә. Бер ел эчендә Рамилә 15 рекорд куйган. Яшь спортчы башка шәһәрләрдә уза торган ярышларга киткәндә, әти-әнисе, апасы һәм әбисе аның өчен борчылып, җан атып торалар. Рамиләнең дус егет-кызлары сагынып хатлар да юллыйлар икән. «Соңгы хатларында «Рамилә, син иң шат күңелле кеше!» дип язып җибәргәннәр иде», -ди Рамилә сөенеп.

Спорт белән шөгыльләнүдән тыш, Рамилә, сәйлән үрү, йомшак уенчыклар тегү белән дә кызыксына. Киләчәктә ул халыкара спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешеп, Европага барып кайту турында хыяллана. Рамиләнең якыннары, аның киләчәктә олимпия җыелма командасына керәчәгенә ышаналар. Кайчандыр кыз, авырлыкларга бирешеп, спорттан китәргә дә уйлаган булган. Тик педагог Валентина Осипованың төпле киңәшләре, ярдәме Рамиләдә янәдән спортка мәхәббәт уяткан. Остазы яшь кызның зур сәләтен күреп алып, аңа тагы да югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Бердәм тырышлык белән Рамилә спорт мастеры исеменә лаек була. Иң яхшы яшь спортчы буларак, 2010 елда Рамилә Кремльдә узган чыршы бәйрәмендә катнаша.

3нче мәктәптә спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән Рамиләгә багышланган стенд эшләнгән. Яшь спортчыга төрле ярышларда еш катнашканлыктан, бик күп дәрес калдырырга да туры килә икән, тик укытучылар аның хәленә кереп, өстәмә дәресләр алып баралар. Спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешүенә карамастан, яшь спортчыда бернинди дә йолдыз чире сизелми, киресенчә, әниләре спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән кызлары өчен сөенеп, мактап сөйләгәндә, Рамилә оялчан гына елмаеп тыңлап тора. Тиздән Рамилә Россия чемпионатында катнашачак. Яшь спортчы кызыбыз Рамиләгә чын күңелдән уңышлар телибез, беренче урынны яулап, тагын бер медаль белән кайтуын көтеп калабыз.

Сеңлесеннән ике яшькә өлкәнрәк Рузана да үз максатына ирешүчән, тырыш кыз. Ул әнисе юлын сайлап, биюче булган. Бию түгәрәгенә ул кечкенәдән йөри башлаган. Төз гәүдә төзелеше һәм пластика ягыннан ул танылган балет мастеры Анастасия Волочкованы да уздыра аладыр, минемчә. Рузананы матур биюче кыз дип кенә ачып булмый, чөнки аның һәр хәрәкәте, үз-үзен тотышы, биюне матур итеп күрсәтә белүе үзенчәлекле. Шәһәрдә уза торган күп кенә чараларда Рузана коллективы белән чыгыш ясап, зур уңышларга ирешә. Ул Алия исемле иптәш кызы белән Мәскәүдә узган бию ярышында катнашып, беренчелекне яулаган. Киләчәктә Рузана белән Алия Голливудта чыгыш ясау өчен чакыру алганнар.

Апа-сеңел бүгенге көндә бер-берсен аңлап, дус яшиләр. «Кызларым тышкы яктан бик охшаш булсалар да, икесендә ике төрле холык. Рузана күбрәк тынычлыкны яратса, Рамилә бер урында тик тора алмый, ярышларга баруын түземсезлек белән көтеп ала. Аларның икесен дә бик яратам, кызларым ачык йөзле, аралашучан, ягымлы, акыллы», — ди әниләре Руфинә ханым.

Ул кызларын һәрчак канатландырып тора, алар белән горурланып яши. Тик шәһәр хакимиятенең спортка аз игътибар бирүенә борчыла. «Удмуртиядә сәләтле балалар бик күп, ни кызганыч, аларга тиешенчә шөгыльләнергә мөмкинчелекләр юк. Әгәр республикабызны танытып, спортта зур уңышларга ирешергә телибез икән, аның өчен нәрсәдер эшләргә дә кирәк бит», — ди ул.

Кызларын яңа бәйгеләргә озатып калганда, Руфинә ханым кызларына «Нигъмәтуллина булуыңны исбат ит!» — дип теләп кала икән. Ә кызлар, әниләренең теләкләрен тормышка ашырып, ярышлардан яңадан-яңа җиңүләр алып кайталар.

Гөлназ Мөхәммәтшина, Ижау шәһәре