Студентлар ялы файдалы уза
Шушы көннәрдә Удмуртиянең “Монолит” студентлар отряды “Восточный” космодромына – Россиякүләм студентлар төзелешенә киттеләр. Шулай ук студентлар космодромның тирә-ягын чистарту, төзекләндерү, монтажлау эшләрен башкаралар. Моннан кала яшьләрне кызыклы иҗади һәм спорт программалары да көтә. Космодром объектында Россиянең 14 регионыннан 17 отряд — 200 студент катнаша.
Төзелеш отрядыннан студентларның педагоглар отряды да калышмый. Алар үз көчләрен сынап карау өчен Краснодарга юл алдылар. Кызлар «Дельфин.RU» Россиякүләм студентларның педагоглар отряды составына керәчәк.
Удмуртиянең студентлар отряды төзелеш, ветеринария, поездларда озатып баручы, педагогика юнәлеше буенча илебезнең төрле почмакларында эшлиләр. Июнь аенда 800дән артык студент эш белән тәэмин ителгән. Студентлар хезмәт куйган объектлар арасында “Мирный атом” (Чиләбе өлкәсе, Озерск шәһәре), “Высота” һәм “Север” (Якутия) кебек зур төзелешләр бар. Ә поездда озатып баручылар Адлер, Санкт-Петербург, Новороссийск юнәлешләре буенча хезмәт куялар. Ветеринария юнәлешендә эшләүчеләр республикабыз хуҗалыкларында тәҗрибә туплыйлар.
Хезмәт белән тәрбияләнгән яшьләр, әлбәттә, тормышта үз урыннарын табарлар.




